ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Советлар Союзы таркалганнан соң беренче тапкыр Усть-Каменогорск (Казахстан) шәһәрендә “Урман хуҗалыгы торышы һәм үсеш перспективалары” форумы узды һәм анда Россия һәм Казахстаннан ике йөзгә якын белгеч җыелды.

Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе дә катнашты. Секцияләрнең берсендә “Ябык    тамыр системалы утырту материалын үстерү” темасына доклад белән урманнарны торгызу бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев чыгыш ясады.    Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә файдаланыла торган һәм республика урман фондында гамәли кулланылыш тапкан технология Казахстан белгечләрендә зур кызыксыну уятты. Алар Саба районында үстерелгән ябык тамыр системалы утырту материалын сатып алу буенча киләчәктә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен доклад материалларын сорап алдылар.

3 октябрьдә «Корстон»да Казан филиалының 60 еллыгына багышланган тантаналы утырыш булачак. Утырышта  «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, «Рослесинфорг» ФГУПның  барлык филиаллары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев катнаша.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Красноярск дәүләт музыка һәм театр академиясендә узган Бөтенроссия съезды ачылышында Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов, Россия Урманчылар җәмгыяте рәисе А.И. Писаренко чыгыш ясады.

Ветераннарны сәламләү чыгышында министр Наил Мәһдиев соңгы вакытта тармакта ирешелгән уңышлар турында  сөйләде, ветераннарны көзге чорда сәламәтлекләрен һәм күңел күтәренкелеген сакларга чакырды.

Министрлыкның элеккеге хезмәткәрләрен, бүгенге пенсионерларны, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җылы тәбрикләде. Аларның һәрберсенең ведомство һәм тулысынча урман тармагына керткән өлешенең зур булуын билгеләп узды.  Ветераннар министрлык эшчәнлегендәге мөһим чараларда һәрвакыт катнашалар. Министрлык Өлкәннәр көненә багышлап уздырган бәйрәм кичәсе дә, тагын бер кат ветераннарга хөрмәт күрсәтү, аларның күңелләрен күтәрү кичәсе булды.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга

Семинарда катнашучыларны министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов тәбрикләде. Ул сертификатлауның урман идарәсе һәм урман хуҗалыгы продукциясе билгеләнгән таләпләргә туры килсен өчен әһәмиятен ассызыклады. Урман сертификатлавы урман хуҗалыгын алып баруның һәм урманнан файдалануның сыйфатын, агачның легаль чыганагын бәяли. Урман сертификатлавының мәгънәсе шунда – ул урман хуҗалыгының һәм урман идарәсенең тотрыклы һәм цивилизацияле, стандарт таләпләренә ярашлы алып барылуын исбатлауның бер алымы булып тора. Бу бигрәк тә чималы республика урманчылыкларыннан китерелә торган “Кастамону Интегре Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы продукциясе өчен мөһим. Сертификатлауның Татарстандагы тагын бер үзенчәлеге шунда ки – Министрлык үзе, бүтән регионнардан аермалы буларак, сертификатлауны яклый, республиканың бөтен урман фонды сертификатланачак.

Киров урман сертификатлавы үзәге директоры Виктор Панкратов, WWF һәм Киров үзәге урман сертификатлавы эксперты Надежда Ефимова үз оешмаларында сертификатлау өчен җаваплы урманчылык җитәкчеләре һәм урынбасарларының сорауларына җавап бирделәр.


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районы һәм шәһәренең Туган якны өйрәнү музее, Азнакай урманчылыгы ярдәмендә районның мәктәп балалары өчен фотоконкурс оештырды. Аның максаты – балаларда экологик культура һәм илнең табигый байлыкларын саклау теләге тәрбияләү. Яшь фотомастерлар конкурска матур урман пейзажлары, урманда үткәрелгән табигать саклау акцияләрендә катнашулары турында йөзләрчә сүрәт тапшырды.

Конкурста җиңделәр:

1 урын – Габделхакова Камилә (4нче лицейның 2 б классы)

2 урын – Вәлиева Аида (6нчы Азнакай ш. мәктәбенең 5 а классы)

                   Вәлиева Айгөл (3нче Азнакай ш. 10 а классы)

3 урын – Гайсин Илназ (2нче Азнакай ш. мәктәбенең 3 б классы)

                   Закирова Динара (5нче Азнакай мәктәбенең 7 а классы)

                   Якупов Азат һәм Якупова Альбина (1нче Азнакай мәктәбенең 6 классы)


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2010 елда “Алабуга” махсус экономик зонасында төрек инвесторлары түбән товарлыклы агач эшкәртү буенча Россия Федерациясендә иң зур “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводын төзи башлаган иде. Аның беренче чиратын 2013 ел азагында эшкә кушу ният ителә.

Хәзерге вакытта завод өчен агач әзерләү республиканың урман фондында харвестерларда һәм форвадерларда вахта алымы белән башкарыла.

“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” мәйданнарына агач ташу өчен “Урман транспорт компаниясе” ААҖ төзелде, аның КамАЗ автомобиле базасындагы 20 сортимент ташыгычы бар.

25 сентябрьдән “Урман транспорт компаниясе” “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына агач ташый башлады.


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Идел буе урманчылыгы белгечләре ярдәме белән оештырылган бу акциядә район предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр катнашты, алар көнкүреш калдыкларын һәм коры-сары җыештырдылар, Югары Ослан авылы тирәсендәге урманнарны чистарттылар. Шунысы да игътибарга лаек – акциядә Идел буе урманчылыгы ветераннары да катнашты, эш беткәч аларны Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар.


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Йөгерешнең төп бурычы – бөтен дистанцияне старттан финишкача тиешенчә узу. Ул быел яңа мәйданда – Казан-Арена стадионы янында узды. Республиканың иң зур җиңел атлетика йөгерешендә – Милләт кроссында Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов, министрлыкның тагын егерме белгече катнашты.

Конференция 2013 елның 20-23 сентябрендә “Алабуга-сити” кунакханәсенең конференция залында, Россиянең әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау һәм экология елы кысаларында уздырылды. Ул Россия Табигать министрлыгының “Россиянең дала биомында ООПТ системасын һәм идарә механизмнарын камилләштерү” проекты һәм “Рус география җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсе тарафыннан яклана. Шундый киң күләмле конференция Татарстанда очраклы гына үткәрелми – республика территориясе соңгы елларда Россиядә бөркетләрне һәм су бөркетләрен өйрәнүнең бер мәйданына әверелде. Татарстанның аеруча саклаулы табигать территорияләре шулай ук ак койрыклы су бөркете һәм зират бөркете ояларын өйрәнү полигоннары булып тора.

Конференцияне оештыручылар һәм анда катнашучылар адресына Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиевның тәбрикләү сүзе укылды.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең 14 субъекты галимнәре, шулай ук 13 дәүләттән: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бөекбритания, Израиль, Һиндстан, Кытай, Польша, Португалия, Словения, Финляндия, Казахстан, Украина, Белоруссиядән килгән белгечләр катнашты. Министрлык исеменнән конференциядә биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе И.Ф.Томаева һәм “Спас” дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы Евгений Костин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International