ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Операция узган елның 10-31 декабрендә ылыслы яшь агачларны законсыз кисүдән саклау максатында үткәрелде. Яңа ел чыршыларын һәм наратларын сату-алуга килешүләр төзү хокукына аукционнар нәтиҗәләре буенча сатуга 20.8 мең үсенте һәм 58 тонна ылыслы ботак чыгарылды. Урманчылык белгечләреннән торган мобиль төркемнәр билгеләнгән маршрутлар буенча ТР буенча РФ МВД территориаль органнары хезмәткәрләре белән бергә контроль ясап йөреп, ылыслы яшь агачларның сакланышын тәэмин итте. Нәтиҗәдә барлыгы 32 бозу очрагы ачыкланып, урман хуҗалыгына салынган зыян 55 мең сум дип билгеләнде. Хәзергәчә шуның 34 мең сумы ирекле рәвештә түләнгән.

Федераль дәүләти урман күзәтчелеген (урман саклауны) һәм янгын күзәтчелеген 658 дәүләти урман инспекторы башкарды.

Тикшерүләр барышында 56 хокук бозу ачыкланды, шулар буенча 55 административ җәза билгеләнде, шул исәптән 47 юридик һәм 7 вазифалы затка административ штраф салынды, 1 вазифалы затка кисәтү ясалды. Ел эчендә урманчылыкларның урман саклау службасы урманнарда патрульлек итү барышында 647 хокук бозу фактын теркәде.

Урман законнарын бозучы затларның ачыкланышы 98 процент. 2015 елның 1 январендагы торышта 19 материал буенча җинаять эше кузгатылып, 6 бозучы җинаять җаваплылыгына тартылды.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең республика һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчеләре катнашындагы киңәйтелгән йомгаклау утырышы 30 январьда министрлыкның административ бинасында уздырыла.

Бу көндә барлык мәктәп урманчылыкларында “Кошларны ашатыгыз!” акциясе уздырылды. Хезмәт дәресләрендә йөзләрчә сыерчык оясы һәм җимлек ясалды, аларны балалар мәктәп яны бакчаларына, балалар бакчалары территорияләренә, юл буе агачлыкларына, урманчылар белән бергә урман яланнарына элеп чыктылар.

Россиядә бу көн язучы Евгений Носовның туган көнендә үткәрелә. Ул үзенең дусты А.Яшинның “Кышын кошлар ашатыгыз!” шигырен укып, көз саен кош җимлекләре элә, шәһәрдәшләрен дә шул эшкә җәлеп итү өчен шигырь язылган листовкалар ябештерә торган булган. Ул шигырьдә: “Кышын кошлар ашатыгыз, төрле яклардан ишек төпләрегезгә канатлы дусларыгыз кайтып җыелсын” дигән сүзләр бар.

Тыюлыкларның инспекторлык службасы былтыр 2122 рейд үткәреп, ачыкланган бозулар буенча 669 беркетмә төзегән. 570 карар чыгарылган, барлыгы 1156 мең сумлык административ штраф салынган, шуның 688 меңе түләтелгән.

Бозучыларга 329.5 мең сумлык дәгъвә белдерелгән, шулардан 280.8 мең сумлык 57 дәгъвә түләтелгән. Дәүләти экологик күзәтчелек вакытында тыюлык инспекторлары 373 административ бозу коралын, шул исәптән 365 балык тоту ятьмәсен йолып алган.


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Финанслар һәм бухгалтерлык хисабы һәм контроле бүлегенең башкаручы белгече Әлфия Әгъзәм кызы Җамалиева тармак оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген ревизияләү белән шөгыльләнде. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин аңа үз эшенә җаваплы каравы, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2015 елда урман янгыннарын сүндерү планы төзелде. ИФО УХД матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, ИФО Урман хуҗалыгы департаментына урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары проектларын беренче булып Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе биргән.

Министрлыкка проектларны карау нәтиҗәләре буенча Департамент әзерләгән йомгаклау юнәлтеләчәк.

Республиканың алдагы ике-өч елда утырту материалы белән тәэмин ителеше, урманнарны яңадан торгызуның сыйфаты урман хуҗалыкларының бүген орлык хәзинәләренә бәйле. 2014 елда 1431 кг ылыслы токым орлыклары, 80059 кг яфраклы токым орлыклары, шул исәптән 78.4 кг сабакчалы имән чикләвеге әзерләнде.

Ылыслы токым орлыкларын әзерләүдә югары күрсәткечләргә “Кайбыч махсус урман орлыкчылыгы” (планга карата 206%), “Минзәлә урманы” (208%), Саба өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (241%), “Алабуга урманы” (133%), Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (120%) иреште.

Республиканың алдагы ике-өч елда утырту материалы белән тәэмин ителеше, урманнарны яңадан торгызуның сыйфаты урман хуҗалыкларының бүген орлык хәзинәләренә бәйле. 2014 елда 1431 кг ылыслы токым орлыклары, 80059 кг яфраклы токым орлыклары, шул исәптән 78.4 кг сабакчалы имән чикләвеге әзерләнде.

Ылыслы токым орлыкларын әзерләүдә югары күрсәткечләргә “Кайбыч махсус урман орлыкчылыгы” (планга карата 206%), “Минзәлә урманы” (208%), Саба өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (241%), “Алабуга урманы” (133%), Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (120%) иреште.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Рослесхозның пресс-службасы хәбәр иткәнчә, 2015 елның 6 январенда Россия Федерациясе Хөкүмәте “Агач белән алыш-биреш декларациясен бирү кагыйдәләрен раслау турындагы” 11нче карарны кабул иткән. Карар РФ Урман кодексына 28.12.2013 № 415 Федераль законы белән кертелгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә әзерләнгән.

Карар агач белән алыш-биреш турында декларация бирү тәртибен билгели һәм декларациянең формасын раслый.

Кертелүче кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, агач белән алыш-биреш итүче, шул исәптән Россия Федерациясенә кертү һәм аннан чыгару максатында алыш-биреш итүче юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр агачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-биреш итүнең автоматлаш­тырылган бердәм дәүләти информация системасы операторына агач белән алыш-биреш итү турында электрон документ формасында, тулай кулланыштагы информа­ция-телеком­муни­ка­ция челтәрләрен, шул исәптән “Интернет” информация-телекоммуникация челтәрен, шул исәптән дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталын кулланып  электрон рәвештә имзаланган декларация бирәләр.

Агач белән алыш-биреш турында декларация агачны атказу, шул исәптән Россия Федерациясеннән чыгару турында килешү төзелү, үзгәртелү я туктатылу көненнән соң 5 эш көне эчендә, ләкин агачны озату көненнән бер көнгә дә соңармыйча бирелә.

Агач белән алыш-биреш декларациясен анда катнашучы ике як та һәр алыш-биреш буенча бирә.

Алыш-бирештә катнашучылар шулай ук ай саен Агачны һәм аның белән алыш-биреш итүләрне исәпкә алуның бердәм дәүләти автоматлаштырылган белешмәләр системасына (ЕГАИС) иялек хокуклары алыш-бирештә катнашучы берәүдән икенчегә күчкән фактик сортимент күләмнәре турында белешмә бирәләр.

Карар 2015 елның 1 июленнән үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International