ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Кукмара районының Лубян авылында Лубян лесхоз-техникумы базасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре арасында инде традициягә әверелеп өлгергән чаңгы ярышлары узды. Ярышлар башта министрлыкка караган барлык “Урман” һәм “Урманчылык” дәүләт бюджет учреждениеләрендә үткәрелгән иде. Урманчылар чаңгыда бик яхшы йөрергә тиеш. Чаңгыда йөрү – аларның һөнәри осталыкларының берсе.


24
февраль, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Биектау районында эшлекле визиты барышында янгын-химия станциясендә булды. Биектауда III типтагы янгын-химия станциясе Татарстан территориясендәге шушы типтагы дүрт станциянең берсе һәм ул республиканың төньяк-көнбатыш районнарында урман янгыннарын сүндерү өчен оештырылган.


22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

“Балтач” дәүләт табигый заказнигы администрациясе “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә кыш көне балык тотучылар арасында «Без балык тотуның тыелган ысулларына каршыдигән девиз астында ярыш оештырды. Ярышта Балтач һәм Арча районнарыннан барлыгы 76 балыкчы катнашты.


20
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Хөкүмәт делегациясе Әзербәйҗан Республикасында эшлекле очрашуда булып кайтты. Делегация составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты. Бакудагы очрашу вакытында Татарстан делегациясенә Әзербәйҗанның икътисади потенциалы тәкъдир ителде.

Эшлекле визит барышында Әзербәйҗан территориясендәге урманнарны яңарту өчен, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге питомникларында үстерелгән утырту материалын файдалану турында да килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International