22-25 октябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә 9 нчы "Урман һәм кеше" Халыкара форумы уза, ул илнең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге тарафыннан оештырылган. "Урман һәм кеше" 2002 елдан бирле уздырылып килә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ел саен әлеге зур чарада катнашып килә. Быел форумда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Форумның максаты – безнең илдә урманнардан тотрыклы файдалануны һәм урман эшкәртүне үстерү буенча Россия Федерациясендәге федераль һәм төбәк хакимият органнарының, үзебезнең илдәге урман комплексы һәм җитештерүче халыкара оешмаларының уртак гамәлләре комплексын эшләү.
Чара кысаларында "Россия төбәкләре – урман комплексы перспективалары" күргәзмәләре эшли, дөньякүләм урман комплексының иң перспективалы үсеш юнәлешләрен чагылдыра торган урман тематикасына багышланган утырышлар, түгәрәк өстәлләр актив уздырыла.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров: "Урманнарны саклау һәм аларны торгызганда күләмнәрне арттыру турында" темасы буенча түгәрәк өстәлдә катнашты, аны Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев җитәкләде.