Россиядә өченче мәртәбә "Юмарт сишәмбе" хәйрия акциясе узачак

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 27 ноябрендә Россиядә  "Юмарт сишәмбе" хәйрия акциясе узачак. "Юмарт сишәмбе" - ул бөтендөнья хәйриячелек көне, аның төп максаты - хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа импульс бирү һәм мәрхәмәтле эшләргә мөмкин булганча күбрәк кешене җәлеп итү. Бу көнне чарада катнашучылар хәйрия оешмалары файдасына акча җыя, волонтерлык акцияләрен, интернет челтәрендә флешмоблар оештыра.

Моннан алдагы ике елда әлеге инициативага илнең барлык төбәкләреннән 1.8 меңнән артык оешма кушылды, алар барча Россия буйлап 3 меңнән артык хәйрия чарасын уздырды.

"Юмарт сишәмбе" акциясендә теләсә нинди оешмалар һәм хосусый затлар катнаша ала. Чарада катнашучылар акциянең форматларын, акча җыю максатларын һәм механизмнарын ирекле сайларга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International