Бүген Министрлыкта "Урман дозоры" мәгълүмат системасын тәкъдир итү булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлык хезмәткәрләре, "ДиСиКон" ҖЧҖнең коммерция директоры (Түбән Новгород ш.) Сергей Калюлин катнашты.
"Урман дозоры" мәгълүмат системасы – ул урманны мониторинглау һәм урман янгыннарын башлангыч мәлендә ачыклау өчен программа-аппарат комплексы. Система ике өлештән тора: программа һәм аппарат. Аппарат өлешендә интеллектуаль датчиклар бар, алар уңайлы биеклектәге корылмаларда урнаштырыла. Программа өлеше – урманнарга мониторинг ясарга һәм янгыннарны автоматик яки кул режимында ачыкларга мөмкинлек бирә торган махсус программа тәэминаты.
Сергей Калюлин "Урман дозоры"ның төп характеристикалары һәм аны куллануның өстенлекләре турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары буенча, 2010-2017 елларда шундый система булган төбәкләрдә урман янгыннары саны 97%ка һәм урман янгыннары "телеп" узган урман мәйданнары 99,99%ка кимегән.