ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман сәнәгате комплексын фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген РФ ФҖ Федерация Советында "Агросәнәгать комплексын фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итү. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чараны ФҖның Аграр-авыл хуҗалыгы сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, Урман комплексы буенча эксперт-консультатив совет рәисе Татьяна Гигель уздырды.

Чарада сенаторлар, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Татьяна Гигель билгеләп узганча, Россия урманнары дөньядагы урманнарның якынча дүрттән бер өлешен алып тора, ләкин шул ук вакытта соңгы елларда агач материалы эшкәртү өлкәсендә Россиянең өлеше шактый аз.

"Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга ил каршындагы Юлламасында бурыч куелды – икътисадта алгарыш тәэмин итү. Моның өчен урман тармагында яңа технологияләр һәм санлаштыру нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ирешергә, агач материалын тирәнтен эшкәртү продукциясенең экспортын арттырырга, эшлекле климатны яхшыртырга, инвестицияләр күләмен арттырырга, инфраструктур чикләмәләрне бетерергә, төбәкләрнең потенциалын ачарга, заманча кадрлар әзерләргә, куәтле фәнни-технологик база оештырырга кирәк", – дип ассызыклады ул.

Парламентарий сүзләренә караганда, Федерация Советында урман комплексы проблемаларына зур игътибар бирелә. "Быелның гыйнвар аенда ФС карары кабул ителде, аның максаты – агач материалын урлауны туктату гына түгел, ә тармак үсешен тулаем алганда тәэмин итү. Эш хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә алып барыла һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың катгый контролендә тора".

Татьяна Гигель хәбәр иткәнчә, сенаторлар РФ Хөкүмәте белән тыгыз бәйләнештә эшли һәм урман хуҗалыгын һәм урман эшкәртү сәнәгатен алгарышлы үстерүне тәэмин итәчәк барлык идеяләрне һәм проектларны хуплауга йөз тота.

Закон чыгаручы фикеренчә, гамәлдәге РФ Урман кодексы заманча таләпләргә җавап бирми. "Без озак вакытлардан бирле төзәтмәләр керттек, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә тырыштык, ләкин яңа Урман кодексын кабул итү һәм безнең тармакта алгарышка ирешү вакыты килеп җитте", – дип саный Татьяна Гигель.

Россия Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үзенең чыгышында билгеләп узганча, тармакны фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итү – иң беренче нәүбәттә башкарылырга тиешле бурыч, аны хәл итү аннан соңгы барлык мәсьәләләрне һәм урман комплексы өчен актуаль проблемаларны җайга салырга ярдәм итәчәк.

Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, РФА Экология һәм урманнарның продуктивлылыгы проблемалары үзәге директоры Наталья Лукина үз чыгышында урман фәнен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл эшенең йомгаклары буенча профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Федерация субъектлары башкарма хакимияте органнары өчен урман сәнәгате комплексын фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә максат тотучы күрсәтмәләр кабул ителде.

 

Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International