ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

Бөтен гомерен илебезнең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышлаучыларның барысын да һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы көне белән котлыйм!

Урманчылык хезмәте һәр заманда да илебез хакына изге хезмәт булып торган. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре – җәмгыятьтә лаеклы мәртәбәгә һәм хөрмәткә ия булган иң югары квалификацияле белгечләр алар, үз һөнәри бурычларын урманнарыбызга искитмәле тугрылык күрсәтеп башкаралар.

Россия – иң зур урманнар дәүләте. Ләкин безнең ил өчен урман – агач һәм муллык чыганагы гына түгел. Ул тормышыбызның, мәдәният һәм тарихыбызның аерылгысыз өлеше дә. Ул безгә гөмбә, җиләк җыю, кошлар сайравын тыңлау, саф урман һавасын сулау мөмкинлеге дә бирә. Урманчы өчен исә ул – табигать храмы, урманчы аны саклый, аның кануннарын хөрмәт итә, чөнки аның бөтен гомере һәм язмышы урман белән бәйләнгән.

“Урман хуҗалыгын тотрыклы алып баруның нигезе буларак кадрлар потенциалын үстерү” дигән докладында министр республиканың урман тармагын заманчалаштыру буенча төп проектларга тукталды һәм, аларны тормышка ашыру өчен заманча урман хуҗалыгы комплексына яңа төр хезмәткәрләр кирәк, дип ассызыклады.

Һөнәри әзерлек мәктәп урманчылыкларында башлана, аларның эше исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Лубян урманчылык техникасы колледжын министрлык карамагына күчергәннән соң аның матди-техник базасы яхшырды. 2010-2013 елларда министрлыкның тармак белгечләрен әзерләү һәм һөнәри үстерү буенча вузлар белән хезмәттәшлеге җайга салынды. Агач әзерләү заманча техника – харвестерлар һәм форвадерлар белән башкарыла, автоматлаштырылган яңа җитештерүләр ачыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Урманчылык комплексын үстерү советында 13 сентябрьдә илне урман секторын савыктыру буенча бурычлар тикшереләчәк. Бу мәсьәлә буенча доклад белән Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев чыгыш ясый. Аннан тыш, Советта урманчылык законнарын камилләштерү һәм урман хуҗалыкларын алып баруны интенсивлаштыру мәсьәләләре, Россия урманчылар җәмгыятен үстерү перспективалары каралачак.

Министр вазифаларын башкаручы Харис Мусин дәүләти казна оешмалары – урманчылыклар җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре катнашында эш киңәшмәсе үткәрде. Көн тәртибендә – орлыкчылык мәсьәләләре иде.

Быел республика урманнарында себер карагае тубырчыгы һәм сапчалы имән чикләвеге бик уңды. Урманчылыкларда шул һәм башка утыртылма агачларның орлыкларын җыю дәвам итә. Күп кенә оешмалар ылыслы токым орлыкларын әзерләү буенча еллык планнарын үтәделәр һәм ашып та киттеләр инде. Киңәшмәдә орлык әзерләүне яхшы һава торышыннан файдаланып дәвам итәргә киңәш ителде. Аннан тыш, “Яшә, урман!” табигать саклау акциясен үткәрү мәсьәләләре дә каралды, – 5 октябрь көнне, аның белән бергә, республика территориясендә Урман утырту көне дә уздырылачак.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Семинар Украинаның Сумск өлкәсе Тростянец ш. Гетман милли паркы базасында үткәрелде. Биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе И.Ф.Томаева, “Спас” дәүләти табигать-культура тыюлыгы (ДТКТ) башлыгы Е.С.Костин, “Ашыт” ДТКТ башкаручы белгече Л.Р.Әхмәтова, “Чиста болыннар” ДТКТ 1 разрядлы белгече И.С.Ибушева тыюлыкларны оештыру эше һәм Украинада иң өлкәннәрдән булган Краснокут дендропаркы белән таныштылар.

