"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы һәм Төбәк диспетчерлык идарәсе пункты (ТДИП) урман законнары бозылуга юл куймауда һәм ачыкланган бозуларны бетерүдә әһәмиятле механизмнар булып тора.
2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ТДИП аша 292 мөрәҗәгать килгән, аларның 184е – янып китү очраклары буенча, 47се – чүплекләр буенча, 1се – законсыз агач кисү факты буенча һәм 60 – урман хуҗалыгын гамәлгә кертүгә бәйле башка мәсьәләләр буенча.
"Халык контроле" ДМС халыкта популяр. Быел әлеге система аша гражданнардан 2017 елның аналогик чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк мөрәҗәгать килгән. Заявкаларның 89%ы буенча уңай карарлар кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше урманда чүпне санкцияләнмәгән рәвештә ташлау һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләренә бәйле. Мөрәҗәгатьләрнең иң күп өлеше Казан ш. һәм Алабуга районында яшәүчеләрдән килгән.
Урман законнарын бозу очраклары турында республикада яшәүче һәркем хәбәр итә ала. Тәүлек әйләнәсе түләүсез урман сагы телефоны эшли: 8 800 100 94 00. Шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында да язмача мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.