Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие храмнарын яндыру очраклары буенча борчылып, шул уңайдан тикшерүләр барышын үз контроленә алды, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы православие гыйбадәтханәләрен яңадан торгызу эшләренә керешүне йөкләде.
Министрлыкның тармак оешмаларында эшкә керешү өчен агач әзерләү башланды. Барлык проектлар Татарстан митрополиясе белән килештереләчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иске Татар бистәсендә һәм Казан үзәгендә агач архитектура биналарын яңадан торгызу һәм реставрацияләүдә алган тәҗрибәсе бар, ул чакта сигез тарихи бина саклык һәм җаваплылык белән, мөмкин кадәр кыска дәвердә яңадан торгызылган иде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2013 елның 12 декабреннән башлап ел саен, Конституция Көнендә, илнең барлык дәүләт оешмаларында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә башлый.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында VipNet махсус программа продукты урнаштырылды һәм гражданнарны кабул итүче вәкиллекле затларның автоматлаштырылган эш урыннары көйләнде. Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабулияткә язылу (843) 221-37-02 телефоны буенча башкарыла.
50 УАЗның ачкычларын урманчылык хезмәткәрләренә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырачак. Тантана 5 декабрьдә Шәһәр яны урманчылыгының Иске Казан участогында узачак.
Идел буендагы иң эре, “Россия Федерациясенең югары культуралы урман питомнигы” исемен йөртүче бу питомник 1967 елда төзелгән, мәйданы 57 га. Питомникта гади нарат һәм себер карагае өчен өч басулы, чыршы өчен 4 басулы чәчү әйләнеше кабул ителгән. Быел монда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү технологиясе үзләштерелде.
Иң югары стандартларга ярашлы утырту материалы питомниктан Татарстанның һәм Идел буеның барлык районнарына гына җибәрелеп калмый, аны Якын Чит илләр дә сатып ала. Моннан тыш, питомник үсентеләре ТР Урман хуҗалыгы башлангычы белән үткәрелә торган Урман утырту көннәрендә һәм Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча “Яшел рекорд” проектында да кулланыла.
Педагогик осталык конкурсының бурычы булып уку процессында информацион-коммуникатив технологияләр кулланышлы төп һәм өстәмә укыту программаларын иҗади файдаланучы иң үрнәкле укытучыларны ачыклау тора.
Екатерина Петровна Усачева колледжда өченче елын укыта һәм үзен өметле, урманчылык эшенә өйрәнүче студентларны уку процессында актив катнашуга җәлеп итә торган төрле методларны файдаланучы педагог буларак күрсәтте.
“Алабуга” махсус экономик зонасында министр Наил Мәһдиев урманчылык җитәкчеләре һәм тармак оешмалары директорлары белән эшлекле очрашу үткәрде. Көн тәртибендә – “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына өзлексез агач ташуны оештыру иде.
Киңәшмәдә киләсе 2014 елда республика урманчылыкларында агач әзерләү һәм аны ташу мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта яфраклы йомшак агач вахта алымы белән ике сменада, харвестерлар һәм форвадерлар ярдәмендә әзерләнә. Урманчылыклардан “Алабуга” махсус экономик зонасындагы заводка ул Урман транспорты компаниясе сортиментовозлары белән ташыла. Ташу эшләре башланганнан соң узган ай ярымда завод мәйданнарына 9 мең кубометр чамасы агач китерелгән.
БМО тәкъдиме буенча, 20 ноябрь беренче тапкыр Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне буларак билгеләп үтелде. Бу дата очраклы сайланмаган, – 1959 елның нәкъ шушы көнендә Генераль ассамблея Бала хокуклары декларациясен, ә 1989 елда – Бала хокуклары турында конвенция кабул итте, алар исә барлык илләргә балалар өчен яхшы һәм бәхетле тормыш булдыру бурычы йөкли.
Балаларга хокук ярдәме Бөтенроссия акциясенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда эшләүчеләр дә кушылды. Әгерҗе урманчылыгы башлыгы урынбасары В.Л.Ишморатов, Азнакай урманчылыгы юрисконсульты Р.Р.Галиева һәм урман мастеры Т.А.Егорова Әгерҗе ш. Таҗи Гыйззәт ис. 3нче мәктәбенә бардылар. Мәктәп укучылары белән әңгәмәдә сүз балаларның гаиләдәге, җәмгыятьтәге хокуклары, үзара мөнәсәбәтләр буенча киңәш алу, гаилә иминлеге турында барды.