Республиканың "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин Арча районы Мәдәният йортында гражданнарның "РКХ" ДАССУ вәкилләре белән очрашуы вакытында доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең докладында Шамил Хәйруллин 2018 елда учреждениенең эш йомгаклары һәм быелгы бурычлары турында сөйләде. Узган ел урманчылык территориясендә 90 гектар мәйданда урман торгызу эшләре уздырылган, 39 гектарда эрозиягә каршы яклаучы урман культураларына нигез салынган. "Моннан тыш, "Казансу елгасының кече елга-кушылдыклары ярларын урман белән каплау" программасы кысаларында, 57 гектарда яклаучы урман утыртмалары утыртылды", – дип хәбәр итте Шамил Хәйруллин.
Аның сүзләренә караганда, узган ел 118 кг күләмендә ылыслы токым орлыгы әзерләнгән, 1,1 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән.
Шамил Хәйруллин чыршы һәм нарат агачларының утырту материалларын полиэтилен белән капланган теплицаларда үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге методның өстенлекләре арасында ул үстерү срогының 2 мәртәбәгә кыскаруына, 1 гектардан чыккан уңышның артуына һәм матди, хезмәт сарыфларының кимүенә күрсәтте.
Шамил Хәйруллин, доклады азагында, чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Урман кодексындагы үзгәрешләр турында да мәгълүмат җиткерде һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында сөйләде.