Урман планы турында фикер алышу республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә аның урынбасарлары, профильле бүлекләрнең җитәкчеләре һәм "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы вәкилләре катнашында узды.
Татарстан Республикасының Урман планы урманны планлаштыру максатларын һәм бурычларын, Татарстан территориясендә урнашкан урманнарны үзләштерүне гамәлгә ашыру чараларын билгели торган документ булып тора. Документ Министрлык тарафыннан Россия Федерациясе Урман кодексының 83 ст. нигезендә эшләнә. План проектында урманнарны тәртипкә китерү, урманнарны инвентарьлаштыру, урман реестры материаллары, урманнарны файдалану, саклау, яклау һәм торгызу турында белешмәләр, социаль-икътисадый үсеш планнары кулланыла.
Киңәшмә барышында Р.Ә.Кузюров катнашучыларга Урман планында эшләп бетерелергә тиешле урыннарга күрсәтте. Асылда, министр билгеләп узганча, урман торгызуга дәүләт урман контролен арттыру зарурлыгы, урманнарны яклау буенча профилактика чараларын өстәү, урманнарның янгын куркынычсызлыгы буенча күрелә торган чараларны арттыру зарурлыгы һәм эшләп бетерелергә тиешле башка әһәмиятле мәсьәләләр бар.
"Без, урманчылар, киләсе ун елга Урман планын эшләгәндә, республикада яшәүчеләр алдында, үсеп килүче яшь буын каршысында җаваплы булырга тиеш, димәк, туган төбәгебездәге урман киңлекләрен сакларга һәм арттырырга тиешбез", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры киңәшмә барышында.
Кисәтүләре бетерелгәннән соң документны килештерү өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрәчәкләр. 2019-2028 еллар Урман планы Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып баруга бәйле төп эшчәнлек төренә әйләнәчәк.