ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Әлмәт районындагы урман утыртмаларының берсендә Старомихайловск УГБ “СПЭКТР” мәктәп урманчылыгы отряды “Татарстан имәннәрен торгызу” акциясен үткәрде. Балалар имән чикләвекләрен җыйдылар, ул 175 кг тәшкил итте. Чара табигатькә чыгып белем алу рәвешендә узды, анда 13 бала, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Р.М. Гайфетдинов һәм Әлмәт урманчылыгы ДКУ вәкилләре катнашты. Дәреснең максаты Татарстан Республикасындагы урман байлыкларын саклау һәм үрчетү иде. Активистлар фикеренчә, имән чикләвекләрен җыю эше нәтиҗәсез калмас. Җимешләрдән яңа агачлар үсеп чыгар һәм авыл халкын сөендереп торыр.

Старомихайловск УГБ мәктәбе 2001 елдан башлап Әлмәт урманчылыгы ДКУ хезмәткәрләре белән максатчан эш алып бара. Мәктәп укучыларының экология юнәлешендәге кыйммәтле кыйблаларын торгызу процессын тормышка ашыру өчен яшүсмерләрнең үзләре тарафыннан башкарыла торган эшләр әһәмиятле һәм нәтиҗәле булып тора. “СПЭКТР” мәктәп урманчылыгы отряды 2005 елда оеша. Отрядның аталышы очраклы гына шулай сайланмаган: русчага тәрҗемә иткәндә Специально Подготовленная Экологическая Команда Талантливых Ребят. Отряд белән мәктәптә технология һәм ТИН дәресләрен укытучы Гайфетдинов Рамил Марсил улы җитәкчелек итә.

Мәктәп урманчылыгы әгъзалары укучыларда туган төбәгенә карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, үз авылыңның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләүдә бәхәссез роль уйный торган гадәти чараларда һәм төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. Балалар урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән яңадан-яңа очрашуларны түземсезләнеп, туган төбәкләренең экологиясен саклау буенча кайгыртучанлык күрсәтергә һәм үз өлешләрен кертергә мөмкинлек тууын зур теләк белән көтеп калалар.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе төгәлләнде, ул ТР барлык муниципаль районнары территорияләрендә узды. Акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үстерүдән һәм үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарга урманга карата сакчыл караш тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны һәм халыкның яшәү тирәлеген яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт булды.  Акциядә республикада яшәүче 30 меңнән артык кеше катнашты. Барлыгы 2 миллионнан артык данә төрле ассортиментлы (чыршы, нарат, каен, юкә, агач-куак үсемлекләре) агач үсентеләре утыртылды. Акция кысаларында истәлекле агачлар утырту буенча тантаналы чаралар узды. Яшь үсентеләрне хакимият органнары вәкилләре, предприятиеләр, бюджет һәм коммерциячел булмаган оешмалар, студентлар, мәктәп укучылары утыртты.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

2016 елның 1 октябрендә үз көченә кергән 2015 елның 30 декабрендәге “Урманнарны зарарлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында” № 455-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы  http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/lesopatologicheskie-obsledovaniya.htm сайтында аерым бүлек барлыкка киләчәк, анда урман-патологик тикшерү актлары урнаштырылачак, алар нигезендә санитар кисүләр һәм башка санитария-савыктыру чаралары билгеләнә. Әлеге реестрларда гражданнар үзләре өчен кызыклы булган урман кишәрлекләрендә агачларны кисү сәбәпләрен күрергә һәм актта күрсәтелгән белешмәләрне үз күзәтүләре белән чагыштыра алачак. Актның факттагы торышка туры килмәү очракларын ачыклаганда гражданнар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының интернет-кабул итү системасына яисә Идел буе федераль коругының Урман хуҗалыгы департаментына гарызнамә җибәрергә мөмкин. Республикада яшәүчеләрнең күбесен урманнарда башкарыла торган санитар кисүләренең законлы булу-булмавы, законлы кисүләрнең хаклы һәм нигезле булу мәсьәләләре борчый, ә урман хуҗалыгында, теләсә нинди башка тармактагы кебек үк, хаталар да һәм аерым вазифаи затларның вазифаларыннан явызларча файдалану очраклары да булырга мөмкин.

