Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Узып баручы ел безнең өчен бик күп кызыклы һәм мөһим вакыйгаларга бай булды. Ел буе без тырышып хезмәт иттек, урманнарыбызны сакладык, туган Татарстаныбызның иминлеген кайгырттык. Урманчылар башкалабыздагы Иске Татар бистәсенең тарихи рәвешен торгыздылар, муниципаль районнарда мәдәният йортлары, авыл клублары төзергә булыштылар. Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада уңышлы һәм лаеклы үтте, – моның өчен дә без шактый хезмәт куйдык.
Безне имин һәм тату тормышта яшәү теләге, якты һәм матур киләчәккә өметләр берләштерә.
Бар күңелдән сезгә ниятләрегезнең чынга ашуын, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Йортыгызга иминлек нуры иңсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет килсен.
Телеграммада болай диелгән:
“Сезне чын күңелдән сөекле бәйрәмебез – Яңа ел белән котлыйм! Ул һәрчак яхшылыкка, бәхетле яңалыкларга һәм яңа казанышларга өметләр белән килә.
Узып баручы ел, кыенлыкларга да карамастан, безгә шактый уңышлар һәм гүзәл минутлар бүләк итте, безне яңа тәҗрибә һәм тәэсирләр белән баетты. Илнең урман хуҗалыгы алдында яңа һәм кызыклы перспективалар ачты.
Яңа ел һәркемгә уңышлыклар һәм бәхет бүләк итсен, тыныч һәм игелекле булсын, шәхси һәм һөнәри тормышка күңелле һәм чагу мизгелләр өстәсен!
Тынычлык һәм татулык, яңа җиңүләр һәм уңышлар, муллык һәм иминлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхетләре телим!”
Республикабыз территориясендә Яңа ел чыршылары һәм ылыслы ботаклар сатуга контрольне урманчылыклар һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән торган 145 мобиль төркем һәм вакытлы стационар контроль постлары башкара.
Тикшерүләр барышында 30 декабрьгә кадәр хокук бозуларга карата 40 421 сумлык 30 акт төзелгән.
Татарстанның урманчылык дәүләти казна оешмаларында һәм дәүләти табигать тыюлыкларында халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү бөтен ел буе аерым игътибарда тотылды. Гомуми белем бирү оешмаларында һәм балалар бакчаларында табигать саклау акцияләре, конкурслар, әңгәмәләр, презентацияләр үткәрелде. Күп кенә урманчылыкларда укыту программасына “Урман белеме” дигән яңа предмет кертелде. Халыкара Урман көнендә Идел буе (Казан) федераль университетында киң күләмле агарту акциясе үткәрелде, анда ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев үзенең урман турындагы беренче лекциясен укыды. Министрлык белгечләре исә күп кенә Казан мәктәпләрендә булып кайттылар.
Коралай дигән бу өркәк җәнлекләр кушбармаклылар отрядына керәләр, усаклыкларда яшәргә яраталар. (Коралайдан тыш Татарстанда куштояклылардан поши да яши.) Соңгы елларда коралайлар Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Мөслим районнарында һәм Мамадыш урманчылыгының Сокольский участогында Нократ буенда очрый башлаган иде. Яхшы оештырылган инспекция саклавы һәм кышкы тукландыру республикабызда коралайлар саны артуга китерәчәк.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы агачлар күп үскән урманлыкларда патрульлек итү маршрутлары һәм графиклары килештерелде.
“Чыршы” операциясе 10 декабрьдә башланды. Урманчылык белгечләре аукционнарда җиңүчеләрнең үсентеләр сатып алу килешүләре буенча ылыслы агачлар әзерләп ташуына күзәтчелек иттеләр. Чыршылар махсус билгеләнгән урыннарда гына сатыла.
Патрульлек чорында 28 декабрьгә кадәр ачыкланган хокук бозу фактлары буенча 8 акт төзелде, 10 чыршы йолып алынды, урман фондына китерелгән зыян 17192 сум тәшкил итә. Оператив-профилактик чаралар 31 декабрьгә кадәр барачак.
“Озын Ялан” дәүләти табигать тыюлыгының 1 категорияле белгече Татьяна Никитинаның Кама Тамагы районы Сөйки урта мәктәбе укучылары белән очрашуы аеруча саклаулы территорияләргә багышланган иде. Экология мисалларында Т.А.Никитина балаларга Җирнең төрле-төрле тереклек зоналарын саклауның нигә кирәклеге, алар турында кайгырту турында сөйләде, һәр кешенең туган як табигатен ничек саклый алуын аңлатты, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Шуннан соң алар барысы бергә “Озын Ялан” тыюлыгының табигате турында видеофильм карадылар.
Узып баручы ел урман хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан-Финляндия эшлекле бәйләнешләрен ныгыту буенча бигрәк тә уңышлы булды. Яз көне Финляндия Урман һәм авыл хуҗалыгының Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юха Ояла җитәкчелегендәге фин урманчылары делегациясе республикабыз урманчылыкларында булып, урманнарны янгыннан саклау белән танышты, Урман селекция-орлыкчылык үзәге цехларын карады, бездә урман хуҗалыгын алып баруга югары бәя бирде. Татарстан урманчылары да Скандинавиянең урман хуҗалыкларына барып кайттылар, төньяк коллегаларның чакыруы буенча халыкара экономик форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнаштылар.
“Озын Ялан” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгының табигать саклау инспекторлары В.Никитин, Е.Похлебкин, Т.Никитина һәм Кама Тамагы полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре “Лобач тавы” дәүләти табигать тыюлыгы территориясенә уртак рейдлар үткәрде.
Рейдлар вакытында аеруча саклаулы табигать территорияләренең режимын бозулар, автотранспортның тулай кулланышлы юллардан чыгып тыюлык территориясенә керүе һәм тукталуы ачыкланды. Режимны бозучыларга 8 беркетмә төзелде һәм тулаем 24 мең сумлык штраф салынды.
Дәүләт радиосының иҗтимагый-политик программалар шеф-редакторы Йолдыз Крепостинага биргән интервьюсында министр: “Татарстан – Идел буе федераль округында өченче ел инде янгыннарны булдырмаган бердәнбер регион булып тора. Узып барган елда урманчылыклар Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы үсентеләр утыртуга күчте, Европада иң эре булган “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы өчен агач әзерли башлады. Без – ихтыяҗ булмаган йомшак яфраклы агачны куллану кебек катлаулы хәлдән чыгу юлын тапкан бердәнбер регион булып торабыз”, – дип белдерде.