ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

“Әгерҗе урманчылыгы” идарәсенең барлык урман фонды территориясендә агач утырту көне үткәрелде. Урманчылык җитәкчеләре, участок урман белгечләре һәм урман мастерлары, мәктәп урманчылыклары белән бергә, хәбәр чаралары аркылы агач утырту чарасына Әгерҗе шәһәре предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм мәктәп балалары да чакырылды. Шунысы да игътибарга лаек – Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар ункөнлеге чорында бу эштә районның хезмәт ветераннары да катнашты. Яшь миләш, юкә, нарат, чыршы, каен үсентеләре Таҗи Гыйззәт мәйданындагы истәлек аллеясына яңа матурлык өстәячәк.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Норлат урманчылыгы һәм “Норлатлес” хезмәткәрләре, мәктәп урманчылыгы әгъзалары, Норлат шәһәре һәм районы администрациясе белән бергә, шәһәрнең көнбатыш читендә чыршы, каен, миләш үсентеләре утырттылар. “Яшә, урман!” акциясендә шәһәр халкы да катнашты. Алар өчен транспортны һәм кирәк-яракларны Норлат урманчылыгы бирде. Матур баннер эленгән агач утырту урынына су сиптерү машинасы да килгән иде. Бу көнне бер гектар мәйданда 7 мең агач утыртылды.


5
октябрь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Агач утырту көне кыйммәтле хәзинәбез булган урманнарны тагы да киңәйтергә теләүчеләрне берләштерә торган күркәм традициягә әйләнеп китте. 2010 елда башланган “Яшел эстафета”ны татарстанлылар быел 5 октябрьдә дәвам иттеләр. Әйләнә-тирәлекне саклау елындагы акциядә, якынча исәпләр буенча, 20 меңнән артык кеше катнашкан, 350 гектар мәйданда урман питомникларында үстерелгән 1.7 миллион чамасы үсенте утыртылган.

Иртә таңнан Шәһәр яны урманчылыгы питомнигыннан Казансу ярындагы Федосеев скверына утырту өчен чыршы үсентеләре ташып куелды. Агач утырту акциясенә, үзенең эш көне башланыр алдыннан, Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков чыкты. Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән бергә, скверда алар да чыршы үсентеләре утырттылар. Бу чарага шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты белгечләре һәм хезмәткәрләре кушылды. “Казан-Арена” стадионы территориясен төзекләндерүдә исә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе А.Сәфәров һәм Аппарат белгечләре, Фукс скверын төзекләндерүдә – ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.


4
октябрь, 2013 ел
җомга

Красноярскида тәмамланган Бөтенроссия мәктәп урманчылыкларының икенче слетында Россия Федерациясе регионнарыннан 43 команда катнашты.

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары командасына Дамир Шиһабиев (Арча урманчылыгы “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы), Давлад Ситдиков (Лубян урта мәктәбе мәктәп урманчылыгы) һәм Виктория Малькина (Тәтеш урманчылыгының мәктәп урманчылыгы) керде. Команда «Урманчы булыр идем - өйрәтегез мине», «Урман янгыннарын булдырмаска!» һәм башка квестларны узып, югары баллар җыйды һәм  Беренче урын яулады. Съезд дипломы белән “Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Айрат Әмәров бүләкләнде.

Агач утырту буенча “Яшә, урман!” көзге акциясе бөтен ил буенча 5 октябрьдә узачак. Татарстанда бу акциядә Президент Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, район, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашачак.

Агымдагы елның язында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман утыртуга чакыруына 15 меңгә якын кеше кушылды. 268 гектар гомуми мәйданда, шул исәптән 158 га дәүләт урман фондында, 110 га башка категория җирләрендә урман посадкалары, 51 га мәйданда истәлекле аллеялар утыртылды. Барлыгы 1 млн 248 мең данә агач үсентесе утыртылды. Әлбәттә, бу бик зур сан түгел. Урман бүгенге көндә илебезнең һәр кешесеннән ярдәм көтә. Без күбрәк урман утырткан саен, планетада тормыш яхшырак булачак!

Көзге “Яшә, урман!” акциясе Минзәлә урманчылыгында Учы урманчылыгының участок урманчысы Рәиф Шәңгәрәев истәлегенә багышлап уздырылды. Урманчылыкның административ бинасы стенасына 30 елдан артык урман хуҗалыгында эшләгән урманчы истәлегенә мемориаль такта куелды. 

Ул эшләгән дәвердә 1169 га урман утыртылган. Учы участок урманчылыгы базис питомнигы Минзәлә урманчылыгында гына түгел, Татарстан буенча үрнәк булып тора. Рәиф Шәңгәрәев “РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен” , “СССР дәүләт урман сагында 10 ел хезмәте өчен” билгеләре белән бүләкләнгән.

Бөтенроссия урман утырту көнендә урманчы Рәиф Равил улы Шәңгәрәев истәлегенә чыршылар утыртылды.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казан урман торгызучыларын «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Н. Мәһдиев котлады.

          Генераль директор А. Третьяков «Рослесинфорг» Казан филиалы Идел буенда урман хуҗалыгын оештыруның, бу регионда урман хуҗалыгын алып баруның төп положениеләрен, киләчәктә күп елларга билгеләнгән перспектив планын төзүдә актив катнашуны билгеләп узды. Шулай ук ул, «Рослесинфорг» белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады. А. Третьяков филиалның иң яхшы инженерларын һәм таксаторларын «Рослесинфорг» федераль дәүләт унитар предприятиесе Мактау грамоталары белән бүләкләде.

 Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев таксаторларны геологлар белән чагыштырды, чөнки урманны төзекләндерүчеләр ярдәме белән урманнар өйрәнелә, инвентаризация уздырыла, аларны файдалану мөмкинлекләре ачыклана. Министр Казан филиалы белгечләренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ФГУП «Рослесинфорг» Казан филиалының 60-еллыгы хөрмәтенә  «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, «Рослесинфорг» ФГУП ның барлык филиаллары вәкилләре җыелган тантаналар Бөтендөнья студентларның җәйге Универсиадасы төп объекты «Казан-Арена» стадионы янында истәлекле агач утыртудан башланды. Агач утыртуда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.

Агач утырту мәйданын “Шәһәр яны укыту - тәҗрибә урманчылыгы ” Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ясады. Утырту материалы белән Боровое Матюшино урман питомнигы тәэмин итте.                                  


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Съезд эшчәнлегенең бер көне урман хуҗалыгында белем бирүгә багышланды. Делегацияләр  «Дивногорский лесхоз-техникум» оешмасына бардылар. Биредә «Урманчы булыр идем - өйрәтсеннәр мине», «Урманда янгыннар булдырмаска!» квестлары узды. Квестларны оештыручыларның берсе - КГАУ «Красноярская база авиационной и наземной охраны лесов».

       Урман хуҗалыгы-техникумда мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен Россия урман хуҗалыгы һәм Федераль балалар эколого-биология үзәге вәкилләре катнашында “Россия Федерациясендә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен оештыру һәм үсеш перспективалары” темасына Түгәрәк өстәл оештырылды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгече Айрат Әхмәров түгәрәк өстәлдә “Татарстан Республикасы мисалында мәктәп урманчылыклары тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары” темасына доклад белән чыгыш ясады. Татарстан тәҗрибәсе белгечләрдә зур кызыксыну уятты. Түгәрәк өстәл кысаларында мәктәп урманчылыкларына, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм балалар белән эшләүче мәктәп укытучыларына дәүләт ярдәме турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.

Соңыннан делегацияләр Красноярск өлкәсенең истәлекле урыннарында, Енисей елгасы ярларында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International