ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Аксубай урманчылыгында тулы бер пропаганда десанты оештырылды: урман культуралары инженеры Марсель Моратшин, кишәрлек урманчылары Алексей Данилов, Илдар Хәмидуллин, Николай Горбунов – Аксубай муниципаль районындагы гимназияләрдә һәм мәктәпләрдә булдылар, анда Урман дәресләре үткәрделәр, балаларга үзләренең хезмәте һәм урманнарның файдасы турында сөйләделәр. Укучыларның күп кенә сорауларына җавап биреп, аларны булган урманнарны сакларга, ял вакытында урманнарда булу кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буа шәһәре кубогына барган ярышларда 25 балыкчы катнашты. Күзәтүчеләр буларак ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы урынбасары, “Зөя буйлары” ДТКТ башлыгы И. Гыйбадуллин һәм ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 1 категорияле белгеч Н. Белов катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан алар катнашучыларны “Балык тоту максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләре” белән таныштырдылар.

Ярышларда тәҗрибәле һәвәскәр балыкчы Рөстәм Галиәкбәров җиңде, ул 2 кило да 750 грамм балык тотты. Җиңүче балыкчыларга тыюлык белгечләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

“М.Е. Сергеев ис. Нурлат гимназиясе” МАБУ мәктәп урманчылыгы әле күптән түгел, 2015 елның  октябрендә генә оештырылды. Мәктән урманчылыгының җитәкчесе – Фәнис Гаязов, технология укытучысы. Мәктәп урманчылыгында катнашучылар – 6-8 сыйныф укучылары. Гамәли һәм сынап-тикшереп карау эшләрен алып бару өчен “Нурлат урманчылыгы” ДКУ урман фондыннан аларга гомуми мәйданы 50 гектар булган урман кишәрлеге бүлеп бирелде.

Шушы көннәрдә Нурлат урманчылыгында эшләүчеләр, шәһәр гимназиясенең шефлыкка алынган Мәктәп урманчылыгы белән берлектә Чияле-Аланлы кишәрлеге урманчылыгы аша үтә торган юл буендагы агачларга 20 артык сыерчык оясы элеп чыктылар.

Ояларны гимназия укучылары хезмәт дәресләрендә Фәнис Гаязов җитәкчелегендә әзерләгәннәр.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Директор Афанасий Данилов студентларны көллият кунаклары – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет рәисе Евгений Гуськов һәм Рослесинфоргның Казан филиалы директоры Айрат Якупов белән таныштырды.

Урман хуҗалыгы ветераны Евгений Александрович Гуськов урман хуҗалыгы техникумында узган студент еллары, үзенең һөнәри юлы турында сөйләде, заманча урман хуҗалыгын үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты һәм хәзерге студентларга үзенең киңәшләрен бирде.

Рослесинфоргның Казан филиалы директоры Айрат Якупов үз оешмасының эш юнәлеше турында сөйләде, студентларны җитештерү тәҗрибәсенә чакырды.

 

 

 

Республиканың уку йортларында Урман дәресләре уза. “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторларыннан бертуган Бубыйлар исемендәге “Иж-Бубый” МДБУ укучы балалар урман һәм аның кеше өчен файдасы турында бик күп мәгълүмат белделәр.

Тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин үз чыгышында билгеләп узганча: “Әгәр дә безнең борынгы ата-бабаларыбыз урманнан яшәр өчен файдаланырга мәҗбүр булган булса, хәзерге урманчылар өчен исә аны торгызу чоры килеп җитте. Урманчыларга агач утыртуда һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен республикада елга ике тапкыр – язын һәм көзен – “Урман утырту көне” акцияләре уза”.

         Дәрестән соң “21 март – Халыкара урман көне” анкеталары таратылды, барлык катнашучылар да аларны зур теләк белән тутырды, үзләренең урман һәм аны саклаучы кешеләр турында белемнәрен күрсәтте.

Алар Буаның берничә мәктәбендә булдылар. Лекцияләр барышында “Зөя буйлары” ДТКТның 2 категорияле белгече Л.Зарипова мәктәптә укучыларга су саклау зоналары, аларның башка территория зоналарыннан аермасы, хуҗалык эшчәнлеген чикләү зарурлыгы хакында сөйләде.

Лекциядән соң викторина уздырылды, актив катнашучы укучыларга тыюлык бүләкләре тапшырылды.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Әхмәдулла Һади улы Газизуллин – атаклы галим-урманчы, Югары мәктәпле халыкара фәннәр академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы.

Әхмәдулла Газизуллин 2000 елда Казанда Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе карамагында урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе була. 2002 елда урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана, соңыннан кафедра урманчылык һәм урман тармагы икътисады кафедрасы итеп үзгәртелә. Ул Татарстан урманнарында тоташ булмаган кисүләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча зур фәнни эш башкара. Урманнарны прогрессив тоташ кисүләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Саба урман хуҗалыгы урманчылары төркеме составында 2003 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була.

 2010 елда академик А.Һ. Газизуллин җитәкчелегендә, Саба урман хуҗалыгының укыту-сынаулар үткәрү базасында 13 фәнни эш башкарыла, аларның икесе Санкт-Петербургның урман-техника академиясе галимнәренеке.

Хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  in vitro фәнни лабораториясе оештырылды һәм усакларның кыйммәтле генотип токымнарының утырту материалларын клонлаштыру нигезендә тәҗрибәле урман плантацияләре булдыру эше башкарыла.

 

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, ябык тамыр системасы белән үсентеләр үстерү буенча заманча комплекста беренче ротация – 4 миллион данә гади нарат орлыкларын чәчү эшләре башланды.

Утырту материаллары теплицада май аена кадәр үсәчәк. Нәкъ менә шул чорда алар таратыла башлый да: урман хуҗалыгында урман-утырту эшләре үткәрелә. 15 сентябрьгә кадәр таратып бетерелмәгән материаллар теплицалардан кырларга, үстереп бетерү өчен утыртылачак.

 


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Халыкара урман көнендә Казан дәүләт аграр университеты студентлары каршында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин ачык лекция белән чыгыш ясады. “Бүген сезгә чын урманчы килде: мин гомерем буе урман хуҗалыгы системасында эшләдем”, – дип башлады үзенең чыгышын Харис Гайнетдин улы. Ул урманнарның әһәмияте, урман хуҗалыгында эшләүчеләргә карата нинди таләпләр куелуы турында җентекләбрәк сөйләде, студентларның игътибарын урманчыга йөкләнгән җаваплылыкның бик зур булуына юнәлтте. “Мин үз хезмәткәрләремә һәрчакта да: “Урманда эшләргә кирәкми, урманга хезмәт итәргә кирәк. Урман – теләсә нинди җирлекнең каркасы ул, әгәр дә син аны киссәң яки тиешле итеп утыртмасаң, шул рәвешле ул 150 ел үсәчәк. Кеше дөрес булмаган карар кабул итә икән, аның хатасы җир йөзендә 150 ел яшәячәк. Шулай булгач, ватанга хезмәт урманны кайгыртудан башлана”.

Лекциясенең азагында Х.Г. Мусин анда катнашучыларның барысын да Халыкара урман көне белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

Татарстан Радиосының “Яңа көн” мәгълүмат чыгышында Харис Мусин радио тыңлаучыларны Халыкара урман көне белән котлады һәм Җир экологиясе өчен урманнарның әһәмияте турында, бәйрәмнең тарихы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яклау һәм үрчетү буенча инициативалары хакында сөйләде.

Министрның беренче урынбасары Х.Мусин радио тыңлаучыларның сорауларына да җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International