К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Урманчыларны, бөтен гомерен урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышлаучыларны котларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та килгән иде. Ул дәүләт бүләкләре – “Татарстан Республикасының атказанган урман үстерүчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” дәрәҗәләре, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамоталары тапшырды.
ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: “Татарстан инновацион үсеш юлыннан бара. Бу урман хуҗалыгына да кагыла. Республика җитәкчелеге урман тармагы эффектлы һәм сыйфатлы үссен өчен практик ярдәм күрсәтә, мөмкин булганның барысын да эшли. Шундый ярдәм аркасында Татарстанның урман хуҗалыгы Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны биләп тора.” – дип белдерде. Урман хуҗалыгы ветераннарына, урманнарны саклаучы, яңа урманнар һәм яшь буын урманчылар үстерүче хезмәтчәннәргә рәхмәтләр әйтте. Республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә министрлыкның бүләкләрен тапшырды.
Тантана өлешеннән соң И.Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле күрсәтелде.
“Мамадышлес” дәүләти бюджет оешмасында янгыннан соң яңадан агач эшкәртү цехы ачылды. Моңарчы буш торган цех Норма участок урманчылыгында урнашкан. Цехны ачуда катнашкан Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов: “Зур вакыйга түгел дә кебек, ләкин без бу цех белән бистәнең яңарышын бәйләп карыйбыз. Әлегә монда бер автоматлаштырылган пилорама линиясе эшләячәк, ә планда – шундый цехларны бүтән участок урманчылыкларында да ачу, киптергеч төзү, буралар бурау оештыру. Агач әзерләү өчен исә харвестер һәм форвадер сатып алыначак.” – дип белдерде.
“Мамадышлес” директоры Илдус Мөхәммәтшинның әйтүенчә, җитештерү Мамадыш урманчылыгының җитәрлек чимал ресурслары зонасында урнашкан, транспорт коммуникацияләре дә яхшы, чималны һәм әзер продукцияне очсыз хакка ташырга мөмкин. Эш ике сменада оештырылган. Монда такта, брикет, авыл җире өчен кирәкле бүтән продукция чыгарылачак.
Цех ачылуның социаль әһәмияте дә бар – урман бистәсендә яшәүчеләргә яңа эш урыннары булды.
Телеграммада болай диелгән: “Сезне урман техникумнары, колледжлары, вузлары студентларының “Урман көрәшләре” Бөтенроссия һөнәри осталык ярышларында күрсәткән бик яхшы нәтиҗәләрегез белән чын күңелдән котлыйм!
Гадел Гаделшинның куәтле агач әзерләү форвадерында ярышып җиңүе һәм Лубян урман-техник колледжы командасының призлы урын алуы студентлардан урман хуҗалыгы эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә яхшы белемнәр һәм практик осталык таләп итте. Бу уңыш ярышларда катнашучыларның эш сөючәнлеге, максатчанлыгы һәм ныкчымлыгы, колледжда дөрес куелган өйрәтү стратегиясе, аның матди-техник базасы яңартылу, укытучы һәм педагогларның тәҗрибәсе аркасында гына мөмкин булды.
Лубян урман-техник колледжы коллективына уку елында нәтиҗәле һәм кызыклы эшләр, яңа һөнәри осталык үрләрен яулауда чын күңелдән уңышлар телим!”
Идел буе дәүләт технология университеты базасында (Марий-Эл) урман техникумнары, колледжлары һәм вузларының “Күпьяклы урман ярышлары” (“Лесное многоборье”) традицион Бөтенроссия ярышлары булып узды. Аларга илнең Хабаровскидан алып Архангельскига кадәр булган төрле почмакларыннан 16 команда, барлыгы йөздән артык катнашучы җыелды.
Ярышларда катнашучылар уку чорында алган белем һәм осталыкларын күрсәтеп, үзенчәлекле практик имтихан бирделәр. Урман массивында командаларга агач кисүдә, участокны таксацияләүдә, урман культуралары үсентеләрен утыртуда, урманны фитопатологик тикшерүдә, урман янгынын сүндерүдә үз осталыкларын күрсәтү өчен мәйданнар бүлеп бирелгән иде. Заманча һәм куәтле агач әзерләү машинасы – форвадерда эшләп күрсәтү этабы бигрәк тә тамашалы булды. Бу этапта I урынны Лубян колледжының III курс студенты Гадел Гаделшин яулады.
Команда ярышларында Лубян урман-техник колледжы студентлары өченче урынны алды, ә ярышның кайбер этапларында яхшырак нәтиҗәләр дә күрсәтте. Ярышлардан команда призлар – техникум өчен плазмалы телевизор, планшетниклар һәм заманча фотоаппаратлар алып кайтты.
“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе кысаларында “Ашыт” тыюлыгы һәм “Тукай-Кырлай” музей комплексы хезмәткәрләре, Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары “Тукай-Кырлай урманы” табигать һәйкәле территориясен җыештырдылар. 10 гектар җир чистартылды, 2 кубометр чүп-чар җыелды. Чара соңында тыюлык белгечләре укучылар өчен “Чисталык дәресе” үткәрделәр.
