ТР Саба муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар өчен ачык "Урман дәресе" узды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Байлар Сабасы штп Мәдәният йорты базасында Халыкара урманнар көне уңаеннан Саба муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар өчен ачык "Урман дәресе" узды. Чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Лудмила Пухачева, югары уку йорты һәм республика урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты.

Очрашуны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов ачып җибәрде. Ул билгеләп узганча, районда урман тармагына зур игътибар бирелә. Аның сүзләренә караганда, ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре елдан-ел, тармакка инновацияле технологияләр кертеп, эштә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Урман селекция-орлыкчылык үзәге дә уңышлы гына эшләп килә, биредә ел саен ябык тамыр системасы белән 12 млн данә кәлшә үстерелә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр белән таныштырды. Асылда, ул сөйләгәнчә, бүгенге көндә республикадагы урманнарның гомуми мәйданы 1,3 млн гектар тирәсе тәшкил итә, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%, ә утыртмаларның урта яше – 53 ел.

Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыкларын үстерү мәсьәләләренә махсус игътибар бирде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге хәрәкәттә 1,2 меңнән артык кеше исәпләнә. Узган ел балалар республиканың II Мәктәп урманчылыклары слетында, "Урман утырту көне", "Урман атнасы", "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акцияләрендә, шулай ук төрле республика һәм россиякүләм конкурсларда катнашкан.

Илгизәр Зарипов шулай ук Лубян урман-техника көллиятендә укыту мәсьәләләренә дә тукталды, әзерлек юнәлешләре, укытыла торган дисциплиналар һәм 2019 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерде.

"Урманнар планетабыз тормышында бик әһәмиятле роль уйный. Алар безнең милли байлыгыбыз, илнең экологик иминлеге нигезе. Элек-электән урман хезмәте җиңелләрдән булмаган, ләкин файдалы хезмәт булып саналган. Без сезне һәрвакыт үз рәтләребездә көтеп калабыз", – диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Чара кысаларында шулай ук КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессорлары, укытучылар, югары уку йортын тәмамлап чыгучылар һәм республика урманчылыклары белгечләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International