ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Республикабызның төрле почмакларындагы тыюлыклар табигате фотосурәтләреннән экспозиция ясау Махсус сакланучы табигать территорияләре елы кысасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла. Сирәк очрый торган хайваннар һәм тиңе булмаган табигать ландшафтлары фотосурәтләре куелган “Тыюлыклы Татарстан” күргәзмәсе үз эшен дәвам иттерә. Аның белән Татарстан Республикасы Милли музеенда танышырга мөмкин. Экспозиция музейга килүчеләрдә зур кызыксыну тудырды һәм башкала кунакларының уңай бәяләрен алды инде.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Экология елы кысасында “Ашыт” заказнигы хезмәткәре Г.И. Абдрахманова Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы төркемнәрендә дәресләр үткәрде. Чараларның максатлары балаларның белемнәрен арттыру һәм аларны беренче чәчәкләрнең яңа төрләре белән таныштыру, иҗат ярдәмендә табигатькә мәхәббәт уяту иде. Нәниләргә беренче чәчәкләр турында презентация күрсәттеләр, аларның табигатьтәге әһәмияте һәм аларны саклау кирәклеге турында аңлаттылар. Соңыннан сабыйлар, уйный-уйный, яз җиткән һәм умырзаялар чәчәк аткан урманга “Тылсымлы сәяхәт”кә киттеләр. Балалар төркемнәре белән бергәләп “Умырзаялар” дигән аппликация, ә урта төркемдәгеләр пластилиннан “Энҗе чәчәкләр” аппликациясен ясадылар. Өлкән төркем балаларының да рәсемнәре үзенчәлекле килеп чыкты, алар рәсем ясауның төрле техникаларын кулланып, картиналар иҗат иттеләр.

Балалар, мавыгып, иҗади эшләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, беренче чәчәкләрнең исемнәрен эзләп таптылар, җырладылар, биеделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Чара тәмамлангач, тәрбиячеләргә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары тапшырылды.

2017 елның 12 маенда агач материалының Икътисади эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия продукция классификаторына (ОКПД2) тәңгәл рәвештә билгеләнүче, Россия Федерациясе Урман кодексының агач материалын транспортта ташу турындагы һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы таләпләре кагыла торган төрләре исемлегенә үзгәрешләр кертү хакында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 911-р номерлы әмере имзаланды.

2017 елның 1 июленнән, ОКПД2 классификаторына тәңгәл рәвештә, урман законнарының агач материалын һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы нормалары урман кисү продукциясенең 34 категориясенә кагылачак.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы агач материалын әзерләү, эшкәртү, транспортта ташу белән шөгыльләнүче барлык затларга урманга кагылышлы законнарның таләпләрен үтәү зарурлыгы турында искәртә. Билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән, бергә җибәрелә торган документсыз агачны транспортта ташу вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Юридик затларга штраф – 500 меңнән 700 мең сумга кадәр.

Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре, министрлык хезмәткәрләре һәм Азнакай, Әлки, Биләр, Түбән Кама урманчылыклары белгечләре катнашындагы чараны "Рослесинфорг" ФДБУның Казан филиалы оештырган иде.

Урманны тәртипкә китерү күнекмәсе – урманнарны тәртикә китерү буенча кыр эшләре башланыр алдыннан бик кирәкле чара.

Күнекмә алуның максаты булып, урман кишәрлегендә (бүлеп алынган җирдә) урманны матди яктан бәяләү күрсәткечләрен билгеләү һәм урманнарны инвентаризацияләү ысулларын бердәм рәвешкә китерү буенча күнекмәләр булдыру тора.

Дәүләт контрактын үтәү кысасында күмәк күнекмә уздыру өчен, тәртипкә китерелүче объектта аеруча киң таралган, токым составы, төзелеше, яше һәм товар структурасы, җитештерүчәнлеге, урман үсемлекләре үсү шартларының типлары һәм килеп чыгышлары буенча төрле-төрле булган утыртмалар сайлап алынды.

 

 


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә табигатьне саклау буенча традициягә кергән “Урман утырту көне” акциясе тәмамланды. Ул 2017 елның 29 апрелендә башланган иде. Бу акциядә республикада яшәүче 40 меңнән артык кеше катнашты, 425 гектар мәйданда 2 млн данәдән артык агач утыртылды. Акцияне ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары, уку йортлары укытучылары һәм студентлары күтәреп алды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Урман утырту көнендә катнашуга елдан-ел күбрәк кеше кушыла, агачларны бөтен гаиләләре белән бергәләп утырталар.

Министрлык вәкилләре “Климат үзгәрү шартларында урман экосистемалары: төбәк һәм халыкара аспектлар” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Конференция Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе дәүләт технология университетында узды.

