ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бу бәйрәмнең төп яме булган Яңа ел чыршылары урман питомникларында махсус плантацияләрдә үстерелә. Аларны республика территориясендә сату хокукына, үткәрелгән аукционнар нәтиҗәсендә “Урман” дәүләти бюджет оешмалары ия булды. Быел алар 24 меңгә якын нарат һәм чыршы, кишәрлекләрдә әзерләнгән 39.5 тонна ылыслы ботаклар сатарга ниятлиләр. Яңа ел чыршылары махсус билгеләнгән урыннарда гына сатылачак.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитетына, “Кайнар линия” буенча, агач утыртырга һәм ишегалларын төзекләндерергә теләүчеләрдән гаризалар килә тора. “Яшел рекорд” проекты кысаларында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы шәһәрнең Совет муниципаль районында утырту өчен тагы да бушлай 500 үсенте бүлеп бирде. Алар Шәһәр яны урман хуҗалыгының өйрәтү-тәҗрибә базислы урман питомнигында үстерелгән иде.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 ноябрь авиаһәлакәтендә үлгәннәрнең туганнарына ярдәм җыю өчен махсус счет ачылган.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, республиканы барлык урман үстерүчеләре 17 ноябрьдә Казан аэропортында булган авиаһәлакәттә үлгәннәрнең гаиләләренең кайгысын чын күңелдән уртаклашалар.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Алабуга” махсус экономик зонасында урнашкан “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына агач ташуны оештыру буенча эш киңәшмәсе булып узды. Завод вәкилләре катнашында узган ул киңәшмәне министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов алып барды. Анда республика урманчылыкларыннан агач ташу мәсьәләсе тикшерелде. Агач ике сменада, заманча техника – харвестерлар һәм форвадерлар белән әзерләнә һәм Урман транспорт компаниясенең сортиментовозлары белән ташыла. Узган ай ярымда завод мәйданнарына 9 мең кубометр чамасы агач ташылган.

Киңәшмәдә шулай ук киләсе елда агач ташу күләмен арттыру мөмкинлеге тикшерелде.

2013 елның яз-җәй сезонына урман фондында 135 ял урыны корылды. Ял урыннарының үз проектларын министрлыкка республиканың барлык урманчылыклары да тапшырды. Проектларга таләпләр – урманның гармониясен бозмый торган кече архитектура формалары, үзенчәлек, федераль һәм республика әһәмиятендәге автомагистральләр буенда яисә халыкка уңайлы җирдә урнашу, шул җирдәге урманның токым составына туры килү иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча их яхшы дип Кызыл Йолдыз урманчылыгы танылды. Икенче урында Минзәлә, өченче урында Бөгелмә урманчылыклары. Аларның коллективлары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәчәк. Министрлык комиссиясе шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Ары, Мамадыш, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урманчылыкларының төзекләндерелгән урман мәйданнарын уңай бәяләде.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Акция чаралары 2013 елда 15 апрельдән 15 июньгәчә һәм  1 сентябрьдән 1 ноябрьгәчә үткәрелде. Анда 7 меңнән артык кеше катнашты, хезмәттәшлеккә 400ләп предприятие, 543 урман фонды арендаторы, 25 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы җәлеп ителде. Акция барышында 4882.1 кубометр каты көнкүреш калдыгы һ.б. калдыклар җыеп чыгарылды.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Урман фондында урман культураларын өстәп утырту буенча планлы эшләр 6 мең гектардан артык мәйданда төгәлләнде. Ләкин ноябрьнең метеорологик шартлары һәм туфракта дым запасы җитәрлек булу урманчыларга бу эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Быел базислы урман питомникларында 70 миллионнан артык утырту материалы үстерелде, шуларның 323 меңе эре үлчәмле – шәһәр һәм торак пунктларны яшелләндерү өчен. Республика башкаласының Совет районында гына да Шәһәр яны өйрәтү-тәҗрибә урман питомнигында үстерелгән 900 төп үсенте утыртылды.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында Брянск технология институты профессоры, атказанган фән эшлеклесе Анатолий Семенович Тихоновның “Урманчының тормышы һәм логикасы” дигән китабы тәкъдим ителде. Профессор А.Тихонов – Россия урманчылыгының классик концепциясе яклы кеше, фәнни хезмәтләрендә ул урманны табигый яңартуның өстенлекләрен исбатлый.  Министрлык белгечләре белән очрашуда А.Тихонов үзенең “Скандинавия-Россия провинциясендә урман, аны кисү типлары, урман яңарту һәм агач үсемен формалаштыру” дигән китабын да тәкъдим итте.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре истәлекле агач йортларны реконструкцияләү һәм яңадан торгызу буенча бик зур иҗади эш башкардылар. Иске Татар бистәсендә һәм Казанның тарихи үзәгендә сигез йорт тормышка кайтарылды. Ул йортларның тышкы төзелеше җәй башында ук төгәлләнгән иде. Урманчыларның сыйфатлы эше Казан мэры И.Метшинның Рәхмәт хаты белән бәяләнде. Хәзер эшче бригадалар Гладилов урамындагы сәүдәгәр Алафузов йорты верандасын реставрациялиләр, бертуган Кәримовларның типография һәм хәреф кою бинасына инженерлык челтәрләре үткәрәләр, К.Насыйри урамында татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗәни яшәгән йортның эчке бизәлешен төгәлләп киләләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International