Министр Наил Мәһдиевның «Эфир» телеканалына туры тапшыруда биргән әңгәмәсенең төп темасы – Россия Федерациясендә һәм Идел буе федераль округында башланган урман янгыннары һәм аларны республика урманнарында булдырмау буенча Министрлык күрә торган чаралар. Алып баручы Алексей Кулешовның сораулары шулай ук Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу, агач әзерләү, православие культы корылмаларын реставрацияләү кебек эшләренә бәйле булды. Туры эфирның видеоязмасын «Эфир» телеканалы сайтында «Тема» программасы архивында карарга мөмкин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыда Православие җәмәгатьчелеге форумын ачу вакытында сөйләде.
Президент Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмалары тарафыннан, 2013 ел азагында зыян күргән православие храмнары яңадан торгызыла. Кыш көне агач материаллар, буралар әзерләнде. Мәсәлән, «Кама урманчылыгы» дәүләти казна оешмасы һәм «Кама урманы» дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш муниципаль районы Албай авылында алтарь һәм төп бинага янкорма өчен 3.5 метр биеклеге буралар бурап, фундаментка утыртты. Чиркәүнең гөмбәзе куелды һәм түбәсе ябылды. Объектны кулланышка 2014 елның 12 июленә, керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә кертү ният ителә.
Журналистлар алдындагы чыгышын министр статистикадан башлады. 13 майга кадәр Россиядә инде 727 мең гектарда 6658 янгын булган. 2014 елда Идел буе федераль округында – Башкортстанда, Пермь краенда, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск өлкәләрендә 87 гектарда 91 янгын булган. Былтыр шул ук чорда 59 гектарда 72 янгын теркәлгән булган. Наил Мәһдиев хәвефле кабатлануларны искә төшерде: җәй коры килү аркасында ТР урман фонды территориясендә дүрт ел саен янгыннар кабына икән.
Брифингта министр шулай ук урман янгыннарын булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар турында хәбәр итте, 26 апрельдә узган Агач утырту көненә йомгак ясады, Бакчасарайга барып, Татарстаннан китерелгән үсентеләрдән истәлек аллеясына нигез салу турында сөйләде.
Тыюлык белгече Татьяна Никитина фикеренчә, экологик культурага һәм әйләнә-тирәлеккә сак карашка нәкъ менә үсмер яшьтә өйрәтергә кирәк. Мәктәп балалары алдында чыгыш ясап, ул дөрес карашлар өчен кирәкле багажны белем алу гына бирә, дип белдерде. Балаларга «Экологик культура – Россиянең киләчәге» дигән фильм күрсәтелде. Класс җитәкчесе Е.В.Чернова һәм биология укытучысы Н.В.Гафарова класста балаларның табигать турындагы рәсемнәре күргәзмәсен оештырганнар иде. Тыюлык белгечләре класска «Татарстанның Җир хартиясе» дигән китап һәм «Урман дозоры» дигән балалар эшләре җыентыгы бүләк иттеләр.
13 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевның брифингы уздырыла. Темасы – республика урманнарында янгын куркынычы сезоны башлану һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәрә торган профилактик чаралар.
Брифинг 10.00 сәгатьтә башлана.
Бөек Ватан сугышында меңнәрчә урман хуҗалыгы хезмәткәре катнашкан.
Республиканың барлык урман хуҗалыгы оешмаларында Җиңү көненә багышланган җәмәгать акцияләре, тантаналар, ветераннар белән очрашулар, концертлар булып узды. Аннан тыш, ветераннарга ел саен тәм-том, бүләкләр тапшырыла, матди ярдәм күрсәтелә. Күп кенә җитәкчеләр сугыш ветераннары янына үзләре дә барды.
Мәсәлән, Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән һәм 1945 елдан соң урман хуҗалыгында эшләгән Петр Алексеев янында Биләр урманчылыгы башлыгы Галим Хәбибуллин булып китте. 1974 елдан 1981 елга кадәр Биләр урман хуҗалыгын җитәкләгән Петр Иванович Алексеев белән аның уртак сүзләре байтак булды.
Кәләй урманчылыгы хезмәткәрләре, Кәләй урта мәктәбе урманчылыгы, авыл хакимияте, «Елховлес» җәмгыяте вәкилләре, элек урман хуҗалыгында эшләгән ветераннар Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салынды.
Җиңү мәйданында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 69 ел тулуга багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Ветераннарны һәм тыл эшчәннәрен, бөтен шәһәр халкын олы бәйрәм белән котларга район башлыгы В.В.Макаров, Әгерҗе районы ветераннар советы рәисе Р.Ф.Лутошкина, министр Наил Мәһдиев килгән иде. Наил Мәһдиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Шәһәр халкы Җиңү һәйкәленә тере чәчәкләр һәм шәлкемнәр салды. Аннары зур бәйрәм концерты күрсәтелде, сугыш чоры җырларына мәйданда төрле буыннар бергә биеделәр.
Тәтеш районы Лаптевка авылында колхоз кырларында авыр хезмәтләр башкарган, госпитальдә яралыларны дәвалаган хатын-кыз хезмәт ветераннары белән очрашу оештырылды. Анда «Озын Алан» табигать тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин чыгыш ясап, барлык авыл халкын россиялеләрнең иң яраткан бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады, Ватанны саклаучыларга һәм җиңүне тылда эшләп якынайтучыларга рәхмәт белдерде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында эш көне административ бина каршында истәлек чыршысы утыртудан башланды. Чакырылган урман хуҗалыгы ветераннары ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, Бөек Ватан сугышы чорында Кара диңгез флотында хезмәт иткән һәм сугышчан батырлыклары өчен Ватанның күп кенә бүләкләренә лаек булган Александр Гуляев бюстына чәчәк салдылар.
Ветераннарны Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев сәламләде һәм, бәйрәм чәе табынында, күптән түгел Кырым Республикасына барулары турында сөйләде. Анда Җиңү көне алдыннан истәлекле аллеяга нигез салынган. Ул чарада ике республиканың да урман белгечләре катнашкан, һәм бу Россия халыкларының какшамас бердәмлеген һәм хезмәттәшлеген гәүдәләндергән.