Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада "Идел буе сыйфат үзәге" ДК директоры урынбасары Мария Янковская, урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.
Киңәшмә башында "Профессиональ стандартлар кертү этаплары турында" темасына Мария Янковская доклад белән чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, мондый эшчәнлек барлык оешмаларда да уздырылырга тиеш. Профессиональ стандартлар кертү буенча чаралар комплексы комиссия оештыру турында боерык чыгаруны, комиссия утырышларын уздыруны һәм гамәлгә кертү план-графикларын төзүне, хезмәткәрләрнең эш вазыйфаларын билгеләүне һәм аларга нигезләнеп кирәкле профстандартларны куллануны һ.б. үз эченә ала. "Күчеш чоры 2020 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән, шушы вакыт аралыгында предприятиеләрдә профстандартлар кертелергә тиеш", – дип билгеләде Мария Янковская.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов чыгыш ясады. "Урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор башланырга бик аз вакыт калды, – диде ул. – Хәзерге вакытта әлеге чорга әзерлек мәсьәләләренә һәм гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерүдә тотуга махсус игътибар бирү мөһим".
Әмир Бәдертдинов урман-янгын техникасын әзерләүне һәм янгын-химия станцияләрен һәм янгынга каршы инвентарьларны туплау пунктларын җиһазлауны төп бурычлар сыйфатында билгеләде.
"Моннан тыш, урман хуҗалыкларының директорлары янгын чыгу куркынычы янаган чор башланганчыга кадәр агач киселгән урыннарны кисек калдыкларыннан чистартуны тәэмин итәргә тиеш", – дип өстәде министрның беренче урынбасары.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үзенең чыгышында 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында аңлату эшләренә махсус игътибар ясады. "Җитәкче-урманчыларга һәр районда ГТХ вәкилләре, җирдән файдаланучылар, авыл җирлекләре башлыклары һәм актив гражданнар катнашында координацияләү киңәшмәләрен уздырырга кирәк. Без Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгуга юл куймас өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш", – дип ассызыклады министр.
Киңәшмә барышында шулай ук профориентация эшен уздыру, хисаплылык тапшыру һәм Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә "Аверс: Урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алучы мәгълүмат системасын кертү турында да сүз булды.