Оештыручылары Европа берлегенең “Иҗтимагый дипломатия. ЕБ һәм Россия” проекты һәм Идел буе ДТУ каршындагы Жан Монне исемендәге Камиллек үзәге иде. Чараның максаты – яшь галимнәрне фәнни тикшеренүләрнең, шулай ук үзгәрүче климат шартларында урман экосистемалары өлкәсендә урманнан файдалануның халыкара проектларын һәм технологияләрен күзәтү һәм ерактан торып бәяләү практикасының ахыргы нәтиҗәләре белән таныштыру.

Форум урман хуҗалыгы, экология, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге 80нән артык тикшеренүчеләр һәм практикларны бергә җыйды. Европа экспертлары сыйфатында Иоаннис Гитас (Салоники шәһәрендәге Аристотель университеты профессоры, Греция), Райса Мякипа (Көнчыгыш Финляндия университеты профессоры), доктор Туомо Каурайнен (“Арбонаут” компаниясе, Финляндия), Елена Куликова (Европа урман институты профессоры, Йоэнсуу шәһәре, Финляндия) чыгыш ясадылар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Йошкар-Олада Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан Мари Иле Республикасының Урман һәм аучылык хуҗалыгы министрлыгы һәм Идел буе дәүләт технология университеты белән берлектә уздырылган киңәшмәдә булдылар. Чарада катнаштылар: “Рослесинфорг” (Рослесхоз) ФДБУ җитәкчелеге каршындагы Аппаратның баш аналитигы һәм 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча даими эшләүче проектлау төркеме җитәкчесе Александр Николаевич Мариев, Идел буе федераль округы башкарма хакимиятенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге органнары вәкилләре, урман кишәрлекләре арендаторлары, урман әзерләүчеләр һәм агач эшкәртүчеләр. Экспертлар,  415-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашырганда, әзерләнүче агач материалын исәпкә алу һәм әйләнешкә кертүнең урман әзерләүчеләр очраша торган проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Игелеклелек атнасы кысасында “Чиста бистә” экология акциясе булды. Акциядә Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары катнашты. Перчаткалар һәм чүп капчыклары белән “коралланып”, балалар Үрнәк бистәсенә юл тотты. Балалар мәйданчыгында һәм юл буендагы урман полосасында, шулай ук автобус тукталышында да чүп-чар аеруча күп иде. Балалар территорияне җыештырдылар, шуннан соң бистә чистарып китте. Авыл халкында бу акциядән уңай тәэсир калды. Балалар үзләре дә, укытучылары да башкарылган эштән канәгатьлек хисләре кичерделәр. Бистәне чүптән арындыру эшен яшь урманчылар беренче ел гына башкармый инде. Ул киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Балтач урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән бергәләп, “Балтач” заказнигы инспекторлары Нормабаш авылы янындагы су саклау зонасын чүп-чардан һәм чыбык-чабыктан чистарттылар. Чарада 25 укучы катнашты. Бу нәтиҗәле эштән соң активистлар агачлар утыртты. Яр буе линиясе буйлап барлыгы 700 нарат үсентесе утыртылды.

Халыкара биологик төрлелек көне (International Day for Biological Diversity) 2001 елдан башлап ел саен 22 майда билгеләп үтелә. Бу халыкара көн БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 1995 елда Биологик төрлелек турындагы конвенция (БТК) конференциясе (1994 елда булды) тәкъдиме белән игълан ителгән иде.

“Биологик төрлелек”, җир өсте, диңгез һәм башка төрле су экосистемаларын һәм экологик комплексларны да кертеп, барлык чыганакларның бер өлеше булып торучы терек организмнарның үзгәрүчәнлеген аңлата. Бу төшенчә төр эчендәге, төрләр арасындагы үзгәлекләрне һәм экосистемалар төрлелеген үз эченә ала.

Биологик төрлелек турындагы конвенция – 1992 елның 5 июнендә Рио-де-Жанейрода кабул ителгән халыкара килешү. Конвенциянең максатлары булып тора: биологик төрлелекне саклап калу, аның компонентларыннан тотрыклы рәвештә файдалану һәм, генетик ресурслардан кирәк кадәр файдалану мөмкинлеге бирү, андый ресурсларга һәм технологияләргә барлык хокукларны исәпкә алып, тиешле технологияләрне тапшыру юлы белән, шулай ук тиешенчә финанслау юлы белән, генетик ресурсларны куллануга бәйле бертигез уртак файда алу.

Яклар имзалавы өчен, конвенция 1992 елның 5 июнендә ачылды һәм 1993 елның 29 декабрендә үз көченә керде. 1995 елда Россия Федерациясе, үз өстенә кайбер йөкләмәләрне алып, Биологик төрлелек турындагы конвенцияне ратификацияләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International