Казанда «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат һәм цифрлы трансформация» VIII Халыкара фәнни-гамәли форумы уза

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 24 апрельдә, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат һәм цифрлы трансформация» VIII Халыкара фәнни-гамәли форумы үз эшен башлап җибәрде.

Пленар утырыш кысаларында республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре доклад белән чыгыш ясады, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рамил Гыйльманшин. Ул үз чыгышында Татарстанның урман комплексын цифрлаштыруның арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Рамил Гыйльманшин Татарстан Республикасы урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын булдыру һәм дистанцион зондлаштыру мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшереп тору буенча сервис турында җентекләп сөйләде. «ТР урман фонды ДМС – ул  геомәгълүмат порталы, анда барлык белешмәләр бердәм картографик ялганлыкка тупланачак, ә урман комплексын исәпкә алу МС – тармак документларын һәм хисаплылыгын алып баруның мәгълүмат системасы», – дип билгеләп үтте ул.

Утырыштан соң форум эше өч тематик дискуссия мәйданчыгында дәвам итте: «Цифрлы икътисад шартларында сәнәгать һәм бизнес», «Университет – алгарышлы үсеш территориясе» һәм «Сәламәтлек саклауда сыйфат һәм инновацияләр». Спикерлар сыйфатында Россия югары уку йортлары һәм компанияләре вәкилләре, шулай ук Көньяк Корея, Вьетнам, Франция, Бөекбритания экспертлары чыгыш ясады.

Бүген форумда катнашучылар өчен Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре өчен төрле мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International