ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Программа республиканың барлык муниципаль районнарында үткәрелә һәм өч елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Татарстанда йөзгә якын авыл клубы һәм мәдәният йорты төзелергә я реставрацияләнергә тиеш. Программаны тормышка ашыруга урманчылар – 19 “Урман” дәүләти бюджет оешмасы эшчәннәре дә үз өлешләрен кертте. Министрлык карамагындагы хуҗалык оешмалары төзүчеләргә 46 авыл клубы өчен ферма конструкцияләре әзерләп тапшырды һәм шуның белән президент программасының үз өлешләрен үтәде.

“Ашыт” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Арча районында урнашкан “Өмет чишмәсе” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен шундый девиз астында шөгыль үткәрделәр. Махсус әзерләнгән күркәм слайдлар ярдәмендә аларга республикабызда үсә торган агачлар, аларны куллану турында, миләш, дүләнә һәм баланның шифалы үзлекләре турында сөйләделәр.


2
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Бу көнне Казан дәүләт Аграр университетының барлык факультетлары да булачак абитуриентларны кунак итте. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканатында узган очрашуга Министрлык һәм урманчылык җитәкчеләре дә, мәктәп балаларының ата-аналары да килгән иде. Алар өчен республиканың урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде, министрның беренче урынбасары Х.Мусин һәм факультет деканы Л.Пухачева кунакларга укыту шартлары һәм алыначак һөнәрләр турында сөйләделәр, вузның аудиторияләре белән таныштырдылар, ә студентлар үзешчән сәнгать концерты күрсәттеләр.

Булачак урман караучыларны эзләү кебек катлаулы мәсьәлә белән урманчылык җитәкчеләре һәм белгечләре шөгыльләнә. Октябрь ае буена алар авылларда һәм урманчылык бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә йөрделәр, анда үзенчәлекле “урман дәресләре” үткәрделәр. Мәктәп балаларына үз һөнәрләре, Татарстанның урман хуҗалыгында барган үзгәрешләр турында сөйләделәр, урманчы һөнәрен республиканың кайсы уку йортларында алу мөмкинлеген аңлаттылар.


1
ноябрь, 2013 ел
җомга

“Зәңгәр күлләр” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә яр ныгыту эшләрен арытаба үткәрү белән җәмәгатьчелекне таныштыру максатында якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, министрлыкның Экономика һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Бакаев, Шәһәр яны урманчылыгы вәкилләре халыкка башкарылган эшләр турында сөйләделәр, күл территориясен арытаба төзекләндерү планнарын схемада аңлаттылар. Олы Зәңгәр күл янында яшәүчеләр ният ителгән эшләрне уңай бәяләп, рәхмәт белдерделәр.


25
октябрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторларының федераль һәм дәүләт урман надзорын гамәлгә ашыру һәм административ рәсми документларны тутыру буенча укулары агымдагы елның 24, 25, 31 октябре һәм 1 ноябрендә дәвам итәчәк.

Семинар-киңәшмәләр эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесе-урманчылык хезмәткәрләре, юридик бүлек һәм дәүләт контроле һәм надзоры бүлеге белгечләре катнаша.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

“Яшә, урман!” акциясе кысаларында республика территориясендә массакүләм урман утырту оештырылды, яшел үсентеләрдән аллеяләр, истәлекле урманнар, саклагыч полосалар булдырылды. 

Урман утыртуда 800 дән артык кеше катнашты. Зәй урманчылыгында 5 мең үсенте утырту белән бервакытта урманны чүп-чардан да чистарттылар.

Кайсыбер урманчылыкларда урман утырту буенча “Яшә, урман!” акциясе, һава шартларына карап, октябрь ахырына кадәр дәвам итә.


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 9 ае дәвамында төбәкара экология надзоры кысаларында 1584 рейд оештырылды. Рейдлар барышында табигатьне саклау буенча 597 канун бозу очрагы теркәлде. Дәлилләргә карап, административ канун бозу буенча 419 протокол төзелде. Административ штрафлар күләме 449,5 мең сум тәшкил итте, шуларның 262,5 мең сумы, яки 58,4%ы бүгенге көндә түләнгән.

Канун бозучыларга карата 139,404 мең сум зыянны түләтү өчен судка 26 гариза бирелгән, шуларның 17 сенең 42,704 мең сумы ирекле рәвештә түләнгән.

Гомуми күләме 127,018 мең сумга 16 гариза суд органнарына (район һәм шәһәр судлары) гариза бирелгән. Шуларның 25 мең сумы 4 гариза буенча суд карары белән түләтелгән.

Аеруча яхшы нәтиҗәләрне «Степной», «Кичке-Таң», «Зөя», «Спасс», «Балтач» заказниклары күрсәтә.


18
октябрь, 2013 ел
җомга

Министрлык коллегиясе киңәшмәсе барышында ведомстовага караган оешмалар – Дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыклар һәм “Урман” Дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлеге күрсәткечләренә йомгак ясалды. Коллегия рәисе – министр Наил Мәһдиев.

          Урманчылыкларның эшчәнлегенең урман хуҗалыгы эшләре буенча төп күрсәткеч йомгакларын министрның беренче урынбасары Харис Мусин анализлады. Производство-хуҗалык программалары, товарлыклы продукция белән тәмин итү буенча “Урман” ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында министр урынбасары Рамил Мхмүтов сөйләде.  Киңәшмәдә «Костамону Интегре Вуд Индастри» заводы төзелеше тәмамланып килә торган “Алабуга” икътисади зонасын вакытында агач чималы белән тәмин итүгә игътибар бирелде.  Завод мәйданнарына агачны уңышлы траспортировкалау турында коллегиядә катнашучылар белән Урман транспорт компаниясе генераль директоры Илхам Мингазов фикер алышты.

Коллегия эшчәнлеге буенча карар чыгарылды.

       Диссертация яклау Башкортостан Дәүләт аграр университетында булды. Республика урманчылыкларында зур гамәли эш тәҗрибәсе булган Харис Мусин, фәнни кызыксыну өлкәсе итеп Урта Идел буенда рекреацион урман файдалануны өйрәнүне алган. Зур шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре тирәләрендә рекреацион ресурсларны интенсив куллану урманнарның сыйфаты кимүгә китерә. Х.Г.Мусин диссертациясе темасының актуальлеге – табигый тирәлекне саклаганда урманнарны баланслы итеп куллану һәм оптимизацияләү нигезләре.

      Харис Мусинны уңышлы диссертация яклавы белән ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International