Районның балалар бакчаларына яшь нарат һәм чыршы үсентеләре китерелде. Урман белгечләре нәниләргә агачларның файдасы турында, үсентеләрне ничек дөрес утырту, ничек тәрбияләү турында сөйләделәр. Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергә 160 бакча баласы, үз куллары белән, сукмак буйларына агачлар утыртты.
Кар эреп беткәч, “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында, атна дәвамында урманчылык хезмәткәрләре район Сабантуе мәйданын көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар, төзекләндерделәр. 26 апрельдә исә район халкын агач утыртуга оештырдылар.
Агач утыртуда Югары Ослан районы халкы, шулай ук администрация башлыгы Марат Зыятдинов, оешмаларда эшләүчеләр, уку йортлары укытучылары һәм укучылары катнашты. Акциягә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һәм партиянең башка әгъзалары да кушылды.
Алар 19 авылның алдан билгеләнгән кишәрлекләрендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Югары Ослан авылының Кояшлы урамында гына да 100 нарат утыртылды.
Быел бу акция рекордлы булды! Алдан-ала белешмәләр буенча, республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында агач утыртуда 700 меңнән артык кеше катнашкан, 400 гектардан артык мәйданда 3.5 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылган. Барлык утырту материалы “Урман” идарәсе питомникларында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән.
Татарстанда агач утырту акциясе май уртасына кадәр бара, һәм аңа, әлбәттә, республиканың тагы да бик күп халкы кушылыр.
Әгерҗе шәһәре һәм урманчылыгының хезмәт коллективлары, хезмәткәрләре һәм укучылары “Агач утырту көне” бөтенроссия акциясен башлап җибәрделәр. Туган шәһәрне яшелләндерү эшенә 42 оешмадан 130дан артык кеше актив кушылды. Урманчылык хезмәткәрләре Гражданнар сугышында катнашучылар истәлегенә кырык биш чыршыдан торган аллея утырттылар. Әгерҗе шәһәре һәм районы өчен кирәкле утырту материаллары исә Әгерҗе урманчылыгы тарафыннан казып алынып, утырту урыннарына китерелде.
26 апрельдә акция дәвам итәчәк, яңа агачлар белән авыллар бизәләчәк, урман фонды тулыландырылачак.
Урманчылыклар Агач утырту көненә 1 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе әзерләделәр, арада урман питомникларында, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы үсентеләр дә бар.
Алдан-ала белешмәләр буенча, агач утыртуда катнашырга 400 меңнән артык кеше – республика җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыкларда, дәүләт оешмаларында һәм тармакларында эшләүчеләр, вуз укытучылары һәм студентлары теләк белдергән.
Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы урман фондында урманлыклар, шәһәр һәм торак пунктларда яңа парклар, скверлар булдырылачак – нарат, чыршы, каен үсентеләре утыртылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.03.2014 № 558‑р күрсәтмәсе нигезендә бу чараны оештыручы булып Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тора.
Акциядә катнашырга теләүче казанлылар өчен шундый кишәрлекләр билгеләнгән:
– Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык (схемасы фотода күрсәтелгән);
– Кадыш бистәсе янындагы кишәрлек (җыелу урыны – “Форт-Римэкс” Автоягулык ст.);
– Матюшино бистәсенең урман фонды (җыелу урыны – Казан-О.Матюшино-О.Кавал-Мирный б. юл чаты)
Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Агач утыртырга һәм республиканы яшелләндерүдә катнашырга теләүчеләрнең барысын да 26 апрельдә көтәбез!
“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе чараларын үткәргәндә тыюлык хезмәткәрләре урман массивларыннан һәм сулык саклау зонасыннан каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгаруны дәвам итәләр. Кисәтү һәм белешмә билгеләре куелган, аншлаглар төзәтелгән, чишмәләр чистартылган һәм уңайланган. “Кикчкетаң” тыюлыгы башлыгы А.Фәйзуллин авыл башлыкларына һәм җирдән файдаланучыларга мөрәҗәгать итеп, тыюлык территориясен уңайлыклы санитар-экологик торышка китерүдә катнашуларын сорады.
2014 елның 20 апреленнән 15 маена кадәр аеруча янгын куркынычы режимы кертелү уңае белән “Азнакай урманчылыгы” ДКИ эшчәннәре район халкы белән җыеннарда очрашалар, хәбәр тарату чараларында чыгышлар ясыйлар, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында листовкалар тараталар. Бу эшкә мәктәп балалары да актив кушылды. Балалар халыкка урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ут белән саксыз эш итүнең яман нәтиҗәләре турында сөйлиләр.
Быел “Парклар маршы” халыкара акциясе чаралары шундый девиз астында уза.
Тәтеш муниципаль районында 1нче урта мәктәпнең биология укытучысы Н.Гафарова Су дәресе үткәрде, анда суның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатты. Дәрескә “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре дә чакырылган иде, алар исә Тәтеш районындагы аеруча саклаулы территорияләр, табигать һәйкәле булган су объектлары – Үләмә һәм Зөя елгалары турында сөйләделәр. Белгечләрне мәктәптә бүләкләр дә көтә иде – балалар тыюлык өчен сыерчык оялары ясап бирделәр. Бүләк оялар тыюлык территориясендә эленәчәк.