ТР "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре "Танеко" АҖ санитар-саклык зонасында, 30 гектар мәйданда яклагыч урман утыртмаларын утыртты.
"Нарат һәм себер карагае үсентеләрен утырттык, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Игорь Рзай. – Хәзер инде урман фонды территориясендәге төп эшләргә керешәчәкбез. Быел 57 гектарда утырту һәм 34 гектарда яр-сыза утыртмаларына нигез салу планлаштырыла. Моннан тыш, 109 гектарда урман культураларын өстәп утырту да ниятәнә".
Татарстан Республикасы буенча, тулаем алганда, 24 апрельгә 336,3 гектарда (планның 17,7%ы) урман торгызу эшләре башкарылган, 29 гектарда (1,5%) яклагыч урман утыртмалары утыртылган.