16 сентябрьдә, Халыкара озон катламын саклау көнендә бөтен республика буенча үткәрелгән “Чисталык дәресе”н 75 мәктәптә барлыгы 1525 укучы тыңлады. Ул дәресләрне бирүдә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының күпчелек урманчылыкларыннан һәм тыюлыкларыннан белгечләр катнашты.
Мәсәлән, Әлки урманчылыгының урман белгече И.Мамбетова “Чисталык дәресен” мәктәп урманчылыгы әгъзалары белән бергә әзерләгән, һәм аны Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 5-6 классларында менә дигән итеп үткәрде.
Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе урынбасары В.Халитов, Урюм участок урманчылыгы урман белгече Ю.М.Малькин, урман саклау инженеры И.Әмирханов укучылар белән берничә мәктәптә очраштылар. Ул очрашуларда сүз урманнарны чиста тотуның экологик әһәмияте, Тәтеш урманчылыгының урманнарны саклау һәм тергезү буенча эшчәнлеге, урманда янгыннан саклану кагыйдәләре турында барды. Укучылар да очрашуга әзерләнеп килгәннәр иде – кунакларга урманнарны саклау турындагы рәсем һәм плакатларын күрсәттеләр, кайберләрен урманчылыкка бүләк иттеләр.
Агач утыртуда Түбән Кама предприятиеләре, шәһәрнең барлык идарә компанияләре катнашты. “Яшел дулкын” акциясенә беренче көннән үк халык та актив кушылды. Түбән Кама тарихында иң эре экологик акциягә рәсми стартны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев бирде. Шәһәр халкы белән бергә алар яңартылган Тынычлык проспекты бульварында, 6нчы йорт янында 30дан артык миләш һәм каен агачы утырттылар.
Тәрбия эше буенча директор урынбасары Ольга Сидоренконың хәбәр итүенчә, Лубян урман-техник колледжы студентлары һәм хезмәткәрләре, урман хуҗалыгында дистә еллар эшләгән ветераннары һөнәри бәйрәмне стадионда үткәргәннәр. Колледжның директоры, Татарстан Республикасының атказанган урман үстерүчесе Мулланур Гобәйдуллин бәйрәмне ветераннарга тугры хезмәтләре өчен рәхмәт белдерүдән һәм беренче курсларга фатиха бирүдән башлаган.
Бәйрәмгә бистәнең бөтен халкы җыелган, студентлар әзерләгән концерт программасын караган. Концерт вакытында урман хуҗалыгы ветераннарына кыйммәтле бүләкләр бирелгән. Күп еллык тугры хезмәтләре өчен Е.М.Наговицынга Россия урман хуҗалыгының Мактау грамотасы; укытучы Е.П.Усачевка һәм производствога өйрәтү мастеры Н.Н.Ивановка Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган. Кукмара муниципаль районы администрациясе үзенең Мактау грамотасы белән укытучы Д.А.Юшковны, кәрҗин үрүче Р.А.Хуҗаҗановны, китапханә мөдире И.В.Козыреваны бүләкләгән.
Бу көнне студентлар арасында җиңел атлетика ярышлары да булып узган.
“Чисталык дәресе” республика табигать саклау һәм экологик белем бирү акциясенең максаты – экологик белемнәрне тарату, яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү иде.
Быелгы “Чисталык дәресе” Халыкара озон катламын саклау көненә багышланды. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре бу көнне Казанның 84нче, 99нчы, 115нче мәктәпләрендә кунак булдылар, дәүләти бюджет оешмасы булган урманчылыклар җитәкчеләре һәм дәүләти табигать тыюлыклары экологлары исә Дәресләрне республиканың башка мәктәпләрендә үткәрделәр. Мәктәп балаларына урманнарның биосферадагы роле, Җирнең озон катламын саклау ягыннан әһәмияте турында сөйләделәр, аларны Татарстанда 5 октябрь көнне узачак “Яшә, урман” акциясендә катнашырга чакырдылар.
Һөнәри бәйрәмгә багышланган чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының барлык тармак оешмаларында үткәрелде. Иң яхшы урман үстерүчеләргә министрлыкның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба һәм Тәтеш урманчылыкларында һөнәри осталык конкурслары булып узды.
Тантаналы чараларга оешмаларның ветераннары чакырылган иде. (Узган уннарча елда алар республиканың урман байлыкларын саклау өчен бик зур тырышлык куйдылар, күбесе әле дә Урман утырту көннәрендә актив катнаша, уку йортларына да еш йөри, анда алар урманның әһәмияте турында сөйлиләр, яшь буында экологик культура тәрбиялиләр.) Мәсәлән, Болгар урманчылыгында ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырылды, аларга бүләкләр бирелде, Тәтеш урманчылыгында, Урман хезмәткәрләре көнендә, урманчылык ветераны Низаметдин Госман улы Гәрәев хөрмәтенә истәлек урманлыгы утыртылды.