Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм базислы урман питомникларында, утырту материалы, шул исәптән ябык тамыр системалы материал үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында, Кырымның Бакчасарай районыннан китерелгән орлыклар чәчелде. Булачак ябык системалы утырту материалын «Бакчасарай урман хуҗалыгы» дәүләт предприятиесе урманчылары агымдагы елның көзендә һәм 2015 елның язында урман культураларын өстәп утырту чараларын үткәргәндә кулланачак.
«Кошлар көне» дигән бер чарада канатлы дусларның файдасы турында әңгәмә, рәсемнәр һәм сыерчык оялары конкурсы үткәрелде. Май башында исә Азнакай урманчылары җиңүчеләргә, иң актив укучыларга тантаналы рәвештә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Минзәлә муниципаль районы – Татарстанның индустрия һәм авыл хуҗалыгы югары үскән иң эре районнарының берсе. Район хакимияте башлыгы Айдар Сәләхов янындагы киңәшмәдә Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе, урман белгече Мирзанур Минһаҗев II типтагы янгын химиясе станциясенең һәм башка урман каравылы хезмәтләренең янгын куркынычы сезонына әзерлеге турында хәбәр итте, вазифалы затларга урманнарда янгын куркынычы турында искәртте.
2011 елда төзелгән Татарстан Республикасы Урман янгыннары үзәге урманнарда янгын куркынычына күзәтчелек итә, урман янгыннарын сүндерүне оештыра һәм аларга профилактика ясый. 2014 елның янгын куркынычы сезоны башлануга кадәр үзәк хезмәткәрләре урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, авыл хуҗалыгында контрольсез каудан яндыруларны булдырмау һәм башка профилактик чаралар буенча плакат һәм листовка үрнәкләре әзерләделәр. Әлеге күргәзмә агитация чаралары Агач утырту көнендә катнашкан һөнәри белгечләр – республика хәбәр чаралары журналистлары тарафыннан да уңай бәяләнде. Плакат һәм листовкалар Татарстан халкына бөтен янгын куркынычы дәверендә таратылачак.
ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Урман янгыннары үзәгендә тармак оешмалары җитәкчеләре белән урманчылыкларның янгын куркынычы сезонына әзерлеге буенча киңәшмә үткәрде.
Рослесхоз белешмәләре буенча, 30 апрельгә Россиядә 85.2 мең гектарда 154 урман янгыны булган, шуларның күбесе (66 мең гектары) Байкал арты краена туры килә. РФ Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның элегрәк тануынча, кыш аз карлы һәм җылы килү аркасында янгын куркынычы дәвере Яңа елдан соң ук башланган, моңа Россия төбәкләренең күбесе әзер булмаган. Май бәйрәмнәрендә исә табигать янгыннарының Россия үзәгендә һәм Идел буенда да үрләп китүе мөмкин.
Татарстанда Урманнарны янгыннан саклау белән идарә итү буенча оператив штаб һәм Оештыру чаралары планы расланган. Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш һәм Саба районнарында сезонга куәтле, заманча техника белән җиһазланган III типтагы янгын химиясе станциясе (ПХС) һәм 18 ПСХ‑II әзерләнгән. ПСХ командалары “Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы” дигән программа буенча өйрәтелгән.
Урманчылыкларда дәүләти, шул исәптән янгынга каршы күзәтчелек өчен булган бөтен автотехника ягулык белән тәэмин ителгән. 609 кешедән торган 203 ирекле янгын дружинасы оештырылган, алар урман фондын билгеләнгән маршрутлар һәм расланган графиклар буенча күзәтеп йөриячәк.
Май аенда, Лаеш урманчылыгында, урман янгыннарын сүндергәндә көч һәм чараларның үзара бәйләнешен ныгыту буенча өйрәнүләр уздыру ният ителә. «Бүгенгәчә республика территориясендә урман янгыннары булмады. Алар инде өч ел рәттән булмауга да карамастан, безгә тыныч ятарга сәбәп юк. Җәй коры килергә охшый, шуңа күрә хәлләр борчулы. Йөз очракның туксанында урман янгыны кеше гаебе белән чыга», – дип белдерде министр.
Шәһәр яны урманчылыгында, Татарстан Республикасы Урман янгын үзәге территориясендә “Арчалес”, “Мамадышлес”, “Приволжсклес” дәүләти бюджет оешмаларының, Саба һәм Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыкларының урман питомникларында үстерелгән 20 мең нарат, чыршы, каен һәм башка агач токымнары үсентеләрен тантаналы озату булып узды. Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Татарстан урманнарыннан китүче яшел йөккә хәерле юл теләде. Ул үзе дә 5 майда Бакчасарайга, шул Кырым шәһәренә инде килеп җиткән үсентеләрне утыртуда катнашырга китә.
Үсентеләр Россия Федерациясенең ярты территориясен Урман транспорт компаниясенең Камаз автомобилендә узачаклар. Йөкне министрлыкның урман үрчетү бүлегенең башкаручы киңәшчесе Тимур Галиев озата бара, үсентеләрнең һава һәм дымлылык белән тәэмин ителешен күзәтә.
Агач утырту “Парклар маршы 2014” табигать саклау акциясе кысаларында узды, ул исә ел саен үткәрелә һәм табигать территорияләрен яклау идеясенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Казан зооботаника бакчасы территориясенә утырту өчен агач һәм куак үсентеләре Шәһәр яны урман хуҗалыгы питомнигыннан бүлеп бирелде.
“Урман белгече һөнәре иң олы мактауларга лаек, һәм бәлки үзенә тугандаш игенче һөнәреннән башка берсе дә андый олылыкка җиталмый”, – язучы Александр Купринның бу сүзләре Лубян урман-техник колледжында Минзәләнең 2нче урта мәктәбе укучылары белән очрашуда да яңгырады. Очрашуны алар өчен Минзәлә урманчылыгы һәм Минзәлә муниципаль районының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде.
Укучылар зур кызыксыну белән урман музеен, уку аудиторияләрен, китапханәне, колледжның тулай торагын карадылар, укытучылар һәм студентлар белән сөйләштеләр. Мөгаен, арадан кайберләре кайчан да булса урман үстерүче һөнәрен сайлар.
Агач утыртуы көнендә Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре, тыюлык белгечләре, Әгерҗе районы мәктәпләреннән килгән иреклеләр, урман фондын тулыландырып, 230 нарат, 200 чыршы, 352 каен үсентесе утырттылар.
Урманнарны һәм табигать территорияләрен түбәнге янгыннардан саклау өчен “Кичкетаң” тыюлыгының транспорт керешле урыннарында минераллаштырылган полосалар сузылды.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында тыюлык территориясеннән каты көнкүреш калдыкларын җыеп чыгару дәвам итә.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсенә “Урманчылык” дәүләти казна идарәсе, “Урман” дәүләти бюджет идарәсе, Киров урман сертификациясе үзәге һәм кызыксынучы яклар вәкилләре җыелган иде. Фикер алышу урман идарәсен һәм урман продукциясе тапшыру чылбырын FCS-сертификацияләүгә бәйле рәвештә “Урманчылык” һәм “Урман” идарәләренең пландагы һәм агымдагы хуҗалык эшчәнлеген тикшерүгә багышланды.