Нурлат мәктәп урманчылыгында менә дигән идея тормышка ашырыла. Бишенче һәм алтынчы сыйныфларда укучылар сәнгать остаханәсен ачып җибәрде, анда табигый материаллардан төрле эшләнмәләр ясала. Балалар башта яфракларны киптерделәр, күпсанлы күркәләр, кабырчыклар җыйдылар. Һәркайсы үз сюжетын сайлады. Яфраклардан кошларның, балыкларның, күбәләкләрнең, тиеннәрнең аппликацияләрен; орлыклардан – вазалар, бәйләмнәр һәм күп кенә башка кирәк-яракларны ясадылар. Диана Нуриеваның кул эшләнмәсен барысы да кызыклы дип таныды, ул “Су асты дөньясы”н ясады.
2016 елда “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында колексына үзгәрешләр кертү турында” 28.12.2013 № 415-ФЗ Федераль закон тулы күләмдә үз көченә керде. Аны тормышка ашыру кысаларында үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы уңышлы гына эшләп килә. Система эшен тәэмин итү өчен 20 норматив-хокукый акт – Хөкүмәтнең 14 карары һәм әмернамәсе, Россия Табигать министрлыгының 6 боерыгы кабул ителде.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28.1 статьясының 1 өлеше буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап үзагач белән алыш-бирешләр турындагы декларацияне тапшырмаган яки вакытында тапшырмаган өчен, шулай ук үзагач белән алыш-бирешләр турындагы декларациягә белә торып ялган мәгълүматлар керткән өчен вазифаи затлар һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартыла.
2016 елда 1977 административ эш кузгатылды инде – 1830 эшне урманнар белән идарә итү органнары һәм 147 эшне полиция органнары ачты. Федераль округлар буенча Урман хуҗалыгы департаментлары инспекторлары төзегән административ эшләр буенча 7 422,5 мең сумлык штрафлар салынды.
Хәзерге вакытта үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы актив файдаланыла һәм аннан бик күп кеше файдалана.
Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениеләрендә – урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгын алып бару торышын бәяләү барышында 2016 елның 25 октябрендә кадәр, тапшырылучы хисап белешмәләренең дөреслеген һәм Татарстан Республикасы урман инспекторлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү максатында, урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм чикләү өлешендә осталык кишәрлекләренә ревизия ясала. Тикшерү барышында вазифаи затлар урманнарны законсыз кисү, җирләрне үзирекле биләп алу, шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре таләпләрен бозу очракларын чикләү, техник документациянең билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү буенча эш алып баралар.
2015 елда осталык кишәрлекләренә карата 366 планлы тикшерү үткәрелде, ул вакытта агачны законсыз кисү буенча 56,1 кбм җир ачыкланды. Китерелгән зыянның күләме – 158,1 мең сум. Үткәрелгән контроль ревизияләр саны – 191, 10,1 кбм законсыз агач кисү урыннары ачыкланды. Китерелгән зыян күләме – 30,7 мең сум. Моннан тыш, белгечләр тарафыннан 13 планнан тыш һәм кисәк тикшерүләр үткәрелде, ул вакытта законсыз кисү очраклары ачыкланмады.
Мәскәүдә VIII “Урман һәм кеше” халыкара форумы кысаларында “Лесдревмаш-2016” махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. “Экспоцентр” үзәге территориясендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үз төбәгенең экспозициясен – продукция үрнәкләре белән бергә, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең макетын, МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерә торган “Kastamonu” агач эшкәртү моделен күрсәттеләр. Татарстан стендын караучылар өчен урманчылар шулай ук бал һәм кайнатма белән хуш исле чәй рәвешендә татлы кабымлыклар әзерләделәр.
“Урман һәм кеше” халыкара форумы 2016 елның 27 октябренә кадәр дәвам итәчәк, анда Европа, Америка, Азия илләреннән, Россия предприятиеләреннән, дөньяның барлык илкүләм тармак ассоцияцияләреннән вәкилләр киләчәк, алар урман комплексын үстерү буенча актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк.
