ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Урманчылык кунаклары өчен экскурсияне урман саклау инженеры Илдар Ганиев һәм урман яңарту инженеры Венера Фастеева үткәрде. Урман дөньясына сәяхәт питомник белән танышудан башланды. Мәктәп балаларына үсентеләр үстерүнең бөтен барышы күрсәтелде. Шуннан соң алар яланга чыгып, урманның ничек үсүе, аңа кемнең дус, кемнең дошман булуы, урманнарны урлап кисүләрдән һәм янгыннардан саклау, урманнарны үстерү һәм саклау өчен урман хуҗалыгы эшчәннәренең күпме хезмәт куюы турында әңгәмә тыңладылар.

Балалар бигрәк тә 2нче типтагы янгын-химия станциясен кызыксынып карадылар. Анда аларга янгын техникасының ничек эшләвен ясалма “янгын” оештырып күрсәттеләр. Ут белән саксыз кылануның табигатькә нинди зыян китерүен аңлаттылар. Экскурсия урман кишәрлегендә корылган кечкенә агач йортта тәмамланды, анда балалар тәмле чәй эчтеләр, урманчылардан истәлекле бүләкләр кабул итеп алдылар.

Конкурсны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы 12 сентябрьгә кадәр үткәрә.

Россия урман хуҗалыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Европа, Азия, Африка һәм Америкадан 27 ил катнаша.

Конкурсның төп максаты – төрле илләрдәге яшьләрнең хезмәттәшлегенә, урманнарны өйрәнү һәм үстерү проблемалары буенча белемнәр һәм тәҗрибә уртаклашуга этәргеч бирү. Конкурс эшләренең тематикасы – урман белеме һәм урман үстерү, урман хайваннары һәм үсемлекләре экологиясе.


6
сентябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президентының 04.09.2014 №УП-837 Указы җәмәгатьчелек игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, халык өчен уңайлыклы шартлар тудыруга юнәлтүне күздә тота.


5
сентябрь, 2014 ел
җомга

Өмәләрдә урманчылыклар һәм табигать тыюлыклары хезмәткәрләре катнаша. Урман территорияләрен төзекләндерү белән мәктәп балалары да шөгыльләнә. Сентябрь башында һава начар торуга карамастан, 40 гектарда 24 кубометр чамасы чүп-чар җыелды.

Конкурста оешманың урман хуҗалыгын алып бару кимәле, урман кишәрлекләрен төзекләндерүе, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булу исәпкә алынды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән комиссия беренче урынны “Саба урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкче-урманчысы В.Гыйззәтуллин, икенче урынны “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкчесе-урманчысы И.Кәшфиев), өченче урынны “Әгерҗе урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкче-урманчысы А.Данилов) бирде.

Саба урманчылыгы коллективына ВАЗ-21214 (Нива) базасындагы урман саклау автомобиле һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, ә Шәһәр яны һәм Әгерҗе урманчылыкларына – компьютерлар һәм министрлык грамоталары биреләчәк.

Комиссия конкурста “Аксубай урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Мамадыш урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы”, “Норлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы” һәм “Лубян урманчылыгы” дәүләти казна оешмаларының да актив катнашуын билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе чорында Әгерҗе районында үткәрелгән халык җыеннарында “Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы директоры Әһли Фәйзуллин Министрлык бүләкләрен Кичкетаң урта мәктәбе укытучысы Т.И.Ганиевага, Исәнбай урта мәктәбе укытучысы Э.Ф.Латыйповага, Бима урта мәктәбе укытучысы Л.З.Юзыкаевага тапшырды. Аларга рәхмәт әйтеп, арытаба да уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Уку елының беренче көннәрендә “Озын Алан” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре “Чайка” балалар савыктыру лагерында һәм Тәтеш районы мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар өчен экологик экскурсия үткәрде. Балалар анда тыюлыкның табигать үзенчәлекләре, анда үсүче агачлар һәм башка үсемлекләр, эколог һәм урман белгече һөнәрләре белән таныштылар. Экологик сукмаклардан урман кишәрлекләрен карап үткәч, “Озын Алан”ның административ конторына кереп, белгечләрнең эш урыннарын карадылар, алардан табигать саклау буенча ниләр эшләүләре турында сораштылар. Экологик агарту кабинетындагы экспонатлар: рәсемнәр, фотолар, китаплар, төрле эшләнмәләр, минераллар, күбәләкләр, коңгызлар, кабырчыклар, балыклар белән таныштылар. Тыюлык белгече Татьяна Никитина аларга Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында да сөйләде.

2014 ел башыннан бирле тыюлыкта барлыгы 530 кеше булып киткән.


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Быел көз һәм киләсе язда куллану өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларында биш йөз тоннадан артык ылыслы токым агач орлыклары әзерләнгән, барлык хәзинә 725 кг тәшкил итә. Быел сабакчалы имән чикләвеге яхшы уңган: 2014 елның көз ахырына кадәр республика урманчылары 50 тоннадан артык имән чикләвеге һәм башка яфраклы токым орлыклары җыярга ният итәләр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында эшләүчеләр табигать тыюлыкларының санитар-экологик торышын яхшырту өстендә эшлиләр. Мәсәлән, “Озын Алан” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре чишмәне, экологик сукмакларны күл яр буен тәртипкә китерде, территорияне көнкүреш чүп-чарыннан һәм коры-сарыдан чистарту белән шөгыльләнә.


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Белгечләр мәктәпләргә буш кул белән килмәгән иде. Җәйге каникулда урманчыларга һәм тыюлык эшчеләренә иң актив ярдәм иткән яшь табигать сөючеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәсәлән, Кама Тамагы районы Сөкәй урта мәктәбендә “Озын Алан” тыюлыгы башлыгы Василий Никитин “Парклар маршы-2014” халыкара акциясе призеры, 11нче класс укучысы Диана Масловага министрлык Дипломын һәм бүләген тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International