2018 елда Татарстан урманчылары 30 млн данә утырту материалы үстерде

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Бу ел башыннан бирле Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан 30 млн данәдән артык стандарт утырту материалы – чәчкен һәм үренте үстерелде. Алардан ылыслы токым – 23,8 млн, яфраклы токым – 5,15 млн, куаклык - 1,3 млн.

Утырту материалы Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә яңа урман культураларын утырту һәм төбәктәге авыл хуҗалыгы җирләрен яклагыч утыртмалар белән тәэмин итү өчен җитәрлек булып тора.

Моннан тыш, хәзерге вакытта министрлык башка максатлар өчен дә, мисал өчен, Татарстан шәһәрләре һәм районнары паркларын һәм скверларын яшелләндерү өчен дә утырту материалы белән тәэмин итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International