Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урманны саклау), федераль дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру эшен актив алып бара.
2018 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар – урман кишәрлекләре арендаторларына карата 70 тикшерү уздырылды, шул исәптән 50 тикшерү – прокуратура органнары белән килештерелгән һәм расланган тикшерүләр нигезендә, 20 – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү максатларында.
Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә гамәлдәге законнар бозылуның 36 очрагы ачыкланды. Төп хокук бозу очраклары урман кишәрлекләреннән файдалану шартнамәсе шартларын үтәмәүгә, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга кагыла.
Ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. Хокук бозуларга юл куйган затларга карата 646 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.