Азнакай районында мәктәп укучылары һәм бакча балалары кошлар өчен оялар һәм җимлекләр ясый

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Азнакай урманчылыгы март аенда ук инде районда “Кошлар – канатлы дусларыбыз” дигән конкурс игълан иткән иде. Анда бик күп балалар һәм ата-аналар катнашты. Бергәләшеп кошлар өчен дистәләрчә өй ясадылар, аларны мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында үскән агачларга элеп чыктылар. Азнакай урманчылыгы кишәрлекләрендә дә кошлар өчен ясалма оялар барлыкка килде. Иң актив табигать дуслары дип Кәкре Елга авылы мәктәбе укучылары, Актүбә бистәсенең 4нче “Каенкай” һәм Азнакай шәһәренең “Айсылу” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International