ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бөтенроссия экологик өмәсенең максаты булып Россия төбәкләренең экологик торышын яхшырту, яшь буында экологик культура һәм ватанчыллык тәрбияләү тора.

Кичкетаң авылындагы яшел территорияләрне чүп-чардан чистарткач, өмәдә катнашучылар мәдәният һәм ял паркына җыелып, күңел ачу һәм өйрәнү чараларында катнаштылар.

“Кичкетаң” тыюлыгы белгече Әлфия Нуриманова өмәдә катнашкан балаларга рәхмәт әйтте. “Олылар белән бергә яшел өмәләрдә катнашканда сез өлкән буынның табигатьне чын күңелдән яратуын, әйләнә-тирәлекне чиста сакларга тырышуын күрдегез. Белем көне алдыннан сез, төрле милләт балалары, бер гаиләдәй булып, чиста җирдә яшәргә һәм саф һава суларга теләвегезне күрсәттегез”, – дип белдерде.

Яңа уку елына багышланган тантаналы линейкада Наил Мәһдиев соңгы елларда Лубян колледжында күп нәрсәләр эшләнүен билгеләп үтте. Мәсәлән, уку йортының матди-техник базасы шактый яхшырган, белем бирүне заманчалаштыру программасы тормышка ашырыла, предмет кабинетлары заманча җиһазлана, студентларның көнкүреш шартлары яхшырган. Министр Лубян урман-техник колледж директоры Мулланур Гобәйдуллинга “Нива” базасындагы махсус урман саклау автомобиле сертификаты бүләк итте.

Колледжның берничә студентына яхшы укулары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен грамоталар тапшырылды.


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Премьер-министр эш визитын үзе укыган 2нче мәктәптән башлады, анда ветеран укытучылар Валентина Латыйпов, Галина Стерлова, Геннадий Киселев белән күреште, туган мәктәбенә интерактив комплект бүләк итте.

Аннары Илдар Халиков һәм Әгерҗе районының ТР хөкүмәтендә кураторы булган Наил Мәһдиев шәһәрнең “Октябрь” микрорайонында 15 яңа йортны кулланышка тапшыру тантанасында катнаштылар.

1 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында да Белем көне үткәрелде. Анда беренче курсларны университетның ректоры, экономика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Ибраһимович Фәйзрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Николай Леонидович Титов, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Гайнетдинович Мусин, Казан аграр университетының факультет деканнары һәм институт директорлары сәламләде. (Белешмә һәм фото КДАУ сайтыннан.)

Быел да 1 сентябрь – Белем көнендә Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар булып узды. Күп кенә мәктәпләрдә “Кече Ватаным” дигән тематик дәресләр үткәрелде. Урман хуҗалыгы белгечләре авыл мәктәпләренә барып, урманга багышланган дәресләр үткәрделәр, җәйге каникулда урманчыларга актив ярдәм иткән балаларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Күпчелек урман янгыннары коры үләнне контрольсез яндыру аркасында кабына. Каудан яндырулар күбесенчә матди чыгымнар сорый торган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмичә эшләнә, ә бу утның торак пунктларга, экономика объектларына, урман фонды җирләренә күчүенә китерә, аларга зур экологик һәм экономик зыян салына.

Былтыр урманда һәм якын-тирә җирләрдә ут белән саксыз эш иткән өчен Россия Федерациясендә 1600 җинаять эше ачылды, барлыгы 114 600 000 сумлык 13700 штраф салынды.

“Авыл хуҗалыгында каудан яндыруларны – контрольгә!” акциясе 2014 елның янгын куркынычлы сезоны беткәнче бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә коры кауданны контрольсез яндырудан урман янгыны чыгу куркынычын киметүне сорап мөрәҗәгать итә.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 18-21 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясе (БМО ЕЭК), Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72нче сессиясен үткәрә.

Сессиядә дөнья урманчылык берләшмәсе белгечләре һәм галимнәре урман секторының глобаль һәм региональ кимәлләрдә “яшел экономика” шартларын формалаштыруда катнашу мөмкинлекләрен тикшерәчәк.


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында 2013 елның көзендә явызларча яндырудан соң “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” дәүләти бюджет оешмасы тарафыннан яңадан торгызылган Өч Тереклек башы гыйбадәтханәсе ачылды.

Яңадан торгызылган гыйбадәтханәне изгеләштерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий башкарды. Авылның күпчелек халкы керәшеннәр булганга, гыйбадәт керәшен-чиркәү телендә алып барылды.

Изгеләштерүдә ТР Президентының эчке политика мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Козлов, ТР Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Балык Бистәсе районы имамы Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов катнашты.

Һөнәри бәйрәм – Урман эшчәннәре көне алдыннан, 1 сентябрьдән башлап, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Урманчылар ишек ача” акциясе үткәрә. Анда катнашырга теләүчеләр теләсә кайсы урманчылыкка мөрәҗәгать итә алалар. Сезнең өчен урман кишәрлекләренә экскурсия үткәрелер, сезне агач токымнары һәм аларның үзенчәлекләре, II һәм III типтагы янгын-химия станцияләренең, Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең һәм урман питомникларының эше белән таныштырырлар, сез тармакның республикабыз урманнарын саклау һәм киңәйтү буенча көндәлек эшләр башкаручы хезмәткәрләре белән сөйләшерсез.

Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче Диспетчерлык идарәсе төбәк пункты хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International