Чыршы базары Яңа Чишмә ярминкәсенең төп мәйданына әверелде – анда “Кәләй урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы хезмәткәрләре Яңа ел чыршылары китерделәр. Яңа Чишмәлеләрнең өйләрен йөзгә якын купшы урман чибәре бизәячәк. Урманчылык җитәкчесе Дамир Миңдерахмановның әйтүенчә, кәләйләрнең балаларга да бүләге бар – урманчылар бушлай биргән чыршылар районның барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында бәйрәм күрке булачак.
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы азагында узган “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясе бөтен республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә уздырылды.
“Спас” тыюлыгы белгечләре Спас районы Болгар коррекция интернат-мәктәбендә әйләнә-тирәлек экологиясенең әһәмияте, районның һәм республиканың табигый байлыкларын саклау чаралары турында әңгәмә үткәрде. Балалар исә викторина сорауларына да җавап бирделәр, үзләре дә белгечләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр.
2013 елда алар Әгерҗе мәктәпләренең барысында да еш кунак булдылар. Ел йомгаклары буенча “Әгерҗе урманчылыгы” идарәсе (җитәкчесе – урман белгече А.М.Данилов) Таҗи Гыйззәт ис. 3нче мәктәпне иң актив дип таныды. Мәктәп директоры Р.С.Фәрхетдиновага урманчылыкның истәлекле бүләкләре һәм Мактау грамотасы тапшырылды.
20 декабрьдә узган “Чисталык дәресе”ндә Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Ишморатов һәм урман мастеры Татьяна Егорова, мәктәп педагогы Илзидә Герасимова белән бергә, экологик әңгәмә, иң яхшы җимлекләргә “Кошлар ашханәсе” конкурсы һәм “Чыршыны урманда калдырыйк” рәсем конкурсы үткәрделәр.
Федерация Советының аграр һәм азык-төлек политикасы һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында урман хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре, 2030 елга кадәрге чорда Россия Федерациясендә урманнарны куллану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләрен тормышка ашыру планы каралды. Утырышта катнашучылар Россия урман ресурсларын саклау, арттыру, аларның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча профильле министрлыкларга киңәшләр дә әзерләделәр.
Республикабызның дәүләти табигать тыюлыклары белгечләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ел буе тематик чыгышлар һәм дәресләр үткәрде. “Чисталык дәресе”ндә укучылар аңына әйләнә-тирә дөньябызга сак караш иңдерелде. Шөгыльләр интеллектуаль уен һәм викторина формасында узды, балалар табигать һәм хайваннар дөньясы, чишмәләрне төзекләндерү, агачлар утырту турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Акция канатлы дусларга кыш көне кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, табигатькә сак һәм игелекле караш иңдерергә теләүче балаларны, ата-аналарны, педагогларны һәм экологларны берләштерә.
“Кышын кошлар ашат!” акциясен Азнакай шәһәр гимназиясендә “Чатыр тау” дәүләт тыюлыгы инспекторлары үткәрде, анда кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Балалар өчен лекция укылды, викторина үткәрелде, кошлар турында видеофильм күрсәтелде. Аннары олылар һәм балалар шәһәр урамнарына алдан әзерләнгән җимлекләрне эләргә чыктылар.
“Зөя буйлары” тыюлыгы белгече Л.Н.Сафина Буа шәһәре Лицей-интернаты (сәләтле балалар мәктәбе) укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Кышкы табигать” дигән лекция укыды. – “Урман йомшак кар юрганы астында тыныч кына йоклый кебек. Анда кыш көне җәнлекләр һәм кошлар ничек яшиләр соң? Ниндиләр алар?” – Балалар шундый викторина сорауларына җавап бирделәр, урманга һәм анда яшәүчеләргә тыюлык белгечләренең ничек ярдәм итүе, табигатьнең кышкы тынлыгын ничек саклавы, мәһабәт пошиларны һәм безнең якта кышларга калган кошларны ничек ашатуы турында белделәр.
Агымдагы елның 20 декабрендә Комитет “Урман комплексының нәтиҗәлелеген күтәрү турында” түгәрәк өстәл үткәрә, анда РФ Федераль Җыелышы Федерация Советының “РФ урман хуҗалыгын реформалау буенча чаралар турындагы” карарын үтәү һәм “2013 – 2020 елларда урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралачак.
“Кышын кошлар ашатыгыз” табигать саклау акциясе барышында алар кошлар өчен җимлекләр әзерләп, үз йортлары янына һәм мәктәп территориясенә элеп чыктылар. Бу игелекле эшне мәктәп укытучылары Л.Р.Маннанова, Д.В.Гаффарова, Р.Н.Гыйниятуллин оештырды. Чарага “Ашыт” дәүләт тыюлыгы белгечләре дә кушылды: алар кошларның урманга файдасы, канатлы дуслар өчен нинди җимнәрнең яраклырак булуы турында сөйләделәр.
Республикабыз башкаласына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган берничә оешмадан берьюлы Яңа ел чыршылары китерелә. Аларны ярминкәләрдә һәм чыршы базарларында саталар. Урманчылар быел барлыгы 24 мең нарат һәм чыршы, делянкаларда әзерләнгән 39.5 тонна ылыслы ботаклар сатарга ниятли. 3.5 мең агач инде сатылган.