Татарстан Республикасында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе дәвам итә. 2016 елның 20 октябренә карата урман биләмәләрен җыештыру эшләрендә, 2016 елның 15 сентябреннән башлап, 1,5 мең тирәсе кеше катнашкан. 488 урман фонды арендаторы,133 предприятие, шулай ук 15 бакчачылык ширкәте актив партнерларга әверелде. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләреннән 855,6 куб метр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 504,1 куб метр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау һәм чикләү буенча 159 рейд чарасы үткәрелде. Рейдлар барышында 35 ККК өеме ачыкланды, хәзерге вакытта алар тулысынча юкка чыгарылды.
Акция барышында 34 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. 86 мәгълүмат щиты, аншлаглар, шулай ук урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган ял урыннары төзекләндерелде. Ел саен акциядә Татарстанның барлык ведомстволары һәм министрлыклары хезмәткәрләре, вузлар, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре актив катнаша. Табигатьне саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитария-экология тирәлеген булдыру.
2016 елның 24 октябреннән 27 октябренә кадәр Мәскәүнең “Экспоцентр” үзәге территориясендә Халыкара VIII “Урман һәм Кеше” форумы узачак, анда Европа илләреннән, Америкадан, Азиядән, Россия предприятиеләреннән, дөньяның барлык илкүләм тармак ассоциацияләреннән вәкилләр җыелачак.
Форумның максаты булып урман комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләшү, тармактагы әһәмиятле проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын эзләү тора. Быел форумның шигаре – “Инвестицияләрне инновацияле үсешкә һәм экологиягә”. Программа кысаларында пленар утырышны, түгәрәк өстәлләрне, семинарларны үткәрү планлаштырыла. Анда катнашучылар шулай ук “Лесдревмаш-2016” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне караячак.
“Лаеш урманчылыгы” ДКУ белгечләре, Лаеш техникумында укучылар белән берлектә, Янтык кишәрлеге урманчылыгының 13 кварталында өстәмә яшь агач үсентеләрен утыртты. Утырту эшләре 10 гектар җирдә башкарылды. Активистлар утырту материалларын махсус кул коралы – Колесов кылычы ярдәмендә утыртты.
Бу урман утыртканда кулланыла торган төп корал. БДБ илләрендә урман хуҗалыкларының күпчелеге төрле агач утыртмаларын җитештерү күләмнәрендә кул белән утырту өчен техникадан файдалану мөмкинлеге булмаган территорияләрдә ЛПЛ-5,5 коралыннан файдалана. Әлеге аббревиатура 5,5 килолы урман утырту көрәге буларак тәгаенләнә. Ләкин мондый аталышы бик сирәк очрый, “Колесов кылычы” ешрак күзгә ташлана.
Хәзерге вакытта урман утырта торган көрәктән файдалану урманны кул белән утыртуның иң уңайлы һәм тиз ысулы булып тора. Урман утырту көрәге 1883 елда Александр Андреевич Колесов тарафыннан уйлап табыла. Ул Харьковтагы игенчелек училищесы директоры була. Училище карамагында урман питомнигы була һәм аңа яшь үсентеләрне утырту эшен җайлаштыру өчен Колесов ЛПЛ-5,5 уйлап таба. Аның тарафыннан нарат үсентеләрен утырту өчен гади һәм уңайлы корал эзләп табу омтылышлары берничә тапкыр нәтиҗәсез тәмамлана. Беренче көрәк (Колесов кылычы) нибары 2 килолы була, ә зурлыгы ЛПЛ-5,5 караганда ике мәртәбә кечкенә һәм хезмәт итү чоры да бер ел гына дәвам итә. Колесов кылычының бүгенге вариантын эксплуатацияләү чоры ун ел чамасы тәшкил итә. Шулай итеп, ялгыша-ялгыша, кулланып карау һәм дистәләрчә көрәк ясап карау юлы белән, агроном барыбер нарат үсентеләрен утыртуны җиңеләйтә һәм тизләтә торган көрәкнең рәвешен, авырлыгын һәм күләмнәрен билгели.
Колесов кылычы белән үсентеләрне утырту эше ике кеше катнашында башкарылырга тиеш. Көрәк белән идарә итүчене кылыччы (көрәк атамасыннан килеп чыга), ә агач үсентеләрен чокырга төшерүчене – утыртучы дип атыйлар. Хезмәткәрләр белергә тиешле әйберләрнең беренчесе – утырту эшләре бары тик паралап кына башкарыла. Эшне башлар алдыннан катнашучының һәркайсы технологик карта белән танышып чыгарга тиеш. Хезмәткәрләр боҗрасы арасындагы ераклык кимендә 2,5 метр булырга тиеш. Колесов кылычын тотучы хезмәткәрнең аяклары көрәкнең хәрәкәт итү юлында тормаска тиеш. Әгәр дә урман утырту көрәге юлында таш яки тамыр рәвешендәге каршылык очрый икән, утырту урынын күчерергә кирәк. Процессны игътибарлы итеп өйрәнү хезмәт сагының төп кагыйдәсе булып тора.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында “Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре, Буа районы 6 санлы УГБМ укучылары белән берлектә, Мокрая Савалеевка авылы тыюлыгы территориясен чистарту эшендә катнашты. Активистлар урманны чүп-чардан, ауган ботаклардан, коры-сарыдан һәм аударылган агачлардан чистартты. Чара барышында 1,5 кубометр чүп-чар җыеп алынды.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы 2016 елның 15 сентябрендә старт алды һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел саен урман биләмәләрен җыештыру эшендә Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары, белем бирү йортларында укытучылар, студентлар, коммерциячел оешмалар, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре, республикада яшәүчеләр актив катнаша.
“Лесхоз УБМ” МББУ ел саен мәктәп урманчылыгы тарафыннан иң яхшы сыерык оясына конкурс игълан ителә. Укучылар арасында иң яхшы оя ясау буенча экология конкурсын үткәрү карары зур кызыксыну уята. Ояның дизайны һәм рәвешләре, “күпфатирлы оя”лар ясау мәсьәләләре килеп туа. Канатлы кошлар өчен йорт төзү эшләрендә балалар гына түгел, ата-аналар да бик теләп катнаша. 2016 елда иң яхшы сыерык оясына конкурсы исәбе буенча кырык җиденче! Актив укучылар 91 оя ясаганнар. Аларның күпчелеге – гади, вазифасы ягыннан уңайлы, гадәттәгечә дип әйтергә була – технология укытучысы Р.Т. Фәйзрахманов җитәкчелегендә ясалды. Алар арасында кабатланмый торганнары, гадәти булмаганнары да бар – кошлар өчен сын мәгънәсендә сарай һәм теремнәр. Конкурска “Арча урманчылыгы” ДКУ белгечләре белән берлектә йомгак ясадылар. Комиссия бердәм тавыш белән түбәндәгечә хәл итте:
I урын – Фәхриев Н. (11сыйн.), Галиәхмәтова З. (8сыйн.), Хәбибрахманов Р. (9-б сыйн.), Мөхәммәтсафин Н. (1сыйн.), Гарипов Р. (5 сыйн.), Зиннатов М. (10 сыйн.), Мөхәммәтсафина Р. (7 сыйн.);
II урын – Сибагатуллина Л. (3 сыйн.), Шәймәрданова А. (7 сыйн.), Фәттахова З. (7 сыйн.), Сибагатуллина Д. (6 сыйн.), Фәттахов С. (5 сыйн.);
III урын – Нигъматуллин Р. (9-б сыйн.), Галәветдинова И. (7 сыйн.), Сәлахов А. (1 сыйн.).
Сыерчык ояларын Сурнар кишәрлеге урманчылыгының урман биләмәләрендә урнаштырдылар.
Урманның тиңдәше булмаган байлык булуы турында һәркем белә, ләкин табигый ресурсларның мәңгелек булмавы турында гына күпләр уйлап та карамый. Көзге салкыннар җиткәч Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары өчен нарат һәм чыршы күркәләрен җыю эше башлана. Балалар урман тәшкил итүче токымнар булган гади нарат белән Европа чыршысының күркәләрен ясалма урман утырту өчен җыя. Күркәләрне алар гадәттә урман посадкаларыннан – ылыслы токымнарның яшь агачларыннан җыеп алалар. Яшь урманчылардан күркәләрне “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ кабул итеп алырга әзер. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ф.Н.Гайнанова билгеләп үткәнчә, “күркә арифметикасы” күләмнәре белән таң калдыра. Әйтик, мисал өчен, җыеп алынган өч тонна күркәдән 30 кило орлык чыга, алардан киләчәктә бер миллион тирәсе чыршы үстерергә мөмкин булачак.