Форумда Россиянең хакимият органнарыннан, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларыннан вәкилләр катнаша. Көнүзәк тема булып исә Мәскәү яны урманнарын яңадан торгызу тора. “Урманнарны яңадан торгызуның алдынгы технологияләре турында. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән доклад белән урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.
Янгын куркынычы сезоны, урман саклаучылар өчен иң тынгысыз чор башланды. Май бәйрәмнәрендә республика халкының күбесе табигатькә, урманнарга чыга. Андый сәйрәннәрдә учак якмый калмыйлар, ә учак урман янгыннарына төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Минзәлә урманчылары мәктәпләрдә дәресләр үткәреп, балаларга урман янгыннары, аларның ничек тереклек ияләрен һәлак итүе, туфракка, флорага һәм фаунага зыян китерүе, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләделәр. Һәр укучыга, кеше күп йөри торган урыннарга элү өчен, урманчылыкта әзерләнгән листовка бирелде.
Тәтеш районының мәктәпкәчә тәрбия оешмалары тәрбиячеләре балаларга экологик тәрбия бирү буенча инновацион идеяләр фестивале оештырдылар. Фестивальдә катнашучылар өчен “Кирәксез әйберләрне могҗизалы үзгәртү” дигән мастер-класс та үткәрелде.
Фестивальдә “Озын Алан” дәүләт тыюлыгы белгече Татьяна Никитина да кунак булды. Ул тәрбиячеләргә республикабызның аеруча саклаулы территорияләре, “Озын Алан” табигать тыюлыгы турында, тыюлык белгечләренең яшь буынга экологик тәрбия бирү эшендә нинди методик ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләде.
Татарстанлылар “Бакчасарай урман хуҗалыгы” һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләт предприятиеләре эше белән таныштылар. Кырым республикасының Россия законнары тирәлегенә керүенә бәйле рәвештә, ярымутрауның урман хуҗалыгы нормативлары базасын тиешле агымга кертү бурычы барлыкка килде. Кырымның урман хуҗалыгы предприятиеләре эшен камилләштерү максатында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы үз предприятиеләре мисалында яңа закончалык һәм җитештерү структурасы төзү буенча тәҗрибә уртаклашырга һәм методологик тәкъдимнәр бирергә әзер.
Бакчасарай районы башлыгы Илми Гөмәров белән очрашуда сүз районның урман хуҗалыгын үстерү перспективалары, татарстанлыларның шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча нинди ярдәм күрсәтә алуы турында барды. Бакчасарайның урман хуҗалыгына адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан, Кырымның районлашу үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле ассортиментлы урман культуралары өчен кирәк күләмдә утырту материалы бирә ала.
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында округ чикләрендәге РФ субъектларының урман фонды территориясендә законсыз агач кисүләрне кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләрен тикшерү буенча тармак-ара комиссия утырышы булып узды. Анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратыннан, ИФОдагы РФ Генераль прокуратурасы идарәсеннән, ИФО буенча МВД дәүләт идарәсеннән вәкилләр катнашты.
2014 елны 10 февраленнән 31 мартына кадәрге чорда РФнең округтагы 8 субъектында (Башкортстан, Марий-Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Киров, Түбән Новгород өлкәләрендә) “Лесовоз” дигән тармак-ара оператив-профилактик чара үткәрелгән. Шул вакыт эчендә агачны билгеләнгән документларсыз ташуның 329 очрагы ачыкланган (иң күп очраклар Пермь краенда – 156; Башкортстан һәм Татарстан республикалары территориясендә андый очраклар ачыкланмаган).
Рослесхоз һәм РФ Мәгариф министрлыгы оештырган конкурс Мәскәү өлкәсе Пушкин шәһәрендә 12-16 май көннәрендә уздырыла. Аның федераль (читтән торып катнашлы) финалы йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан конкурсның “Урман белеме” номинациясендә Урман хуҗалыгы мәктәбе укучысы Илназ Шәяхмәтов (Арча урманчылыгының “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы), “Урман хуҗалыгында һөнәри эшчәнлеккә әзерләү” номинациясендә Лубян урман-техник колледжы студенты Денис Фомин катнашачак.
Республикабызның ике вәкиле дә табигать саклау конкурсларында берничә тапкыр катнашып призлы урыннарны яулаганнар: И.Шәяхмәтов Россия мәктәп урманчылыкларының II слетында (Красноярск ш.) 1нче урынны, Д.Фомин Студентларның “Яшьлек, иҗат, замана” XIV республика фәнни-гамәли конференциясендә 1нче урынны алган иде.
Бөтенроссия Агач утырту көненә әзерлек кысаларында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, акциянең региональ координаторлары буларак, махсус интернет сайтында теркәлделәр һәм агач утырту урыннарын күрсәттеләр. Шундый ук эшне министрлыкка караган барлык оешмалар да башкара.
“Авыл хуҗалыгында каудан яндыруларны контрольгә! Урманнарны саклап Россияне саклыйбыз” акциясе кысаларында Октябрь авылы гомуми белем бирү мәктәбе урманчылыгында “Идел буе урманчылыгы” идарәсе инженеры Р.Исмәгыйлев җитәкчелегендә шөгыльләнүче өлкән класс укучылары “Авиалесохрана” федераль идарәсе әзерләгән проспект һәм листовкаларны күпләп бастырып, Октябрь бистәсендә яшәүчеләргә тараттылар. Очрашу вакытында балалар гражданнарга Урманнарда янгын куркынычы кагыйдәләрен һәм урманда ут белән җавапсыз эш итү нәтиҗәләрен аңлаттылар.
Тыюлык башлыгы Ә.Г.Фәйзуллинның әйтүенчә, кешелекнең үсә барган ихтыяҗлары һәм планетаның ярлылана барган мөмкинлекләре арасында аңлы тигезлеккә ирешү, шул ук вакытта табигатьнең начарая барган торышын саклау өчен, бу заманда һәркем бераз гына булса да экологик белемнәргә һәм әйләнә-тирә дөньяда сак эш итү алымнарына ия булырга тиеш.
“Кичкетаң” тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Әгерҗе районы Бима авылы укучылары белән очрашуда да нәкъ шул турыда сөйләделәр. Мәктәп балалары “Туган як хайваннарының һәм үсемлекләр дөньясының экологиясе” дигән конкурста ярыштылар, жюри билгеләгән җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Бу көнне сыерчык оялары ясау буенча мастер-класс та үткәрелде.
Азнакай урманчылыгы март аенда ук инде районда “Кошлар – канатлы дусларыбыз” дигән конкурс игълан иткән иде. Анда бик күп балалар һәм ата-аналар катнашты. Бергәләшеп кошлар өчен дистәләрчә өй ясадылар, аларны мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында үскән агачларга элеп чыктылар. Азнакай урманчылыгы кишәрлекләрендә дә кошлар өчен ясалма оялар барлыкка килде. Иң актив табигать дуслары дип Кәкре Елга авылы мәктәбе укучылары, Актүбә бистәсенең 4нче “Каенкай” һәм Азнакай шәһәренең “Айсылу” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр танылды.