“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин һәм тыюлык инспекторлары “Кичкетаң” урта мәктәбенә килеп, Җирдәге тереклек өчен һаваның әһәмияте турында сөйләделәр.
“Кичкетаң” тыюлыгы белгече Тәлгать Нуриевның әйтүенчә, чисталык – чүп-чар булмау гына түгел, ә кешенең күңел сафлыгы да, бүтән кешеләргә һәм әйләнә-тирә дөньяга игелекле булуы да ул.
Дәрес барышында балалар белән кешелекнең глобаль проблемалары, шул исәптән Җирнең озон катламын саклау, республика экологиясендә табигатьнең тоткан урыны турында әңгәмә үткәрелде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренә күрә, республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауга килү кимәле 70%тан ашкан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан-Арена” стадионында узган бәйрәм чарасында җыелган халыкка сайлауларда катнашкан өчен рәхмәт әйтте һәм: “Без республикабызны яратабыз һәм ул чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез. Без көчле Татарстан, көчле Россия яклы, безнең уңышыбыз шуңа бәйле”, – дип белдерде.
“Урман транспорт компаниясе” ААҖ республика урманнарында әзерләнгән агачны “Алабуга” махсус экономик зонасында урнашкан “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы мәйданнарына өзлексез ташу өчен оештырылган иде.
Бу ел эчендә түбән сортлы агач эшкәртү заводы мәйданнарына 240269 кубометр агач чималы ташылды.
Бүгенге көндә “Урман транспорт компаниясе” ААҖнең автотранспорт паркында 52 сортимент ташучы автомашина бар. Агач ташуга тагы да 12 кече һәм урта бизнес предприятиесе җәлеп ителгән.
Санкт-Петербургта Юниорларның XI халыкара урман конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Нева ярындагы шәһәргә яшьләр дөньяның 27 иленнән, шул исәптән Бразилиядән, Көньяк Африка Республикасыннан, АКШтан, Малайзиядән, Буркина-Фасодан, Монголиядән, Вьетнамнан, Норвегиядән җыелган иде.
“Катнашучыларның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, – дип ассызыклады Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов. – Конкурска бик күп кызыклы проектлар һәм идеяләр күрсәтелде. Жюрига эш катлаулы булды.”
Ике көн эчендә төрле илләрдән килгән экспертлар 44 доклад тыңладылар. Судьялар коллегиясе 15 кешедән торып, шуларның бишесе Россиядән иде.
Нәтиҗәдә өченче урынны Азербайҗан һәм Россия вәкилләре, икенче урынны Вьетнам һәм Кыргызстан вәкилләре бүлеште. Ә төп җиңүче өчен булган бәллүр шар Россия вәкиленә – Арча районы Үрнәк бистәсенең урманчылык мәктәбендә укып чыкканнан соң КФУ студенты булган Марат Зәйнуллинга бирелде. Мәктәптә укыган елларында Марат “Табигать варислары” исемле мәктәп урманчылыгында шөгыльләнгән.
“Конкурста катнашучыларның барысын да котларга телим, – диде “Рослесозащита” ФБО директоры Владимир Солдатов. – Бер нәрсә телим: барысы да һөнәр алып, аны яратсыннар иде. Бик кызыклы һәм гомерлек бит ул!”

Яңа уку елының беренче көннәрендә авыл мәктәбенә кунакка Кәләй урманчылыгы дәүләти казна оешмасының урманчы-җитәкчесе Д.Г.Миңдерахманов килде. Бу аның кече яшьтәге мәктәп балалары белән беренче очрашуы иде. Балалар белән сөйләшүне ул аларны урман белән тулай таныштырудан башлады, аларның нинди үсемлекләр һәм хайваннар турында белүе белән кызыксынды, табигатькә зыян китермәс өчен урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Арча урманчылыгының “Табигать варисы” мәктәп урманчылыгында укып чыгып Казан федераль университеты студенты булган Марат Зәйнуллин Юниорларның “Үсенте” XI халыкара конкурсында җиңүче булды.
Биологик төрлелек бүлегенең башкаручы белгече Индира Томаева төзегән җыентык балаларның “Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенә багышланган иҗади эшләрен берләштерә. 2013 елгы Маршның девизы – “Тыюлы табигатькә – ышанычлы сак”.
Җыентыкка “Лукоморье” әдәби конкурсында җиңеп призлар алган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, шулай һәм Татарстанның мәктәп балалары табигать саклау акциясе кысаларында ясаган рәсемнәр һәм фотолар кертелгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти хезмәт һәм кадрлар мәсьәләләре секторы белешмәләре буенча, урманчылык юнәлешендәге уку йортларына ике йөздән артык кеше укырга кергән. Лубян урман-техник колледжының ишекләре 126 укучы өчен ачылган, Казан дәүләт аграр университетының урман факультетына 95 студент алынган. Укырга керүчеләр саны, тулай планнарга бәйле рәвештә, элекке кимәлдә калган.
Россия Федерациясенең урманчылык вузларына һәм техникумнарына барлыгы алты меңнән артык кеше укырга кергән.
Җәмәгатьчелек катнашында агач утырту акциясе Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы мөрәҗәгате буенча Россия Федерациясенең барлык субъектларында 11 октябрьдә үткәрелә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 4 октябрьдә Агач утырту көне үткәрү турындагы тәкъдименә нигезләнеп Татарстан Министрлар Кабинеты чыгарган әмердә төбәкнең фенологик үзенчәлекләре, республика территориясендә агач һәм куаклар утыртуның иң уңайлы чоры исәпкә алынды.
Рәхмәт хаты мәктәп урманчылыгына 2014 елгы янгын куркынычы сезонындагы эшләре өчен бирелде. Октябрь мәктәбендә узган уку елыннан бирле Идел буе урманчылыгының урман саклау инженеры Рөстәм Исмәгыйлев Урман дәресләре үткәрә. Быел яздан алып мәктәп балалары, остазлары белән бергә, урманнарны янгыннардан авиация белән саклаучы “Авиалесохрана” үзәк базасының һәм “Балаларның федераль экология-биология үзәге” читтән торып укышлы экология мәктәбенең “Урманнарны янгыннан бергәләп саклыйк!” акциясенә кушылдылар. Шул белем-тәрбия проекты кысаларында урамнарда флэш-моблар оештырып, үзләре ясаган листовкаларны һәм проспектларны таратып һәм ябештереп йөрделәр, халыкка урманда янгын куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.