Хәзер урман-патологик тикшерү акты Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында төзелгән вакыттан башлап өч көнлек срокта бастырылачак. Урман-патологик тикшерү акты басылып чыккан соң 20 көн дәвамында анда күрсәтелүче зарарлы организм чыганаклары белән көрәшү чараларын, шул исәптән санитар кисүләрен башкару катгый тыела.

Шулай ук, аталган федераль законда санитария-савыктыру чараларын билгеләүне һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту эшендә җәмәгатьчелекне катнаштыру да күздә тотыла.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

“Зөя буйлары” ДТКТ хезмәткәрләре “Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге УБМ” МБМУ укучылары өчен “Көзен табигатьне саклау” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – көзен табигатьне саклау; гөмбә, җиләк, чикләвек җыю кагыйдәләренә өйрәтү; җылы якларга китүче һәм бездә кышлаучы кошларга, парк һәм урман хайваннарына карата кышкы чорда үз-үзеңне тотыш нормалары белән таныштыру. Дәрес азагында тыюлык белгечләре укучыларның белемнәрен тестлар ярдәмендә ныгыттылар.

“Ашыт” ДТКТ белгечләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә, “Арчаның 2 санлы балалар бакчасы”нда тәрбияләнүчеләр өчен экологик тәрбия дәресен үткәрде. Табышмаклар һәм әкиятләр ярдәмендә балаларга уен рәвешендә табигатькә һәм әйләнә-тирәлеккә булган сакчыл караш турында сөйләделәр. Чара тәмамлангач тәм-томнар – көз уңышларын тараттылар. Тәрбиячеләргә тыюлык грамоталары һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чыгарылган җыентыклар тапшырылды.

Алмас Нәзиров Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгына багышланган “Җир Хартиясе” – тотрыклы үсешнең фундаменталь проблемаларын гамәлдә хәл итү коралы” халыкара фәнни-гамәли конференциясе утырышында катнашты.

Үзенең “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру чаралары турында” темасына чыгышында А.Ә. Нәзиров Татарстан Республикасы Җир Хартиясенең үзенчәлекле принциплары буенча Урман хуҗалыгы министрлыгының эшен ачып салды. “Киләчәк буыннар өчен табигый мирасны саклау максатларында” 2011 елдан башлап 2015 елга кадәр урман торгызу эшләре 11 меңнән артык гектар җирдә башкарылды, шул исәптән ясалма урман утырту хисабына. Министрлыкка буйсына торган учреждениеләрдә үсентеләрне сыйфатлы һәм уңышлы үстерү өчен 55 митомник бар. Игътибар төп урман булдыручы токымнарга гына түгел, ә җимешле-җиләкле һәм декоратив токымнарны үстерүгә дә бирелә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, республиканың базис питомникларында 1,7 миллион җимешле-җиләкле һәм декоратив токым үсентеләре җитештерелде. Урманчылар тарафыннан шулай ук яклаулы урман үрчетү алымнары файдаланыла, бу гамәл җир эрозиясе процессын туктата (2014 ел өчен Татарстан Республикасында эрозиягә бирешкән җирләр 2,2 миллион гектардан артык иде). 2011 елдан башлап 2015 елга кадәр булдырылган яклагыч эрозиягә каршы утыртмалар саны 11,5 мең гектарга җитте. Тулаем алганда, бу икътисадның агросәнәгать секторын сыйфатлы авыл хуҗалыгы биләмәләре белән тәэмин итә, шул ук вакытта төбәкнең экологик тотрыклылыгын да, эстетик һәм рекреация ягыннан кызыксындыручанлыгын да арттыра.

 Җир Хартиясенең “Тормышның барлык күптөрлелегенә ихтирам һәм кагыртучан караш” кебек әһәмиятле принцибын ачып, министр болай дип билгеләде: “Биологик төрлелекне саклау буенча нәтиҗәле коралларның берсе булып даими рәвештә үсә торган МСТТ системасы, Татарстан Республикасы Кызыл китабын алып бару кысаларында системалы рәвештә үткәрелә торган фәнни тикшеренүләр тора. Соңгы вакытта эре ерткыч кошларның оялары күренү, аюларның, селәүсеннәрнең, башка ерткыч хайваннарның саны, шулай ук хайваннарның аучылык төрләре запасларының артуы әйләнә-тирәлек торышы индикаторларының берсе буларак, аларның республика территориясе буенча таралышы Татарстан Республикасындагы экологик вәзгыятьнең яхшыруында күзәтелә торган уңай тенденцияләр турында таныклый”.


