"Яшә, урман!" федераль табигать саклау акциясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урман утырту чарасы узды. Төп максатлары – яшь буында урманга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм урман ресурсларын саклау һәм үрчетү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Акциядә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, урман кишәрлекләренең арендаторлары, мәктәп укучылары, шул исәптән мәктәп урманчылыкларына йөрүче балалар, ихтыяри затлар (волонтерлар) һәм, әлбәттә инде, урманчылар катнашты.
Чара азагында Куралово авыл җирлеге паркында 25 чыршы үсентесе барлыкка килде. Югары Ослан ав. скверында 0,8 гектар мәйданда балан, миләш, камыр агачы һәм чыршы утыртылды. "Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ территориясен укучылар гүзәл чыршы белән ямьләндерде.
Планетаны яшелләндерү – бик әһәмиятле эш. Агач үзе – тынычлык символы һәм кешеләргә табигатьнең нәзберек булуы һәм аны сакларга кирәклеге турында искәртә.