Экономик хезмәттәшлек буенча Россия-Финляндия хөкүмәт-ара комиссиясенең Тотрыклы урман хуҗалыгы буенча эш төркеменең чираттагы утырышында министр Н.Мәһдиев Татарстанның экономик куәте, урман хуҗалыгының инновацион проектлары турында сөйләде һәм Татарстан Республикасында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комитетының (БМО ЕЭК) урман хуҗалыгы комиссиясенең сессиясен үткәрергә тәкъдим итте.
Тыюлык белгечләре өчен аеруча саклаулы табигый территорияләрне саклауның хокукый аспектлары, җәнлек һәм кошларның биологиясе, урман үсемлекләренең төп авыруларын һәм корткычларын тану нигезләре турында лекцияләр курсы укылды. Шөгыльләрдән тыш, Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгының дендро-бакчасына һәм музеена экскурсия үткәрелде. Һәр бүлекне үткәннән соң тест ясалды.
Белгечләр барысы да укыту планын үзләштереп, квалификация күтәрү турында дәүләти нигездәге таныклык алды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2013 елның 12 декабреннән башлап ел саен, Конституция көнендә, илнең барлык дәүләт оешмаларында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә башлый.
Бу көнгә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында VipNet махсус программа продуктын һәм гражданнарны кабул итүче затларның автоматлаштырылган эш урыннарын урнаштыру төгәлләнде. Министрлык эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча кабулияткә язылу (843) 221-37-02 телефоны буенча.
Экономик хезмәттәшлек буенча Россия-Финляндия хөкүмәт-ара комиссиясенең тотрыклы урман хуҗалыгы буенча эш төркеме утырышында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов, Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Табигый ресурслар департаменты директоры Ю.Ояла чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев та катнаша.
Эш төркеме кысаларында түгәрәк агач материаллары буенча гамәлгә кергән ЕС регламентын исәпкә алып Финляндия белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм моның Россия өчен нәтиҗәләре тикшереләчәк.
Казахстан Республикасы белән сәүдә-экономик хезмәттәшлекне арытаба үстерү максатыннан, Караганда өлкәсе Хакимиятендә Татарстан Республикасын күрсәтү оештырыла, анда ике республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнаша. Казахстан белән хезмәттәшлекнең перспективалы бер юнәлеше булып исә Татарстаның Казахстандагы территорияләрне һәм торак пунктларны яшелләндерүдә катнашуы тора.
Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айрат Хәсәнов Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең генетик яхшыртылган токымлы орлыклардан үстерелгән ябык тамыр системалы ылыслы агач үсентеләрен тәкъдим итә.
Урманнар буенча икенче Европа атнасы кысаларындагы халыкара чаралар Финляндиянең Рованиеми шәһәрендә узачак. Моннан тыш, экономик хезмәттәшлек буенча Россия-Финляндия хөкүмәт-ара комиссиясенең Тотрыклы урман хуҗалыгы буенча эшлекле төркеменең чираттагы сессиясе дә үткәрелә. Төркемчә утырышларының төп көн тәртибе – урман биоэнергетикасы, урманнарны инвентарьлау һәм законсыз агач кисү мәсьәләләре, урман хуҗалыгында уртак проектлар әзерләү.
Мәскәүдә узган бу съездга бөтен илдән ике меңнән артык эколог җыелган иде, алар өч көн дәвамында әйләнә-тирәлекне саклауның иң мөһим мәсьәләләрен һәм аларны чишү юлларын тикшерделәр. Татарстаннан съездда 52 делегат катнашты, алар арасында дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, җәмәгать оешмалары вәкилләре бар иде. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан исә биологик төрлелек бүлеге башлыгы Нияз Хәбиров катнашты.
“Ашыт” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы дәвамында районның тәрбия һәм белем бирү оешмаларында төрле табигать саклау чаралары үткәрделәр. Арчаның 3нче башлангыч мәктәбендә, мәсәлән, “Кышын кошлар ашатыгыз!” акциясе булып узды. Тыюлык белгече Ләйсән Әхмәтова Экология дәресе үткәрде һәм балаларга экологик культураның табигатьне саклау өчен әһәмияте, кайсы кошларның кеше ярдәменә ышанып җылы якларга очмый калуы турында сөйләде. Акциягә балалар да әзерләнеп килгән иде: алар, ата-аналары белән бергә, канатлы дуслар өчен җимлекләр ясап, агачларга элеп чыктылар.
2013 елда республика бюджетыннан Татарстан дәүләти казна урманчылыклары өчен 50 УАЗ автомобиле алырга дип өстәме чаралар бүленгән иде.
Яңа автомобильләрнең ачкычларын тапшыру тантанасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: бу машиналар урманчыларга республиканың урман байлыкларын янгыннан һәм закон бозучылардан тагы да нәтиҗәлерәк, ышанычлырак сакларга булышыр, дип белдерде.
Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган республика форумы булып узды.