Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Мәхмүтов Рәмил Мөхәммәтович, үз ихтыяры буенча, РФ Хезмәт кодексының 1нче ө. 3 пунктында һәм “РФ дәүләти гражданлык хезмәте турындагы” ФЗ 33 ст. 1нче ө. 3 пунктында каралган нигезләмәләр буенча ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкарудан бушатылды.
Тере Троица чиркәве тиешле срокларда тапшырылды, 2013 ел азагында зыян күргән православие храмнарын яңадан торгызу дәвам итә. Хәзерге вакытта ”Әлмәт-урман” һәм Кызыл Йолдыз-урман” дәүләти казна оешмалары бизәү эшләрен төгәлләп килә. Йола корылмалары Казан епархиясенә август азагында – Республика көне алдыннан тапшырылачак.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы (Рослесхоз) югары уку йортларының студент һәм аспирантлары арасында урманчылык законнарын хокукый куллану мәсьәләләре буенча иң яхшы эшләргә халыкара конкурс үткәрә.
Конкурста беренче урынны алган өчен 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен – 15 мең сум премия һәм дәрәҗәле дипломнар биреләчәк.
Бу конкурста Казан дәүләт Аграр университеты студентларының эшләре дә катнаша.
“Башваткыч” программасы редакциясе Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларында эшләүче өч кешене урманчылык, флора һәм фауна буенча белемнәрен кроссворд чишүдә күрсәтергә чакырды. Алар анда белемнәрен генә түгел, иҗади осталыкларын да күрсәттеләр – урман турында табышмаклар әйттеләр, җыр җырладылар.
“Башваткыч” программасы эфирга һөнәри бәйрәм – урманчылар көне алдыннан чыга.
Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев эш визиты белән Австрия республикасында булды һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының индустриаль үсеш (UNIDO) буенча генераль директоры Филипп Шолтес (Philippe R.Scholtes) әфәнде белән очрашты. Алар ЮНИДО һәм Глобаль экология фонды белән бергә Татарстанның эре елга буйларындагы сулык саклау зоналарына урман утырту проектын тикшерделәр.
Визит барышында Наил Мәһдиев Австрия Җир, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирәлек һәм экология министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Johannes Shima әфәнде белән дә очрашты, анда Татарстанның урман хуҗалыгы турында доклад укыды.
2014 елның 17-18 июлендә Германиянең Мюнхен шәһәрендә узган INTERFORST-2014 халыкара күргәзмәсе кысаларындагы “Генетика, урман утырту һәм яңарту, климат үзгәрешләре” дигән Россия-Германия фәнни конференциясендә катнашып, Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзү перспективалары һәм аның Россия Федерациясе имәнлекләрен саклау һәм тергезүдәге роле” дигән темага доклад ясады.
Урманчылык эшчәннәре ел саен урман корылмалары планлаштыру, төзү һәм урнаштыру буенча зур эш башкаралар. 2013 елда республиканың урман фондында 135, ә быел 130 яңа ял урыны булдырылды. Һәр шундый кече архитектура корылмасы үзенчәлекле һәм табигый стильдә эшләнгән. Барысы да автомагистральләр буендагы урман яланнарына куелган.
Делегация составында шулай ук Карелия башлыгы урынбасары, Карелиянең Россия Федерациясе Президенты каршындагы даими вәкиле Михаил Соколов һәм Карелия табигатьтән файдалану һәм экология министры Виктор Чикалюк бар.
Кунак итү программасында – Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларында очрашулар, танышулар, тәҗрибә уртаклашулар.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм БМОның индустриаль үсеш буенча Глобаль экология фонды (ЮНИДО) арасында икеяклы хезмәттәшлек кысаларында урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Германия Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау федераль министрлыгы тарафыннан дүрт елга бер үткәрелә торган 12нче INTERFORST-2014 халыкара күргәзмәсендә катнаша.
Мюнхенда узучы INTERFORST-2014тә агач эшкәртү өлкәсендәге заманча технологияләр күрсәтелә. Күргәзмә белән янәшә фәнни конференцияләр дә үткәрелә. Россия-Германия урман фәнни конференциясе планына министр Наил Мәһдиевның чыгышы да кертелгән.
“Россия аллеясы” бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында үткәрелә торган интернет аша тавыш бирүдә Севастопольнең Җиңү паркында корылачак беренче Россия аллеясында Татарстан символы буласы үсемлек билгеләнә. ruspriroda.ru порталында иң күп тавышлар сабакчалы имәнгә бирелгән, аның артыннан юкә һәм нарат килә.
Тавыш бирү 31 августка кадәр барачак.