Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген ведомствоның актлар залында 2018 елда санитар-савыктыру чараларын башкару буенча оештыру киңәшмәсен уздырды.
Очрашуның төп темасы 2018 ел азагына кадәр республиканың урман хуҗалыкларында кирәкле санитар-савыктыру чараларын ахырына кадәр оператив рәвештә гамәлгә ашырып бетерү.
"Соңгы елларда Татарстан территориясендә тискәре һава шартлары барлыкка килде, алар бозлавык һәм көчле җил белән билгеләнә, – дип мөрәҗәгать итте министр урманчылыкларның җитәкчеләренә. – Зыян күргән зур мәйданнарның һәм утыртмалар күләменең булуын исәпкә алып, санитар һәм янгын куркынычы торышының начарлануын булдырмас өчен, республика урманчылыкларында ашыгыч рәвештә санитар-савыктыру чараларын уздыру мөһим."
Киңәшмә барышында урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов чыгыш ясады. Ул урманчыларга 2018 ел азагына кадәр урманчылыкларның территорияләреннән ликвид булмаган агач материалын җыеп бетерү эшләрен төгәлләү зарурлыгы турында хәбәр итте.
Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров яңа ел алды чараларын оештыру, асылда "Чыршы" операциясенә әзерлек мәсьәләсенә тукталды, әлеге чара агачларны законсыз кисү очракларын ачыклау максатында уздырыла, шулай ук төбәкнең урман тармагында оператив хәл итүне таләп итә торган башка мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.