Башкаручы киңәшче И.Ф.Томаеваның әйтүенчә, фәнни-практик семинар барышында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының һәр белгече чыгыш ясаган һәм ул чыгышлар украин коллегаларда зур кызыксыну уяткан.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы семинарда урманнарны саклау (шул исәптән янгыннарны булдырмау) эшенең, сулыкларны һәм сазлыкларны, тулаем үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауның үзендә матди-техник яктан югары тәэмин ителгәнлеген күрсәткән.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Яңа уку елында Октябрь авылы урта мәктәбенең дәресләр расписаниесына 9нчы класслар өчен “Урманчылыкка кереш”, 10нчы класслар өчен “Урманчылык” дигән яңа предметлар өстәлде. Шөгыльләрне “Идел буе урманчылыгы” дәүләт идарәсенең урман саклау буенча инженеры Рөстәм Исмәгыйлев үткәрә. Урманчылык курсы программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Һөнәрләр исемлеге” хатына ярашлы рәвештә һәм шул министрлыкның “Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары өчен базислык уку планын раслау турындагы” боерыгы нигезендә эшләнгән.

Шөгыльләрнең максаты – укучыларга урман, аның тормышы һәм экология өчен әһәмияте турында башлангыч белемнәр бирү, шулай ук укучыларны һөнәри әзерләү, мәктәпне тәмамлаучыларны хезмәт базарына социаль адаптацияләү, аларда Татарстанның урман хуҗалыгына эшкә урнашуны гарантияли торган һөнәрләр алуга уңай мотивацияләр формалаштыру.

5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Табигый байлыклар буенча генераль директоры Юхи Ояла чакыруы буенча, Татарстан Урман хуҗалыгының министр Н.Г.Мәһдиев җитәкләгән делегациясе Финляндия Республикасында булып кайтты.

Визит барышында Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министры Яри Коксинен әфәнде белән очрашу булып узды, белгечләр Татарстанда һәм Финляндиядә урманчылык эшен алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгында, Табигый байлыклар департаментында, Metla Урман фәнни тикшеренү институтында, Metsahallitus Дәүләт урманнары белән идарә итү предприятиесендә, Финляндия Урман үзәгендә, PONSEE агач әзерләү делянкасында, Haltia Табигать үзәгендә, Isku йорт җиһазлары заводында, Versowood агач эшкәртү компаниясендә булдылар. UPMSilvesta компаниясе кишәрлегендә урманнарны яңадан торгызу өчен булган иң яңа җиһазларны карадылар.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Норлат мәктәп урманчылыгында укучылар уку елы алдыннан үзләре өчен махсус класс бүлеп бирелгән Урман музеенда булдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм район җитәкчелегеннән Белем көненә килгән вәкилләрне котлау өчен бүләкләр – дару үләннәре тулы кәрҗиннәр әзерләнгән иде. “Мәктәп урманчылыгы укучыларының тагын бер модалы мавыгуы – флористика. Матур көзге чәчәкләрдән алар Норлат шәһәре гербы – нурлы атны ясадылар”, – дип белдерде мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Т.И.Чибидина.

Котлау телеграммалары Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) ректоры Җәүдәт Фәйзрахмановка һәм Лубян урман-техник колледжы директоры Мулланур Гобәйдуллинга юлланды. Хатларда соңгы елларда бу уку йортларында урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча күп эшләр эшләнүе әйтелгән. Мәсәлән, Лубян урман-техник колледжының матди-техник базасы шактый яхшыртылган, укыту процессы заманчалаштырыла, яңа җиһазлар алына, яңа предмет кабинетлары булдырыла.

Наил Мәһдиев телеграммаларын КДАУ урман факультетының белем бәйрәмендә министрның беренче урынбасары Харис Мусин, Лубян колледжында – эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин укыды. Министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Әгерҗе муниципаль районы укучыларын һәм укытучыларын яңа уку елы белән котлады.

Сез бик зур иҗат эше башкардыгыз, шуның өчен барыгызга да рәхмәт әйтергә телим, – диде И.Метшин, урманчылык дәүләти казна оешмалары һәм “Урман” дәүләт идарәсе җитәкчеләренә сыйфатлы башкарылган эш өчен Рәхмәт хатлары тапшырганда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International