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “2016 елгы иң югары культуралы питомнигы” исеменә конкурс узды. Анда министрлыкка буйсынган учреждениеләр актив катнашты. Катнашучылар тарафыннан тапшырылган эшләрне өйрәнеп, конкурс комиссиясе җиңүчеләрне атады.

1.                урын– “Саба урманчылыгы” ДКУ

2.                урын– “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУ

3.                урын  - “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУ

Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы системасында 55 урман питомнигы бар, аларда киң ассортиментлы ылыслы, яфраклы үсентеләр, шулай ук декоратив токымнар үстерелә. Урман питомникларында эшләүчеләр хезмәтне оештыруга алдынгы технологияләрне кертә, шуның аркасында утырту материалын үстергәндә югары күрсәткечләргә ирешәләр.

 

Татарстан Республикасының урман инспекторлары җирлек урманчылыкларында осталык кишәрлекләренә ревизия үткәрде. 2016 елның 27 октябренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсына торган учреждениеләрдә түбәндәге эшләр башкарылган:

- планлы тикшерүләр. Белгечләр тарафыннан урманнарны законсыз кисү буенча 15,1 кбм. җир ачыкланды. Китерелгән зыян 48,4 мең сум тәшкил итә.

- контрольлек ревизияләре. Урманны законсыз кисүгә карата 3,2 кбм. җир ачыкланды. Китерелгән зыян күләме 2,3 мең сум тәшкил итә.

- планнан тыш тикшерүләр. Законсыз кисүләр ачыкланмады

Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасы командаларын “Ландшафт дизайны” вәкаләте буенча “Яшь профессионаллар” World Skills Russia ачык төбәк чемпионатына әзерлек эшләре башланды, чемпионат 2017 елның 1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Лубян көллиятендә укучылар, шушы елның апрелендә Казан ярминкәсе мәйданында булып узган эшче һөнәрләр чемпионатында (WorldSkills Hi-Tech) призлы урыннар яулап, үзләрен танытырга өлгерде инде. Ул вакытта ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 684 кеше катнашты. Ярышлар 56 вәкаләт, 6 максатчан блок буенча узды: төзелеш, сәнәгать, ИТ хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн. Лубян урман-техника көллиятеннән “Ландшафт дизайны” вәкаләтендә укытучы Н.М. Сираҗетдинова белән административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Н.М. Сираҗетдинов тарафыннан әзерләгән ике команда катнашты. Аларның көндәшләре буларак Казан һәм Мәскәү өлкәләре командалары чыгыш ясады. Эшләрне бәяләгәндә башкарыла торган эшләрнең, җитештерүчәнлекнең сыйфаты, куркынычсызлык техникасын саклау һәм командада эшли алу сәләте исәпкә алынды. Бирелгән техник бирем нигезендә ярышларда катнашучылар шартлыча парк ясадылар, анда аны клумбалар һәм чәчәкләр белән бизәргә, тротуар плитәләреннән юллар түшәргә, агач түшәмә ясарга, декоратив агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Рүзилә Закирова белән Мария Мохова составындагы “Лубян урман-техника көллияте” студентлары – өченче, ә Блохин Александр белән Толмачева Ангелина составындагы команда икенче урынны яулады.

 

“Ашыт” ДТКТ белгечләре ТР Арча районының “Васильева Бужинский детский сад” МБДМУ учреждениесендә кызыклы тематик дәрес үткәрделәр. Уен рәвешендә балалар бөҗәкләрнең тормышы, аларның табигатьтә барган үзгәрешләргә яраклашуы турында белделәр. Сабыйлар тыюлык территориясендә яшәүче һәм ТР Кызыл китабына кертелгән бөҗәкләр белән таныштылар. Чараның төп максаты – тере табигатькә карата кызыксыну уяту, бөҗәкләрнең охшаш һәм аермалы билгеләрен чагыштыра һәм аерып чыгара белү. Балалар бакчасында эшләүчеләргә тыюлык грамоталары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чыгарылган җыентыклар тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International