Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды.
"Ялкынны туктат!" урман янгыннарына каршы 2019 федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте.
Бүген Байлар Сабасы штп өстәл теннисы буенча РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XVIII ачык шәхси-команда россиякүләм ярышларын ябу тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айделдинов һ.б. катнашты.
Бүген ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы штп өстәл теннисы буенча XVIII ачык шәхси-команда россиякүләм ярышларын ачып җибәрү тантанасы булды. Әлеге турнир РСФСР һәм ТАТАР АССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган.
Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы дигән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров рәислегендә узды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урман питомникларында “кар каралту” – кар катламын тизрәк эретеп бетерү һәм туфракта су саклау максатларында чәчүлек бүлекчәләренә караган кишәрлекләргә көл сибү эше башкарыла. Мисал өчен, 20 март көнне ТР “Аксубай урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре Ибрай һәм Чабаксар кишәрлеге урманчылыклары питомникларында шундый эшләр уздырды. Барлыгы 1,2 гектар мәйданда 320 кг артык көл кертелде, 6 кеше җәлеп ителде.
Татарстан Республикасы урманчылыклары белгечләре урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләрендә хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итә. Кичә, мәсәлән, 21 март көнне, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү һәм урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада җитәкче-урманчы Илнур Кәшәфиев, ТР Биектау районы буенча ЭЭМ бүлеге башлыгы Илнар Камалиев, ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ участок урманчылары һәм белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында дәресләр, түгәрәк өстәлләр, гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрдә презентацияләр, Лубян урман-техника көллиятендә Ачык ишекләр көне, Казан дәүләт аграр университетында тантаналы җыелыш һ.б. уздырылды. Барлыгы 100 артык чара узды.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы вакыйга узды.
Хөрмәтле татарстанлылар, сезне ихлас күңелемнән Халыкара урманнар көне белән котлыйм!