ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Үзагачны урман бүлемтегеннән – агачларны кисеп аударган урыннан төяү яки урнаштыру урыннарына күчерү буенча урман әзерләү процессында әһәмиятле операция булып санала. Бу эш бик катлаулы шартларда, юлсыз урыннарда, төрле грунтларда һәм кар өстеннән, күптөрле кыенлыкларны җиңеп башкарыла. Агач тарттыруда кулланыла торган машиналар зур тарттыру көченә ия, аларның үтү мөмкинлеге зур, хәрәкәт итү тизлекләре бик аз.

Тарттыру аркасында агач урман ташый торган юллар буенда туплана, бу исә урманда заманча техника чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә.

Агач тарттыру тракторлары бу эштә иң таралган машиналар булып санала. Алар мобиль, маневрлы, урман бүлемтегенә кереп, кисеп аударылган агачларны җыя һәм аларны урман төяү пунктларына кадәр урнаштыра (тарттырып бара) ала.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегенә ТР Питрәч районының Аркатово авылында яшәүчеләр шалтыратты. Авыл янәшәсендәге Иинка елгасында бик зәгыйфь хәлдәге ысылдавык аккош күренгән. Шушы хәбәр буенча бүлек хезмәткәре Р.Р. Йосыпова белән “Чулпан” ДТКТ башлыгы Ф.К. Гыймадиев урынга чыктылар. Коткарылган кош дәвалау һәм тәрбияләү өчен “Казан зообакчасы” МБУК тапшырылды, ул анда башка, элегрәк Борисково поселогы сулыгыннан коткарып алынган яшь аккошлар белән яшәячәк.

Ысылдавык аккош республика өчен сирәк төр булып тора, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм махсус сакланырга тиеш.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Балтач” ДТКТ хезмәткәрләре В.Шубан авылы мәктәбендә һәм Кече Лыза УГБ мәктәбендә экологик дәрес үткәрделәр. Лекция Су саклау зоналары елына багышланды. Дәрес барышында белгечләр укучыларга су саклау зоналары, суның кеше тормышындагы әһәмияте, аңа карата сакчыл караш турында, шулай ук каты көнкүреш калдыклары, аларның классификациясе һәм аларны юкка чыгару ысуллары хакында сөйләделәр. Дәреснең максаты укучыларның һәм укытучыларның игътибарын каты көнкүреш калдыклары проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт иде. Экологик дәрес узгач тыюлык белгечләре балаларга “Тыюлыклы урыннар” (“Места заповедные”) исемле китап бүләк иттеләр.

Кыш килү белән кошлар һәм хайваннар өчен авыр чор башлана. “Зөя буйлары” ДТКТ хезмәткәрләре алар өчен җимлекләр һәм катырлар әзерләү эшенә кереште.

Катырлар кыргый хайваннарның гомерләре өчен кирәкле булган минерал матдәләр ихтыяҗын канәгатьләрдерә. Табигый катырлар бик аз һәм һәрвакытта да кирәкле урыннарында юк, шуңа күрә ясалма катырларны урнаштыру бик мөһим. Ел саен мөгез алмаштыра торган тояклы барлык хайваннарга билгеле бер күләмдә минераллы тозлар таләп ителә, бу мөгезне торгызу өчен дә, сөяк тукымаларын ныгыту өчен дә кирәк, ә ана хайваннар өчен туклану рационындагы тозларның булуы бала йөрткәндә һәм аны имезгәндә әһәмиятле.

Катырларга кабаннар, куяннар һәм кайбер кошлар да килә. Бүгенге көндә “Зөя буйлары” тыюлыгы белгечләре тарафыннан хайваннар өчен 10 катыр, 2 җимлек һәм кошлар өчен 3 җимлек әзерләп урнаштырылды.

Россия төбәкләре арасында нефть табу буенча Татарстан Республикасы алдынгыларның берсе булып санала. Хәзерге вакытта урман фондында линияле объектларны төзү һәм эксплуатацияләү актуаль булып тора. Урман кишәрлекләрен линияле объектларны төзү һәм эксплуатацияләү өчен тапшыру буенча Татнефть, РИТЭК, Челтәр компаниясе, Газпром кебек зур сәнәгать компанияләре билгеләнгән тәртиптә урман кишәрлекләренә карата аренда шартнамәләрен рәсмиләштерә. Татарстан Республикасында урман кишәрлекләренең арендага бирүчесе булып Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы санала. Бүгенге көндә республиканың урман кишәрлекләрендә линияле объектларны төзү һәм эксплуатацияләү өчен – 800 га артык, файдалану хокукы буенча 250 га артык җир аренда шартнамәләре буенча тапшырылган.     


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

12 ноябрь  - Песнәкләр көне. Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр “кышкы кунаклар”ны – безнең якларда кышларга калучы кошларны: песнәкләрне, купшы чыпчыкларны, карабүрекләрне, күкшәләрне, чечетларны, урман чыпчыкларын каршы алырга әзерләнә. Кешеләр алар өчен азык, шул исәптән “песнәкләр өчен тәм-томнар”: тозлы булмаган чучка мае, кыздырылмаган кабак орлыгы, көнбагыш әзерли, җимлекләр ясый һәм элеп куя.

