Бу атнада Татарстанның "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районындагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен "Урман дәрес"ләре уздырды. Әйтик, Урюм кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Дмитрий Тройкин "Урюм УББМ" МБМУ булды, Тархан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Иван Царьков – "Бидәңге ГББМ" МБМУ, ә Келәр кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ислам Әскаров "Алабирде УББМ" МБМУ мәктәбендә булды.
Белгечләр мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегендәге юнәлешләр һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр турында сөйләде. Мәктәп укучылары шулай ук тармактагы һөнәрләр һәм КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында һәм Лубян урман-техника көллиятендә уку мөмкинлекләре турында да белде.