Кайбыч муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Кайбыч муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы – "Көнчыгыш Европа УСС" директоры Айнур Пуряев, Министрлык хезмәткәрләре, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Идел буе, Яшел Үзән, Шәһәр Яны, Шәһәр яны урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Буа, Тәтеш, Идел буе, Яшел Үзән, тәҗрибә, Шәһәр яны өйрәнү-сынау һәм Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә анда катнашучылар "Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы" ДБУ базислы урман питомнигын, урман орлыгы плантацияләрен, алман галимнәре җитәкчелегендә төзелгән сынау кишәрлекләрен, 843 га мәйданда имән һәм юкәнең урман генетик резерватын карады, Балтач кишәрлеге урманчылыгының 30 нчы кварталында имән утыртуның һәм Балтач кишәрлеге урманчылыгының 51 нче кварталында урманны карауның сыйфатын бәяләде.

Пленар утырыш Федоровское авылы мәдәният йортында узды. Төп доклад белән "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов чыгыш ясады. Үзенең чыгышы барышында ул катнашучыларны 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелгән эшләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.

Киңәшмә ахырында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов алдагы чорга бурычлар турында сөйләде. Шулай итеп, ул урман культураларын агротехник карау, урман патологиясен тикшерү актларын рәсмиләштерү эшләрен тәмамлау кирәклеге хакында билгеләп үтте. "Шулай ук әзерләнә торган төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары сыйфатына һәм аларны саклау технологияләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм", – дип тә ассызыклады Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International