Халык календарында 12 ноябрь православларның изге Зиновий Песнәген искә алу көне булып тора. Халык ырымнарына караганда, нәкъ менә шушы вакытта песнәкләр, салкыннарны тоя башлап, урманнардан кешеләрнең торакларына якынрак очып килә торган булганнар һәм кешеләрдән ярдәм көткәннәр. Борынгы әби-бабаларыбыз шунысын да билгеләгән: кошлар олаулары белән йорт янына очып килә икән, димәк, менә-менә, салкын кыш киләчәк. Аннан соң бу көнне күзәтеп баручы әби-бабаларыбыз, билгеле бер үзенчәлекләренә карап, һава торышын да әйтеп бирә торган булганнар: песнәк сызгырса – көн аяз булачак, песнәк чинаса – төнлә салкын киләчәк, җимлеккә күпләп песнәк җыелса – буран булачак һәм кар явачак. Песнәкнең рус телендәге “синица” исеме бу кошларның зәңгәр канатлы булганына карап  барлыкка килмәгән, хәтта күпләр шулай уйларга яратса да. Бу кошларның атамасы кыңгырау чыгына охшатып, яңгыратып җырлаулары аркасында  килеп чыккан.

Девятернә урманчылыгы хезмәткәрләре Девятернә поселогы балалар бакчасында “Кышын кошларны очратыйк” акциясен үткәрде. Кошларның файдасы турында сөйләделәр һәм балалар белән берлектә аларның ата-аналары тарафыннан ясалган җимлекләрне элделәр. Кызыл бор кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре шулай ук балалар йортындагы балалар белән акция үткәрделәр.

Салкыннар килү белән утыртмалар өчен җил аудару, кар басу, салкын аркасында ярылу кебек күңелсез күренешләр арта башлый. Һава температурасы ябалдаш зонасында 0-3 градус тирәсендә билгеләнгәч, ботакларда һәм агачларның кәүсәләрендә барлыкка килә торган боз катламнарыннан агачлар да зур зыян күрә башлый. Салкын яңгыр тамчылары ботакларга кунып, тора-бара шунда катып кала һәм тоташ боз хасил итә. Шулай итеп, бозлавык барлыкка килә.

Интенсив бозлавык аркасында боз катламы 3 см алып 5 см кадәр җитәргә мөмкин, ул очракта ботаклар боз сөңгеләренә әверелә. Арта барган боз катламы агачны җиргә бөгә торган урманнардагы мондый күренешләр еш күзәтелә. Ябалдашның рәвешенә һәм күләменә, юанлыгына карап, бозлавыклар агачларга төрлечә тәэсир итә. Хәтта агач кәүсәсе янтаерга мөмкин. Агачсыман таллар гадәттә күп кәүсәле була, аларның ябалдашлары куе һәм киң һәм бозлавык бу агачларның аерылуына китерә. Нарат, бигрәк тә үсенте чорында, бозлавык аркасында еш кына һәлак була. Кар һәм боз ябышканда чыршы сирәк сыгылып төшә, чөнки аның ботаклары болай да түбәнгә таба юнәлеш алган һәм су тиз арада агып төшеп китә, кәүсә өлешендә тупланырга өлгерми. Яфраклы токымнардан туры яфраклы усакка азрак зыян килә, анда кар да, боз да аз туплана. Куаклыклар бозлавыкны барыннан да яхшырак кичерә.

“Татарстан Республикасы ГМХИ” федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматларына караганда, 11 ноябрьдә төнлә һәм 12 ноябрьдә иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә көчле бозлавык көтелә. Фаразланган метеошартларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы төбәк диспетчерлык идарәсе пунктларында тәүлек дәвамын кизү торулы көчәйтелгән эш режимы оештырылды.


 


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның декабрендә Мәскәүдә “Линияле объектлар: хокукый җайга салу 2016 Кыш” ХII Россиякүләм конгрессы узачак. Чара кысаларында 9 декабрьдә “Балчуг Кемпински Москва” кунакханәсендә “Линияле объектларны урнаштыру өчен урман фонды җирләреннән файдалану: урман законнарында революцион үзгәрешләр” темасына россиякүләм конференция узачак.

Фикер алышулар мәйданында түбәндәге мәсьәләләр хакында сөйләшәчәкләр:

- 2016 елда урман кишәрлекләреннән файдалану өлешендә урман законнарындагы революцион үзгәрешләр.

- “Яшел щитлар” өлешендә, төрле урманнарда төзелешләргә кертү өлешендә урман мөнәсәбәтләрен җайга салуны камилләштерү (2017 елның 1 мартыннан башлап). Урман җирләреннән линияле объектларны төзү, үзгәртеп кору һәм эксплуатацияләү буенча файдалануны норматив-хокукый яктан җайга салу.

- Үзагач әзерләүдән аермалы булган башка төрле эшчәнлектә башкарыла торган урман кисүләр. Үзагачны урнаштыру һәм территорияне кисү эшләреннән соң чистарту.

- Урман законнарын бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы. Яңа суд тәҗрибәсе.

- Урман фонды җирләре составында урман кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү өлешендә яңа тәҗрибә. Кишәрлекләрне кисеп үтү, контурлык, вакытлыча үзлек.

Төгәлрәк программа һәм катнашу шартлары турында www.linear.asergroup.ru сайтында.

2016 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР дәүләт гражданлык хезмәте вазифасы буенча кадрлар резервына кертүгә карата конкурсның икенче этабы узды. Билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә һәм вакытында документларын тапшырган барлык кандидатлар да конкурска кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International