ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә Эколог көненә багышланган тантаналы чара үткәреләчәк. Аның кысаларында “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында җиңүчеләр бүләкләнәчәк. “Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны тергезү” номинациясендә биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе Индира Томаеваның “Татарстан Республикасы дәүләти табигать тыюлыклары базасында экологик аң-белем бирү” проекты халыкара жюри карары белән иң яхшы дип табылган һәм Гран-при алачак.


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Июньдә “Укыту-методика үзәге” ФБИ, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы боерыгы белән расланган Мәктәп урманчылыкларын үстерү хәрәкәте программасын тормышка ашыру кысаларында, Россия Федерациясе мәктәп урманчылыкларының читтән торып катнашлы смотр-конкурсын үткәрә. Конкурс турында Кагыйдәләр Укыту-методика үзәгенең www.fgumc.ru сайтында бирелгән.

2012 елгы смотр-конкурс йомгаклары буенча Россиянең иң яхшы мәктәп урманчылыклары арасында Мамадыш урманчылыгының Олыяз лицеендагы мәктәп урманчылыгы билгеләп үтелгән иде.

Операция барышында, 25 апрельдән 3 июньгә кадәр, табигать саклау службалары республика сулыкларында актив патрульлек иттеләр. Татарстан табигать тыюлыклары инспекторлары “Уылдык чәчү-2013” операциясен үткәргәндә 155 бозучыны ачыкладылар, 101 беркетмә төзелде, ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгына 14 материал тапшырылды, браконьерлардан 55 җәтмә, 21 “экран”, 14 башка төр законсыз балык тоту коралы йолып алынды, 103 мең сумлык штрафлар салынды.


3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Шундый девиз белән Бөгелмәдә Студентларның XIV республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә Лубян урман-техник колледжы студентлары да катнашты. Беренче урынга “Магнитланган суның гади нарат үсентеләренең тишелеп чыгуына һәм үсешенә йогынтысы” дигән тикшеренү эше белән 3 курс студенты Игорь Матвеев (җитәкчесе В.А. Кульгеев) лаек булды. Аның шушы ук эше Х Бөтенроссия “Подрост” юниорларның урман бәйгесендә Икенче урын алган иде. Колледж студентлары Денис Фомин һәм Константин Маслов “Кәрәзле телефонның геодезик прибор белән үлчәү нәтиҗәсенә йогынтысы” (җитәкчеләре Д.А.Юшков) дигән темага фәнни эш белән Беренче урынга лаек булды.

31
май, 2013 ел
җомга
 «Сез барыгыз да мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган эш белән шөгыльләнәсез, һәм мин, чын күңелдән, университет коллективына күпкырлы эшчәнлегендә киләчәктә зур уңышлар, студентларга төпле белем һәм  илебездәге урман сәясәтен һәм икътисадын нәтиҗәле итеп алып бару өчен карарлар кабул итәрлек батыр фикерләү сәләте телим”, - дип әйтелә ТР Президенты Р.Миңнехановның котлау хатында.

Университет төзелүгә 210 ел тулуга багышланган тантаналар программасы кысаларында “Агач эшкәртүнең заманча мәсьәләләре” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә агач эшкәртүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, һөнәри осталык алмашу, илләр арасында хезмәттәшлек урнаштыру күздә тотыла.

СПбДУТУ Киңәйтелгән Галимнәр киңәшмәсендә ректор А.Селиховкин “Урман-техника белеме һәм фәненең 210 еллык тарихында күренекле даталар һәм вакыйгалар” темасына доклад белән чыгыш ясаячак. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Мусин катнаша.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Урман тармагы буенча дөньяда иң борынгы югары уку йорты булган әлеге университет лидер һәм заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы һөнәри белем бирүнең ышанычлы гаранты репутациясен яулап алды. Ул урман җәмәгатьчелегенә Россиядә җәһәт үсеш кичерүче фәнни үзәк буларак билгеле.  

Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург урман-техника  университеты арасында хезмәттәшлек шактый бай тарихка ия. Әлеге югары уку йорты белән татар халкының билгеле уллары, күренекле галим-урманчылар, Россия Табигый фәннәр  академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ф.В Әгълиуллин һәм профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы В.В.Загреев исемнәре бәйле.

Бүгенге көндә  урман-техника университеты галимнәре һәм белгечләре Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы комплексын фәнни тәэмин итүдә гамәли ярдәм күрсәтә, Татарстан белгечләренең Финляндиягә стажировкага баруы да Санкт-Петербург университеты ярдәме белән оештырылды.

24
май, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Һөнәрче остаханәләре, Табип йорты һәм Борынгы Болгардагы Хан сарае территорияләрен яшеллләндерү һәм матурайту буенча эшләр башкарды. Болгар урманчылыгы һәм “Болгар урманы” ДБУ хезмәткәрләре борынгы шәһәр территориясендә 650 төп агач-куак һәм җиләк-җимеш агачы үсентесе утыртты.  Урман утырту көнендә Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам кабул итүгә багышланган тантаналы чаралар уздыру урыннарына бару маршрутлары буенча урманчылар һәм шәһәр халкы чыршы, нарат, миләш һәм алмагачларның төрле сортларын утыртты. Барлык үсентеләрне дә урман питомниклары түләүсез бирде.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Урман фондында агач утырту эшләре беткәннән соң ук, Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен уздырды. Алар рәсми булмаган чүплекләрне һәм урман каршындагы, юл буйларындагы чүплекләрне чистартты, шулай ук милли бәйрәмебез Сабантуй булачак территорияләрне рәткә китерде.

Саба урманчылыгы чигендә делегацияне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев каршы алды. Шуннан соң, министрлык эшләре белән идарә итүче Гадел Галиуллин һәм Саба урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Васил Гыйззәтуллин  Финляндия Республикасы Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгы Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юха Ояланы Саба урманчылыгы урман хуҗалыгы комплексы объектлары – елына элиталы ябык тамыр системалы 12 миллион үсенте җитештерә торган Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге, өченче типтагы янгын-химия станциясе белән таныштырды. Юха Ояла әфәнде Россия һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәк куйды һәм урманчылык дендробакчасында истәлекле туя агачлары аллеясына нигез салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International