“Бореаль урманнарга куркыныч яный” темасына багышланган Төньяк урманнары буенча XIV конференция эшчәнлегендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшләре белән идарә итүче Гадел Галиуллин катнашты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен өчен заказник хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләр оештырган тамашада урман бердәнбер декорация булды.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдиновның агач утырту буенча элеге инициативасын районның бар халкы күтәреп алды. Көзге Урман утырту көнендә Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре катнашында район территориясендә 16 мең үсенте утыртылды. Әлеге үсентеләрне “Идел буе урманы” Дәүләт бюджет учреждениесендә һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерделәр.
Республика территориясендә өченче ел инде урман янгыннары булдырылмый. 2013 елның барлык янгын куркыныч булган сезоны дәвамында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм урманчылык хезмәткәрләре урманнарны саклауны һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тәэмин итте.
Ел саен Тыюлыклар көнен билгеләп үтү турында карар 1999 елда Россиядә тыюлык директорларының Владивостокта узган киңәшмәсендә кабул ителде. Инициативаны Россия Федерациясе Табигать ресурслары министрлыгы күтәреп алды.
Урман массивына түгелгән битум калдыкларын җыярга һәм территориядә агач утыртырга өч йөзләп кеше чыкты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары, Казан вузларыннан студентлар бар иде. Чара кысаларында авыр керешле җирләр битумнан чистартылды, 1200 нарат, миләш, каен утыртылды. Үсентеләрне Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыгы бирде.
Брянскида урманнарны дәүләти инвентарьлау материалларын әйләнә-тирәлек файдасына куллану буенча Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды. Аны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм “Рослесинфорг” федераль предприятиесе оештырган иде. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашты.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Рослесинфорг” һәм “ТатЛос” белгечләре Калинино бистәсе янындагы урман фонды территориясендә татар чаганы орлыкларын җыю өмәсендә катнаштылар. 20 кг.нан артык орлык Урман саклау үзәгенә озатылды, анда аларның чәчүлек сыйфатлары тикшереләчәк.
Минзәлә урманчылыгы белгечләре тырышлыгы белән районда яңа аллеялар һәм истәлек утыртмалары барлыкка килде. Урманчылык җитәкчесе М.Минһаҗевның әйтүенчә, бу эшләр утырту материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән. Агач утырту көнендә район халкы, мәктәп укучылары, предприятиеләрдә эшләүчеләр катнашкан.
“Ашыт” табигать тыюлыгы белгечләре 2нче балалар бакчасына барып, дүрт яшьлек сабыйлар өчен Хайваннар көненә багышланган шөгыль үткәрделәр. Төркем җитәкчесе Г.Галиәхмәтова белән бергә балаларга кыргый һәм йорт хайваннары, аларның гадәтләре, торган җирләре, республикабызда аларны саклау турында сөйләделәр. Балалар исә, җавап итеп, җәнлекләр турында шигырь сөйләп, җырлар җырлап күрсәттеләр.