ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы һәм традицион рәвештә 24 майда уздырыла торган Европада парклар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Милли музееның Кышкы бакчасында “Казанның бакчалары һәм парклары” каталогын тәкъдим итү кичәсе булачак. М.Новикова һәм Г.Юпина төзегән каталогта башкалабызның парклары һәм бакчалары турында мәгълүмат, күбесе әле беренче тапкыр басыла торган 200 дән артык фотография тупланган.  Чарада музейның Профсоюзная урамындагы бинасы тирәсендә скверда утырту өчен Шәһәр яны һәм Яшел үзән питомникларында үстерелгән 100 гә якын үсенте – каен, чыршы, алмагач, каштан, миләш һәм балан  биргән Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашачак.
Свияжск утрау-шәһәрендә төзелеш һәм реставрацияләү эшләрен башкару буенча киңәшмә Протоколы буенча, Идел буе урманчылыгы белгечләре Яшел Үзән районы  башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм мәктәп урманчылыклары белән бергәләшеп, тергезелеп килүче рус мәдәнияте һәйкәле  территориясендә агачлар һәм куаклар утырту оештырды.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Туган авылны төзекләндерү буенча өмәгә авыл халкының барысы да диярлек чыкты. Бу эшне Кичке таң авылы башлыгы З.Нуриев оештырды. Агач утыртуда аларга зур ярдәмне  “Кичке таң” ГПКЗ җитәкчесе А.Фәйзуллин, заказник дәүләт инспекторы, участок урманчысы Җ.Кәримов белән Әгерҗе урманчылыгының Шаршады участогы мастерлары күрсәтте. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы А.Данилов өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм агач утырту традициясенең дәвам итүенә ышануын әйтте.

21
май, 2013 ел
сишәмбе

Табигатьне саклауда зур өлеше һәм экологик эшчәнлеге, Татарстан Республикасы урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча чараларда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм бүләкләре пенсионер Равил Закировка һәм Яңавыл урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективына тапшырылды. Тантаналы чарага узган елгы Парклар маршы җиңүчеләре – Искәндәр Шәфигуллин (Яңавыл мәктәбе), Фәнис Кәбиров (Арбор мәктәбе) һәм Илүзә Габбасова (Шишенер мәктәбе) чакырылган иде.

Балалаларның барлык иҗади эшләрен Балтач районы мәгариф бүлеге, бәйрәмдә катнашкан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм “Балтач” заказнигы белгечләре  югары бәяләде.

Тәтештә мәктәпкәчә тәрбия оешмалары хезмәткәрләренең зона семинары узды. Семинар программасына «Долгая Поляна» ДТКЗына экскурсия кертелгән иде. Биредә семинарда катнашучылар заказник хезмәткәрләренең экология-туган якны өйрәнү буенча эшчәнлеге белән танышты. “Әкият” экологик агитбригадасында тәрбияләнүчеләр кунакларга табигатьне саклау буенча программа күрсәтте, туган як турында шигырьләр сөйләде.

       Семинарда катнашучылар -  “Эко – “Яшел флаг” мәктәпләре” программасы координаторы О. Мадисон, “Урманны өйрәнү” программасы Халыкара координацион үзәк менеджеры Нина фон Реесли (Норвегия), Россия Федерациясе һәм Татарстан шәһәрләренең мәктәпкәчә оешмалары хезмәткәрләре “Долгая Поляна” табигый заказнигы белән танышып, андагы белгечләрнең үсеп килүче буынга экологик белем бирү дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

Очрашу башланганда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы делегацияне кунакчыл Татарстан җирендә сәламләде һәм республикабызга килгән өчен рәхмәт белдерде. Илдар Халиков соңгы елларда Татарстан һәм Финляндия арасында хезмәттәшлек яхшы темплар белән бара дип ассызыклады: югары дәрәҗәдә сәяси очрашулар уза, эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.

Статистика буенча, яңа урман утыртуда 736 000 нән артык кеше катнашты. Бер көн эчендә 27 000 000 кә якын агач утыртылды. Яңа урман 8700 гектар мәйданда барлыкка килде.

Бәйгенең юбилей финалына Россия Федерациясеннән йөздән артык иң яхшы эш тәкъдим ителгән иде. Шулар арасына Татарстаннан ике эш керде. Бу эшләрне Лубян урман-техник колледжы студентлары Игорь Матвеев һәм Заһир Әскәров башкарды. И.Матвеевның “Магнитланган суның гади нарат үсентеләренең тишелеп чыгуына һәм үсешенә йогынтысы” темасына эше “Һөнәри эшчәнлеккә әзерлек” номинациясендә Икенче урынга лаек булды.

"Ашыт" дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре районның 12 мәктәбе укытучылары һәм укучыларының агач утыртуда катнашуын оештырды. Алар мәктәп яны участокларында яхшы үсә торган төрле агач токымнарының 3 мең үсентесен утыртты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International