“ДжиЭмСи Консалтинг” компаниясе белгечләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт хезмәткәрләре эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча лекция үткәрде. Алар билгеләп үткәнчә, ел азагына кадәр барлык дәүләт хезмәте хезмәткәрләре дә шушы системага тоташтырылачак. Бу программа хезмәткәрнең хезмәтен бәяләргә, эшендәге кимчелекле урыннарны ачыкларга һәм аларны камилләштерү чараларын эшләргә булыша.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп Әмир Нуретдин улы Бәдертдинов билгеләнде.
Ә.Н. Бәдертдинов 1969 елның 5 октябрендә Чуаш АССРның Батыр районы Татар Тимәше авылында туган. Мариның М.Горький ис. политехника институтын “Урман-инженерния эше” белгечлеге буенча тәмамлаган, инженер-технолог. Фәнни дәрәҗәсе бар – техник фәннәр кандидаты.
Ә.Н. Бәдретдинов хезмәт эшчәнлеген 1994 елда башлап җибәрә, карьерасында урман остасыннан башлап урманчылык җитәчесенә кадәр барлык үсеш баскычларын үтә. “Мари Иле Республикасының атказанган урманчысы” дәүләт бүләгенә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасына, Мари Иле Республикасы Хакимиятенең Мактау грамотасына ия.
2016 елның 7 ноябреннән башлап Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары вазифасына кереште.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында “Оборонлес” махсус автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан файдалану турында килешү имзаланды. Әлеге программа 2017 елда сафка басачак. “Оборонлес” Татарстан Республикасы территориясендә термонокталарны оператив ачыклау мөмкинлеген бирәчәк, димәк, янгын чыккан урыннарга килү вакыты да, моңа бәйле чыгымнар да кимиячәк, бу урман фондында урман янгыннары мәйданнарын киметергә булышачак.
Агымдагы елның 11 ноябрендә “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ базасында аз комплектлы урман әзерләүче бригадалар, югары җитештерелешле урман әзерләү комплекслары тарафыннан үзагач әзерләү процессын һәм хезмәтне саклау эшләрен оештыру буенча семинар-киңәшмә булачак. Семинар кысаларында 2016 елның 9 ае өчен ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнашты. Митинг-концерт Кремль яр буенча, Игенчеләр сарае янындагы скверда булды.
“Халыклар бердәмлеге көне” бәйрәме 2004 елның декабрендә Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан имзаланган “Россиядә хәрби шөһрәт көннәре (җиңү көннәре) турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”гы Федераль закон нигезендә гамәлгә куела. Беренче мәртәбә халыкара бәйрәмне Россиядә 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтәләр. Халыклар бердәмлеге көне 1612 елдагы вакыйгалар хөрмәтенә гамәлгә куела, ул чакта Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Тайфик Дедебаш – “Кастамону Интегрейт Вуд Индастри” ҖЧҖ директорлары советы вәкиле җитәкчелегендәге төрек компаниясе делегациясе булып китте. Очрашу барышында яклар 2017 елда “Кастамону Интегрейт Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына үзагач китертү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, 2016 елның 3 һәм 4 ноябрь көннәрендә республикада юеш кар, 1000 метрга кадәр күрү дәрәҗәсен начарлата торган буран һәм азрак бозлавык, урыны-урыны белән секундына 15-17 метр тизлекле көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы төбәк диспетчерлык идарәсе пунктының тәүлек дәвамындагы эш режимы оештырылды.
Иртәгә, 2016 елның 4 ноябрендә, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг-концертта катнашачак. Чара Кремль яры буенда, Игенчеләр сарае скверы каршындагы мәйданда узачак.
“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен тәмамлау өчен ике атнадан азрак вакыт калды. Бүгенге көндә акциядә 1,6 меңнән артык кеше катнашты, урман фондының 489 арендаторы, 161 предприятие, шулай ук 21 бакчачылык ширкәте актив партнерлары булды. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләреннән 1102,2 м3 каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 694,4 м3 коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылды.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 211 рейд чарасы үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәсендә 52 ККК өеме ачыкланды, алар хәзерге вакытта 100% дәрәҗәсендә юкка чыгарылды.
Акция барышында 45 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. Урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында 112 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм ял урыннары төзекләндерелде.
2016 елның октябрендә Федерация Советының авыл хуҗалыгы-азык төлек һәм табигатьтән файдалану сәясәте комитетында (Мәскәү ш.) С.Ф. Лисовский җитәкчелегендә “Махсус сакланучы территория һәм объект җирләреннән файдалану һәм аларны саклау буенча хокукый проблемалар” темасына түгәрәк өстәл булды.
Утырышта Федерация Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль башкарма һәм суд хакимияте, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары, фәнни учреждениеләр һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Р.Р. Йосыпова катнашты.
Түгәрәк өстәл докладларында махсус сакланучы табигый территорияләрнең, дәвалау-савыктыру җирләренең һәм курортларның, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары җирләреннән файдалану һәм аларны саклау проблемаларына бәйле мәсьәләләр яктыртылды. Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнамәләр проекты төзелде, ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәреләчәк.