ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе

Бөтенроссия агач утырту көнендә тыюлык хезмәткәрләре һәм 25 укучы Шушма кушылды булган Норма елгасы ярында 100 чыршы һәм 250 карагай үсентесе утыртты.


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

Лаеш урманчылыгының урман фонда территориясендә 20 майда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Лаеш муниципаль районының көч һәм чараларын янгын вакытында бергә эшләтү буенча өйрәнүләр уздырыла. Анда катнашучылар 9.00 сәгатьтә җыела башлый. Адресы: Лаеш, Лебедев ур. 57 й.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты һәм Мәскәү өлкәсе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештырган бу конкурста Россия Федерациясенең 46 субъектыннан 101 кеше катнашты.

«Урман белемнәре һәм урман үстерү» номинациясендә I урын һәм РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Дипломы Арча районы “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы вәкиле, Урман хуҗалыгы урта мәктәбен тәмамлаучы Марат Зәйнуллинга, “ТР Арча урманчылыгы шартларында агач орлыгы чималының сыйфат күрсәткече буларак чыршы тубырчыкларының морфологик үзгәрүчәнлеге” дигән эше өчен бирелде. Бу эшне ул биология укытучысы Н.И.Сафиуллина җитәкчелегендә башкарган, фәнни консультанты – КДАУ доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Н.М.Ятманова.

«Кастамону Интейгред Вуд Индастри» заводы мәйданнарына республика урман хуҗалыкларыннан агач ташу яңартылды. Хәзергәчә Алабугага 120835 кубометр агач ташылган.

«Алабуга» аерым экономик зонасының административ бинасында узган киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев алып барды. Җитәкче-урманчылар һәм тармак оешмалары директорлары агач әзерләү һәм Урман транспорт компаниясенең аны ташуы турында хисап бирделәр.


18
май, 2014 ел
якшәмбе

Агач утыртуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе А.А.Сәфәров, КР Бакчасарай район хакимияте башлыгы И.Р.Үмәров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г.Мусин катнашты. Утырту өчен үсентеләр «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБИнең базислы урман питомнигыннан китерелгән иде. Яңгырга да карамастан (ә ул үсентеләр ныгып китсен өчен иң яхшы шарт булып тора), агач утыртуга шактый күп Бакчасарай кешеләре килде.


17
май, 2014 ел
шимбә

Гадел Баязитов, Альбина Әлмиева, Раушания Камалова һәм Нияз Таҗмиевтан торган Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Казанның «Манеж» җиңел атлетика комплексында узган 500 метрга эстафета узышында уңышлы чыгыш ясады


16
май, 2014 ел
җомга

Түбән Новгород ярминкәсендә, 16нчы Халыкара «Бөек елгалар» фәнни-индустриаль форумы кысаларында, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы» № 415-ФЗ законына ярашлы рәвештә йомры агач материаллары әйләнешен көйләү белән бәйле нормаларны һәм кагыйдәләрне аңлату буенча «түгәрәк өстәл» үткәрелде.

Россия скаут-эзәрмәннәренең Россия милли оешмасы (НОРС-Р) белән берлектә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештырган «Урман патруле» янгыннан саклау акциясе кысаларында, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан скаутлары» республика үзәге, Татарстан мәктәп урманчылыклары һәм Министрлык вәкилләренең очрашуы булып узды.

Анда урман фондын бергәләп патрульләү, халык белән урманнарны янгыннардан һәм хокук бозулардан саклау турында пропаганда-үгетләү эшләре алып бару турында килешенде.

 «Рослесинфорг» ФДУП Казан филиалының Шәһәр яны урманчылыгы җирләрендәге күнегүләр полигонында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм урманчылары урманнарны таксацияләү буенча өйрәнүләрдә катнаштылар, урманнарны дәүләти инвентаризацияләү буенча лекция тыңладылар, үткәрелгән урман хуҗалыгы чараларын бәяләү буенча киңәшләр алдылар. Күнегүләр белән «Рослесинфорг»ның «Идел буе урман проекты» филиалының баш инженеры Николай Петухов җитәкчелек итте.


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрү барышында 91 бозыш ачыкланган, административ хокук бозу турында 63 беркетмә төзелгән, шул исәптән 10 беркетмә РФ КоАП 8.31 ст. буенча 9 физик затка һәм 1 вазифалы затка; 53 беркетмә РФ КоАП 8.39 статьясы буенча 53 физик затка. Административ җаваплылыкка 37 физик зат һәм 1 вазифалы зат тартылган. 80.7 мең сумлык штрафлар салынган. Бозучылардан әлегәчә 6 мең сумлык штраф түләтелгән.

Хисап чорында 45 каты көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыны ачыкланган, тулай күләме 66.5 кубометр, мәйданы 1769.5 кв.м.. Шуларның 1769.5 кв.м мәйданлы 38е бетерелгән, 66.5 кв.м чүп-чар рөхсәтле чүплекләргә ташылган.

Урманчылыкларда юл һәм трасса буйларындагы урманлыклар 8 гектар мәйданда 18 кубометр коры-сарыдан чистартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International