Тыюлык белгечләре бакча балаларына кышкы суыкларда кошларның кеше яшәгән урыннарга якынрак җыелуы, бу вакытта алар өчен җимлекләр эләргә кирәклеге турында сөйләде. Шуннан соң балалар, олылар белән бергә җимлекләр ясап, аларны бакча ишегалдына чыгарып элделәр.
Азакта инспекторлар балаларга кошларны нинди көннәрдә ничек ашатырга кирәклеген, гел ашатып торсаң киләсе язда кошларның күбрәк булачагын, ә аларның агачларны зарарлы бөҗәкләрдән саклаячагын аңлаттылар.
Министрлыкта яңа урманнарга нигез салырга карар ителде. Күмәк Урман утырту көннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, сугыш ветераннарының истәлеген саклауга булышачак. Истәлек аллеяларын һәм скверларын нигезләү былтыр көздән үк башланган иде.
Әлегәчә муниципаль берәмлекләрдән белешмәләр җыелып анализланды, алардан күренгәнчә, 2015 елда Җиңү урманнарында 400 мең үсенте утыртылырга тиеш. Министрлык патриотик акциядә катнашырга теләүчеләрнең барысын да югары сыйфатлы утырту материалы белән тәэмин итәргә әзер.